ӘХМӘТ АБЫЙ, ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН!!!

Әхмәт абый, туган көнегез белән: бүген дустыбыз күренекле галим Әхмәт абый Нигъмәтуллинның туган көне. Кызганычка, ул арабыздан китеп барды. Ләкин аның хезмәте, якты истәлекләре гел күңелдә...


Аның турында сөйләп китми мөмкин түгел. Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин 1921 елның 30 ноябрендә Ырынбур өлкәсе хәзерге Красногвардейский районының Үтәй авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Колхозга әгъза булып кермәгән өчен әтисе Зәйнетдин раскулачивать ителгәч, Әхәтне мәктәптән куалар. Кем генә булып эшләргә туры килми аңа: ул ун яшеннән олылар белән беррәттән төзелеш өчен саман кирпеч суга, колхоз-совхозлар өчен мал абзарлары салуда катнаша, чалгы белән печән чаба, чүмәлә-кибән өя, чанага үгез җигеп, кышын шул печәнне ташый, сабан сөрә, иген игә.


Ачлык булу сәбәпле, әтисе белән бергә Татарстанга килеп тимер юл вагоннарыннан бәрәңге бушатыша, аерым хуҗалыкларның түбәсен балчык измәсе белән яба. Эш табалмый интеккәч, өйдән өйгә кереп хәер сорашырга мәҗбүр була. 1934 елда Мөслим районының Түбән Табын авылында бозаулар көтүчесе булып эшли. Кайда гына эшләмәсен, Әхәт шагыйрь һәм җырчы-артист булырга хыяллана. Кырлар, урманнар матурлыгы белән хозурланып, «Могҗиза кылсам иде» дигән шигырь яза, шуны үзе үк көйгә салып җырлый, шул җыр белән үзешчән концертларда катнашып тирә-юньгә таныла.


1935 елны туган авылына кайткач, мәктәп директоры аны бишенче сыйныфка укырга урнаштыра. Бер ай эчендә Әхәт үзен сәләтле, биш сыйныф программасын үзләштергән укучы итеп таныта. Аны алтынчы сыйныфка күчерәләр. Директор рөхсәте белән ул бер үк вакытта чиратлап җиденче сыйныфта өйрәнелә торган уку предметлары буенча да имтиханнар бирә.


Туган авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Уфага килеп, сәнгать училищесына укырга керә. Атаклы композитор Солтан Габәшидән дәресләр ала. Бер тапкыр Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен мактап сөйләгәне, икенче тапкыр Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасыннан Булат ариясен җырлаганы өчен — тыелган әсәрләрне пропагандалауда гаепләнеп кулга алына. Беренче очракта — ике ай, икенче очракта өч ай төрмәдә тикшерү үтә.


1941 елның апрель башында солдатлык хезмәтенә китә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Брест крепостен, андагы совет әсирләрен немец фашистлары чолганышыннан азат итү өчен барган дәһшәтле атакаларда катнаша. Атакаларның берсендә ул катнашкан рота командиры каты яралангач, Әхәт ротаны җитәкли. Боларны үз күзләре белән күргән рота командиры батальон штабына Әхәтне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләргә күрсәтмә бирә.


Госпитальдә дәваланганнан соң, икенче группа инвалидлык алып, туган авылына кайта. Мәктәптә ел ярым татар теле һәм әдәбияты укытканнан соң, 1944 елда Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, укуын СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспирантурасында дәвам итә. Аспирантураны бетергәч, Әхәт Нигъмәтуллин Мәгариф министрлыгы путевкасы белән Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында татар әдәбияты буенча өлкән укытучы вазифасын башкара башлый.


1953 елның августында ул СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Тубыл укытучылар әзерли торган институтында яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасына мөдир итеп билгеләнә. Анда ел ярым чамасы эшләгәннән соң, Башкортстан дәүләт университетының ректоры чакыруы буенча 1954 елның ноябрь башында Уфага килә һәм университетның башкорт-татар филологияләре кафедрасына татар әдәбияты буенча өлкән укытучы булып эшкә урнаша. Монда эшләгәндә, Әхәт Нигъмәтуллин «Шәриф Камалның уңай геройлары һәм идея-эстетик эволюциясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1963 елдан 1993 елга кадәр татар сонет әдәбияты, әдәбият теориясе һәм методикалары буенча лекцияләр укый, практик дәресләр үткәрә.


Ә.Нигьмәтуллин 1949-1975 елларда әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе булып таныла. Аның катлаулы әдәби мәсьәләләргә һәм спектакльләргә профессиональ югарылыкта язган илледән артык мәкаләсе һәм рецензиясе бар.


Ә.Нигьмәтуллин 2000 елдан шигърият өлкәсендә актив иҗат итә, үзе язган шигырьләренә көйләр дә чыгара. Аның егермедән артык шигыренә Р.Хәсәнов, Р.Нәгыймов, М.Гыйләҗев, М.Морзаханов кебек композиторлар тарафыннан көйләр языла. Ул соңгы берничә елда дүрт шигъри китап бастырып чыгара. Ә.Нигьмәтуллин — актив җәмәгать эшлеклесе дә. Биш ел дәвамында Башкортстан язучыларының татар телле берләшмәсендә бюро әгъзасы вазифаларын үти. Ул — М.Гафури исемендәге әдәби премия лауреаты. Башкортстан дәүләт университетында эшләгәндә, галим кырык ел «Акчарлаклар» әдәби-иҗади түгәрәгенең фәнни җитәкчесе вазифасын башкара.


Ә.Нигьмәтуллин — унсигез китап авторы. Шуларның ундүрте фәнни-публицистик тикшеренүләрдән тора. Шигърияте торгынлык, явызлык һәм изгелек күренешләрен үз асылларында үзенчәлекле яктыртуда үрнәк булырлык яңа шигъри формалар алып килә.


Галим һәм шагыйрь берничә мәртәбә «Кызыл таң» газетасының, «Һәнәк» журналының еллык һәм шигъри конкурс лауреаты була. Ул — I дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы ордены һәм дистәдән артык хәрби медальләр кавалеры, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия һәм I Башкортстан Мәгариф министрлыкларының алты Почет грамотасы белән бүләкләнгән шәхес. Ә.Нигьмәтуллин — 2000 елдан Русия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Озак авырудан соң 94 яшендә Уфада вафат булды. Әхәт Нигъмәтуллинны соңгы юлга Уфаның Көньяк зиратында озаттылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1801
    0
    13
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1137
    0
    5
  • 19 июль 2020 - 02:17
    ТӨССЕЗ ДӨНЬЯ Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп: – Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде. – Күрмим, – диде егет тыныч кына.
    1055
    0
    10

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019