Логотип Идель
ХА-ХА-ХАЙП

ТРЕНДТА БУЛ - БАШКА СӨЛГЕ УРАП ЙӨР

Ваннадан чыккач, шунда ук селфига төшәргә кирәк! Киресенчә булса, хайпта булмыйча калырга мөмкинсең. Әлеге тренд турында ишетмәгән булсаң... бу язманы укы.

Instagramда яңа тренд популярлаша бара. Bathleisure дип атала ул. Әлеге төшенчә инглиз телендәге «ванна бүлмәсе» һәм «спорт киеме» сүзләреннән алынган. Аның мәгънәсе бик гади: башыңа сөлге ураган килеш үзеңне фотога төшерергә кирәк. Бу фотоны ваннада гына түгел, теләсә кайда ясарга мөмкинсең.



Bathleisure тренды Рита Орадан башланып киткән. Ул – Британия җырчысы, тумышы белән Албаниядән булган актриса. Нәкъ менә Рита 2017 елның ноябрендә MTV EMA премиясендә халат киеп һәм башына сөлге урап чыккан.

Шуннан соң, бер ай да үтмичә, җырчы Рианна «Vogue Paris» журналы тышлыгында бу образда сурәтләнә. Ләкин анда Рианна халат урынына тун кия.

Instagram кулланучыларына шул гына кирәк тә! Алар хайпны минуты-секундында тотып өлгерә! Рита Ораның җиңел сөлгесеннән :) башланып киткән фото трендка әверелгән дә куйган. Хәзер Instagramда #bathleisure дигән хэштег белән фотоларын урнаштыралар. Бүген синең хозурыңа – шундый фотолар. Бәлки синдә сөлгеле хайпны тотып алырсың. :)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев