ТӨШ(МӘ) ТӘРӘЗӘ ТӨБЕННӘН!

Бүгенге бәйрәм хәзерге һава торышына менә дигән туры килеп тора! Махсус яңгырлы, салкын көннәр өчен уйлап чыгарганнар, диярсең...
Нәрсәсе бар инде моның, шушы булдмы бәйрәм, дип әйтәсең килә инде синең. Ә син ашыкма, хәзер барысын да аңлатам. Күз алдыңа китер: кич, урамда салкынча, вак кына (я вак кына түгел, алай тагы да шәп) яңгыр сибәли. Син җылы юрганга төренеп, тәрәзә төбенә менеп кунаклыйсың (бик итәгатьле генә итеп менеп утырасың), кулыңда лимонлы кайнар чәй, я каһвә, алдыңда чиста ак кәгазьләр. Син иҗади кеше икәнсең, бу сиңа шәп илһам чыганагы булчак. Хәтта синең моңарчы берни иҗат иткәнең булмаса да, бу сиңа яхшы этәргеч булырга мөмкин. Әйдәле, чынлап, уйларыңны, хыялларыңны, яисә, һичьюгы әйлән-тирәңдә күргәннәрне язып, ясап, сурәтләп кара әле. Озаклап тәрәзә төбендә утырганда, моңарчы игътибар итмәгән әйберләргә күзең төшә башлый, мондый тәҗрибә шуның белән кызыклы да.
Һәм, әйе, хисләр ташкынын тагы да үстереп җибәрер өчен музыка да куеп җибәрсәңме, аһ булачак!..
Һәм, иң мөһиме, саграк маташ анда, тәрәзәне ачасы түгел!
Тәрәзә төбендә утыру көне

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
19 декабрь 2020 - 10:35«ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01