Логотип Идель
ШӘХЕС

ӘДӘБИЯТТАН ШПАРГАЛКА: ӘХСӘН БАЯНОВ ӘСӘРЛӘРЕ

Әхсән Баянов - сиңа таныш исем. 11 класста әдәбияттан аның "Сәяхәтнамә"сен укыйсы. "Тау ягы повесте" - класстан тыш укыла торган әсәрләр исемлегендә. Бу язма аның әсәрләрен укырга бер әзерлек булсын.


ӘХСӘН БАЯНОВ НӘРСӘ ЯЗГАН?


Төрле жанрларда иҗат иткән ул: шигырьләр, поэмалар да, хикәяләр, повестьлар, романнар, драма әсәрләре дә язган. Шулай да, беренче чиратта ул - шагыйрь. Әдәбият белгечләре: «Ул дөнья һәм кешене беренче чиратта шагыйрь буларак кабул итә», - дип саный. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин «Яшьлегемне эзлим» әсәрен шагыйрь каләме белән язылган проза әсәре» дип атаган.


НЭРСЭ_ЯЗГАН


ТЕМАЛАР


Сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыл тормышы турында яза. Мәсәлән, «Тау ягы повесте», «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш – табигать бүләге», «Аязучан болытлы һава», «Аргы яр» повестьлары.


«Алтын кашбау» трагедиясендә Болгар иленең Бату чирүләре тарафыннан җимерелү, хәрабә хәленә китерелү вакыйгасын үзәккә ала.


«Сәяхәтнамә» әсәре белән язучы Түбән Кама, Чаллыда барган төзелешләрнең аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын әйтеп укучыларны сискәндереп җибәрә. Татар әдәбиятында беренчеләрдән булып яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртә.


Әдипнең «Күзләре нинди иде» һәм «Һәйкәл» исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә куелган. «Тау ягы повесте» буенча телевидение өчен өч серияле нәфис фильм төшерелгән.


ОСТАЗЛАРЫ


Язучы үзенең остазлары дип Генрих Гейне, Михаил Лермонтов, Федерико Гарсиа Лорка, Дәрдемәндне атый. Төрле жанрларда язуы, теленең иркенлеге, фикер белән хиснең бердәмлегенә омтылуы белән ул Әхмәт Фәйзи, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов кебек язучыларга якын тора. Шигъри драмаларында Һади Такташ, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт тәҗрибәсенә таяна.


[gallery columns="2" size="full" ids="12022,12021"]

ТОРМЫШЫ ТУРЫНДА


Әхсән Баянов Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туа. Мәктәптә күрше Ишкар авылына йөреп 7 ел укый. Аннары колхозда һәм район үзәгендә Мәдәният йортында эшли. Эш белән беррәттән, урта мәктәптә дә укый.


Югары белемне Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә ала. Әхсән Баянов озак вакыт журналистика өлкәсендә эшли. «Социалистик Татарстан» газетасында, «Казан утлары» журналында хәбәрче, әдәбият–сәнгать бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип, баш редактор урынбасары вазыйфаларын башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев