Логотип Идель
ШӘХЕС

АПАМ МИНЕ ГЕЛ ЭШЛӘТӘ!

Синең дә җавап таба алмаган сорауларың булса, yalkin@bk.ru тартмасына язып җибәр. Бергә уйлашыйк!author


Сорауларга Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы 2нче лицееның югары квалификацион категорияле педагог-психологы Наталья Геннадьевна Клинова җавап бирә.


Сорауларга күчик.


1_18


1. Мин 9нчы класста укыйм, быел безнең имтиханнар елы. Әти-әни гел укырга мәҗбүр итә. Минем кызыксынуларым (волейбол, бию) белән дә шөгыльләнергә хокукым бардыр бит?


Рания. АРЧА


Кешенең тормышында нинди дә булса кызыксынуы булу бик мөһим, әлбәттә. Һәркем кызыксынулары аркылы үз мөмкинлекләрен ача, үз бәясен күтәрә, җәмгыятьтә үз урынын таба. Спорт белән шөгыльләнү психик, мәгълүмати талчыгудан коткара, баш миенә ял бирә. Тик шул ук вакытта имтиханнарның да мөһимлеген истән чыгармагыз. Тайм-менеджмент (көндәлек режим) төзеп, имтиханга әзерләнү өчен, спорт белән шәгыльләнү өчен, вакытыгызны төгәл билгеләгез, ләкин имтихан өчен вакыт күбрәк сарыф ителергә тиеш.


2_182. Башкаларның әтиләре айфон алып бирә, яхшы укыган өчен акча бирә. Нигә генә минеке саран икән?


Сабина. КАЗАН


Саранлыктан түгелдер. Мин әти-әниегезнең икътисади мөмкинлекләрен белмим, ләкин, уйлавымча, моның сәбәбе саранлык түгел, ә тәрбия мәсьәләсенә башка карашта булудадыр. Әти-әниең яхшы уку – синең бурычың дип уйлыйдыр. Яхшы билгеләрең белән горурлану, сине мактау – болар барысы да хезмәтеңне бәяләү бит инде. Бу турыда син әти-әниең белән сөйләшеп кара, синең бу соравыңа алар төгәлрәк җавап бирер.


3_183. Мин бала-чага түгел инде. Тик караңгылыктан куркам. Авылга кайткач, мунчага да йөгереп керәм – шул караңгылыкта кемдер сагалый төсле. Акыл белән аңлыйм, тик күңел... Үз-үзеңне ничек җиңәргә?


Эрик. ЧАЛЛЫ


Сиңа куркуың белән «дуслашырга» кирәк. Ә моның өчен һәр көнне гади генә күнегүләр башкару мөһим. Мәсәлән: караңгылык турында әкият язарга яки рәсем ясарга, бу битне яндырырга, ертырга һәм чүп чиләгенә ташларга кирәк. Әгәр дә караңгылыкта калсагыз, җырларга тырышыгыз яки иң караңгы почмакта үзегез яраткан әйбер бар дип күз алдына китерегез. Үз бәягезне күтәрү дә мөһим. Һәр иртә һәм кичен, көзгегә карап, үзеңә ошаган матур сүзләр әйт, көн дәвамында ирешкән кечкенә генә уңышларың өчен үзеңне макта. Кызыклы әдәби китаплар укы, күңелле тапшырулар кара. Компьютерда атышлы уеннар уйнама, мәхшәрләр карама. Яшьтәшләрең, дусларың белән ешрак аралаш.


4_184. Апа мине гел эшләтә: идән юдыра, гөлләргә су сиптерә, ә үзе җиңел эшләрне генә сайлый. Бу тоткынлыктан ничек котылыйм?


Дамира. ТЕЛӘЧЕ


Гаиләдә барыгыз бергә җыелып, бу мәсьәләне хәл итегез. Өйдәге барлык эш төрләрен, бурычларны гаилә әгъзаларына тигез итеп бүлегез. Әгәр көн дәвамында көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыкса, үзеңнең нинди тырыш һәм эшчән икәнеңне күрсәт, авырыксынмый гына бу эшне башкарып куй. Моның өчен сине әти-әниең мактар, алар тырышлыгыңны күреп шатланыр.


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев