Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

ХАЛЫКАРА ЯШЬЛЕК КӨНЕ!

Яшьлек, гомрең кыска синең, шундый кыска булып тоела... Бүген халыкара яшьлек көне! Кеше гомеренең иң гүзәл, хисләр белән кайнап торган, әкияти матур чагы! Ә яшьлек турында шагыйрьләрдән дә матуррак итеп кемнәр әйтә икән? Бәйрәм белән сине, дускай!

Зөлфәт




Мәңгелек 

Иңнәреңдә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.
Шул ук оялчан елмаю...
Шул ук сәер тартыну...

Һаман җырлар яратасың.
Җырларың миңа таныш,
Җырлаган саен аларга
Өстәлә бара сагыш.

Җырлама син ул җырларны,
Тын гына Ыкка кара,
Ык төбеннән яшьлек сыман
Болытлар агып бара.

Аяк астында болытлар -
Көзге Ык көзге сыман...
Болытларга тиеп булмый:
Яшьлектәй изге сыман!

Без дә шул болыт шикелле
Агабыз да агабыз,
Бер көн килгәч, җир өстенө
Тамчы булып тамабыз.

Беребез тама - гөллөргө,
Беребез тама-ташка...
...Ак болытка әверелеп
Очабыз яңабаштан.

Бөтенесе кабатлана!
Кабаттан тетрәнерләр
Нәкъ синекедәй толымнар
Кемнеңдер иңнәрендә.

Аерылырбыз без галәмнең
Ниндидер почмагында -
Мин, бәлки төтен булырмын
Кемнеңдер учагында...

Син сагышлы бер җыр булып
Җаннарга кагылганда,
Таратырлар мине җилләр
Таң нуры кабынганда.

Учак янындагы егет
Сөйгәнен читкә сөйрәр:
- Күзеңә төтен керә бит,
Күзләреңне йом, юләр!..

...Син исә читкә китмәссең,
Танырсың, бәлки, мине -
Әйтерсең:
- Ул бит шулкадәр
Мине яраткан иде...
...ул бит шулкадәр
...мине яраткан иде!..

...Шул ук оялчан елмаю,
Шул ук сәер тартыну.
Иңнәреңдә уйный икән
Һаман шул ук пар толым.

1970

 

Рәдиф Гаташ




Сөйлә!..

Сөйлә!
Бик күптәннән тавышың ишетмәдем.
Шундый тансык миңа!

Колак салыйм шатлыкларың чишмәсенә,
нинди көчләр шулай күчкән сиңа?
Мин бәхетле, тыңлыйм озак... Сөйлә!

Сөйлә серләреңне,яшь җанында
нинди хыяллар бар, сөйлә!
Чәч тузгытып җилдә, очынып көлә-көлә,
яшьлегеңнең назлы көен көйлә!

Язгы яңгыр кебек җылы сүзең —
чыланырга ризамын мин.
Кояш тә әнә чыгып килә,
сөйлә!

Сөйлә миңа имин юллар юрап,
кайтыйм синең янга тиз үк урап,
телә: кайгы миннән йөрсен ерак,
җил чәчмәсен җырларымны урлап.
Ә син сөйлә,
арыганчы сөйлә...
Мин киткәч тә, бергә чакны сагынып сөйлә.
Мин кайткач та,
күпләр кебек:
"Соңлап кайттың", — димә.
Шатлыгыма тимә!
Онытсаң да мине,сөйлә!

Һичьюгында,шулчак
кемне
ничек сөюеңне сөйлә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X