Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

ВЛАДИМИР ВЫСОЦКИЙНЫ ИСКӘ АЛУ КӨНЕ

Россиядә 25нче июль - шагыйрь, прозаик, театр һәм кино артисты, җырчы Владимир Высоцкийны искә алу көне. Шагыйрьнең дөньядан киткәненә быел 39 ел...

Владимир Высоцкий исән чагында ук халык күңелендә үзенең лаеклы урынын тапкан хөрмәтле шәхес. Аның шигырьләрен күпләр яттан белә, җырлары әле дә телдән-телгә күчеп, халык хәтерендә саклана бирә. Высоцкий талантлы артист, музыкант, җырчы, гомумән, сәнгать эшлеклесе буларак кына түгел, ә шәхес буларак кызыклы. Шактый катлаулы тормыш юлы үткән, үзенең туры, ихлас сүзе белән күпләргә ярамаган бу шәхеснең шигырь-җырлары иң мөһим һәм иң дөрес әйберләр хакында.  Владимир Высоцкийны Мәскәүдә, Петербургта һәм башка бик күп шәһәрләрдә бүген һәм әле тагы берничә көн төрле чараларда, бәйрәмнәрдә искә төшерәчәкләр. Ә без, әлеге шәхес кешелеккә бүләк итеп калдырган шигырьләрнең татарчага тәрҗемәсе белән танышып, аны искә алыйк...

Кайчан гына...

Кайчан гына, уйнап-җырлап туйгач,
Кайда өзелер гомерем - кем белә?
Тик бернәрсә аермачык бугай:
Ашыктырмас Алла Тагәлә!

Почетларның алтын чылбырына
Утыртылдым... Тел-тешем үтми...
Әй, кем шакый имән капкаларны
Сөяк бармак белән? Сак этне

Өркеттереп. Җавап юк шул. Әмма
Койма өсләрендә чалгы - ай
Ялтырыйдыр, үткен йөзен янә
Миңа таба төбәп, тоеп җай...

Көмеш мунчагымны өзәрмен дә,
Алтын чылбырымнан арынып,
Качармын чал ирек үзәненә,
Күкрәү күкрәгенә сарылып!..

 

Саубуллашу

Кораблар туктап тора да, яңа курс алып,
Кабат өйгә, давыл аша, кайта әйләнеп.
Ярты ел да узмас, мин дә, сәфәрдән талып,
Кайтырмын, туган ягыма коштай әйләнеп.

Барысы да кабат кайта, тик якын дуслар,
Өзелеп сөйгән дуслар кайтмый - кала югалып.
Барысы да кабат кайта, тик сүнә хисләр.
Язмышка ышанмыйм инде: дөньям - догалык...

Тик өметем әле дә мулдан, мулдан ышаныч:
Туган ягыма кайтырмын - йөзләр мең таныш!
Кораб яндыру модасы бетәр. Моң - юлдан
Яңа җырларым яңгырар - нәкъ ярты елдан.

Мансур Сафин тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев