Логотип Идель
ШӘХЕС

АНАР ТӨСЛЕ БЕЛӘЗЕК КИЯСЕМ КИЛӘ

Анар төсле беләзек турында юкка гына искә алмадык. Бүген Купринның туган көне. Рус әдәбияты укытучысының исенә төшереп, шаккаттыр әле.


Куприн 1870 елның 7 сентябрендә (элекке 26 августында) Пенза губерниясы Наровчат авылында туа. Әтисе 1871 елда үлә. 1873 елда Купринның әнисе толлар йортына күчә. Балачактан ук Куприн энергиялеге, лидерлыкка омтылу һәм фантазиясе белән аерылып торган.


1888 елда Мәскәү Александров хәрби училищесына укырга керә. Аннан 1890 елда подпоручик чинында чыга. Уку чорында беренче хикәясен яза. Армиядә Куприн 4 ел була һәм 1894 елда отставкага чыга.


Соңыннан ул Русия һәм Украина буйлап сәяхәт итә. 1890 елларда Киевта яши, анда "Киев төрләре" дигән очерклар сериясен яза. Киев периодында "Гаҗәп доктор" әсәрен яза.


1901 елда Куприн Петербургка күчә. Бу заман аның иҗат чәчәк ату чоры булып санала.


1920 — 1937 елларда ул эмиграциядә була. 1937 елның май аенда Куприн Ленинградка кайта һәм шунда, 1938 елның 25 августында үлә.


Аның әнисе Куланчакова - борынгы татар кенәз нәселеннән чыга. Күп әсәрләрендә Куприн үзенең татар чыгышын ассызыклый. Купринның иң мәшһүр әсәрләре: "Поединок" (Алышу), "Гамбринус" (1907), "Гранатовый браслет" (Анар төсле беләзек), "Яма" (Чокыр), "Белый пудель" (Ак йөнтәс эт), "Алеся". Шушы әсәрләр буенча нәфис фильмнар төшерелгән, "Алеся" буенча Марина Влади катнашында "Колдунья" дигән фильм ясалган, һәм "Сябры" төркеме "Алеся" җырын багышлаган.


Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев