Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ИГЪТИБАР, БӘЙГЕ!

Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрде.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм яшь буынның игътибарын туган якның әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләсенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен 2017 елның 10 сентябренә кадәр түбәндәге юнәлешләрнең берсендә проект әзерләргә һәм Татарстан территориясендә аны гамәлгә ашырырга кирәк:

– территорияләр җыештыру буенча экологик акцияләр үткәрү;


​– табигый территорияләрне һәм башка территорияләрне төзекләндерү;


​– фәнни-тикшеренү проектлары/экологик экспедицияләр;


​– экологик-мәгърифәти юнәлештәге проектлар.


Конкурс өч этапта уза, аның җиңүчесе Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенә (Мәскәү) экскурсиягә барачак. Конкурсны үткәрү сроклары:

​ 1нче этап – 2017 елның 1 маеннан 10 сентябренә кадәр – катнашучылар проектларын Конкурсны Гамәлгә куючының rgo.tatarstan@mail.ru электрон адресына җибәрәләр. Һәр проектка индивидуаль теркәү номеры бирелә.

​ 2нче этап - 2017 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр – эксперт жюри проектларны бәяли һәм финалистлар исемлеген формалаштыра, анда 6 иң яхшы эш керәчәк.

​ 3нче этап - 2017 елның 25 сентябреннән 27 сентябренә кадәр –финалистлар исемлегенә кергән командаларны, проектларны жюри әгъзалары алдында презентацияләү өчен һәм Рус Географик җәмгыятенең танылган сәяхәтчеләре, тикшеренүчеләре белән мастер-классларда катнашу этабына чакыралар.

Конкурста катнаша торган командаларда кеше саны 4тән артмаска тиеш. Бәйгедә мәктәп укучылары, вузлар, ссуз студентлары, профильле белем бирү оешмалары укучылары, укытучылары катнаша ала. Әгәр команданың катнашучыларына 18 яшь тулмаган булса, команданың җитәкчесе белем учреждениесендәге укытучы булырга тиеш.

Катнашу өчен, проектны түбәндәге таләпләргә туры китерергә кирәк:

1.​ Мәгълүмат хисабы (информационный отчет) – гамәлгә ашырылган проектны тасвирлау. Үз эченә түбәндәгеләрне ала:

​– табигать саклау проектының авторлык атамасы;


​– торак пункт (район) атамасы;


​– проектны үткәрү урыны;


​– үткәрү урынын сайлауны нигезләү;


​– проект буенча эшләр үткәрүне башлау датасы;


​– тикшеренүне/проектны гамәлгә ашыру этапларын тасвирлау;


​– проектның актуальлеге;


​– проектның нәтиҗәсен тасвирлау;


​ – проектның үсеш перспективалары;


​ форматы: word (*.doc)

​ файл атамасы: «Заявканы теркәү номеры»_«проект атамасы»_«команда атамасы». doc

​ шулай ук финалистлар исемлегенә кергән командалар өчен хисапның катнашучыларның имзалары куелган, бастырылган варианты таләп ителә.

2.​ Фотографияләр – гамәлгә ашырылган чараларның иллюстрацияләре

​ формат: gif, jpeg, jpg;


​ сурәт: 200-300 dpi;


​ файл үлчәме: 0,5 Мб-тан ким һәм 3 Мб артык түгел;


​ фотографияләр элек беркайда да бастырылмаган булырга тиеш;


​ әгәр конкурста катнашу өчен тәкъдим ителгән фотографиядә кеше йөзе сурәтләнгән булса, конкурста катнашучы моңа рөхсәт алырга тиеш.


3.​ Видеоязма - гамәлгә ашырылган чараларның видеоиллюстрациясе

​ формат: AVI, MKV, MOV, MP4;


​ файл үлчәме: 100 Мб-тан артык түгел;


​ дәвамлылык: 15 минуттан артык түгел;


​ әгәр конкурста катнашу өчен тәкъдим ителгән видеоязмада кешеләр сурәтләнгән булса, конкурста катнашучы әлеге видеоязманы халыкка күрсәтергә рөхсәт алырга тиеш.


Проектлар 10 сентябрьгә кадәр Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге почтасына rgo.tatarstan@mail.ru адресына кабул ителә.

Финалистлар Рус географик җәмгыятенең танылган сәяхәтчеләре һәм тикшеренүчеләре белән мастер-классларда катнашачак. Икенче һәм өченче урын алган командалар CMAS халыкара системасы буенча акваланг белән чумып карау мөмкинлеге алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев