Логотип Идель
ХА-ХА-ХАЙП

ТАТАР ХОККЕЙЧЫЛАРЫ ИВАН УРГАНТНЫ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШТЕРДЕ /ВИДЕО/

“Ак Барс” командасы хоккейчылары – һөҗүмче Данис Зарипов белән капкачы Эмиль Гарипов Беренче каналның “Вечерний Ургант” тапшыруына Гагарин кубогын алып килде. Тапшыру узган төн уртасында булды.

Татар хоккейчылары Гагарин кубогы белән бәйле кайбер серләрне дә чиште: кубокка 16 шешә шампан шәрабе сыя икән! Уенчылар, команда вәкилләренә кубокны берничә көнгә өйгә алып кайтырга да рөхсәт ителә, ди.

– Дусларына, туганнарына күрсәтәләр. Кайберәүләр анда ботка да пешереп ашый, – диде Данис Зарипов.

“Ә кубокны кем юа?” – дип кызыксынды Ургант. “Мин шампан да эчмәдем, юмыйм да”, – дип җавап бирде Эмиль Гарипов.



“Ак Барс” капкачысы эфирда Россия хоккей федерациясе Владислав Третьякны саф татарча туган көне белән дә (легендар капкачы кичә 66 яшьлеген билгеләп үтте) котлады.

“Бу – “Кичке Ургант”, – дип татарча җавап бирде Иван Ургант.

Кыскасы, татарлар булдырды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев