Логотип Идель
РЕКЛАМА

Икътисад министры Татфондбанк кризисы турында

Татфондбанкта счетлары файдаланылмый торган, ягъни алыш-биреш туктатылган эшкуарларның инициатив төркеме белән очрашканнан соң, Татарстан икътисад министры Артем Здунов: “Очрашу бик конструктив булды. Без бүген проблемаларны ничек итеп бер төркемгә туплау турында фикерләштек”, - диде. Очрашуда ике банк катнашты. Министр сүзләренчә, сорауларның күбесенә җавап табылды.


“Бүгеннән без эш төркеме булдырабыз. Хезмәт хакы, салымнар түләргә кирәк. Бездә “кайнар линия”ләр эшләячәк. Безнең фондлар башка төр эшләү рәвешенә күчәчәк. Һәм, билгеле, партнер банклар белән эш алып барылачак. Банкны санацияләү (банкротлыктан саклау өчен дәүләт үткәрә торган чаралар. – Т-И искәрмәсе) мөмкинлеге турында сораулар күп иде. Вакытлыча билгеләнгән администрацияне без шулай ук алдагы очрашуларга чакырачакбыз”, - диде министр.


Артем Здунов ачыклык керткәнчә, банкларга күчерелгән акчаны кире таләп итү мәсьәләләрен чишү өчен "Ак Барс" һәм ВТБ-24 банк-партнерлар җәлеп ителәчәк, акчалар 11 процентлы еллык ставка исәбеннән бирелер дип көтелә.


Артем Здунов хезмәт хакын түләүне өстенлекле бурыч буларак атады. “Татар-информ” агентлыгы әлеге очрашу нәтиҗәләре буенча тулырак язма тәкъдим итәчәк.


Искәртеп үтик: Татфондбанк клиентларына иминият каплаулары 26 декабрьдә "Сбербанк", "ВТБ-24", "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклары бүлекләре аша түләнә башлый.


Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев