Логотип Идель
Мөмкинлекләр

Казанда керлинг буенча дөнья чемпионаты узарга мөмкин



Казан 2016 елда узачак Керлинг буенча дөнья чемпионатын “микст” дисциплинасында кабул итәргә мөмкин. Бу хакта Россия Крелинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев белдергән.




Дөньякүләм беренчелекне 15-22 октябрь көннәрендә үткәрергә ниятлиләр.

– Дөнья чемпионатын үткәрү өчен безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар. "Микст" дисциплинасы Олимпия төре булып тормый, әмма ул үзенчә кызыклы һәм мавыктыргыч. Әлеге чемпионат безнең илдә керлингны үстерүдә зур адым булыр иде. Россия Керлинг федерациясе җитәкчелеге сөйләшүләр алып бара һәм Татарстаннан җавап көтә, – дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев