Логотип Идель
Иҗат

ЯКЫН ДУСТЫМ «ЯЛКЫН»

Һәр уку елы азагында без – укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысына вакытлы матбугатка күзәтү ясап алып киләбез. Юк, юк, газет-журнал алып бер кич укып чыгу турында гына сүз бармый. Без ярты ел буе билгеле бер басма матбугатны укып, кызыклы материалларны билгеләп барабыз. Шулай итеп, без берьюлы ике куянның койрыгын тотабыз: газета-журналлар укып, үзебезнең белемебезне арттырабыз, эрудициябезне үстерәбез һәм язмача эшләнгән бирем өчен өстәмә билге алабыз.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң нинди газета-журналга алыныйм икән соң дигән сорау тугач, ике дә уйламыйча «Ялкын» журналын сайладым. Ник дисезме? Чөнки мин «Ялкын» журналына язылам, бик яратып укыйм, һәм ул минем күңелемә якын. Гомумән, «Ялкын» безнең өчен уйлап табылган иң шәп басмаларның берсе дип саныйм. Журнал битләрендә басылган мәкаләләр аша мин үземә күп мәгълүмат алам, моңарчы белмәгән нәрсәләр белән танышам. Мәсәлән, февраль аенда, журнал битләрендә «Укытучыларга ник һәйкәл куймыйлар?» дигән мәкаләне укыгач, дөньяда 40 мең һөнәр барлыгын белдем; иң популяр һөнәрләр белән табиб һәм укытучы икән. Яшьтәшләремнең күбесе укытучыларны хөрмәт итүләрен, ләкин аларга тиешле күләмдә рәхмәт әйтмәвен таныйлар. Шул ук санның «Ачыш» сәхифәсендә хоккей уйнаучы кызлар турындагы язма да бик ошады. Шулай ук, журналның «Шәхес», «Тәҗрибә», «Иҗат» сәхифәләрендә чыккан мәкаләләр мактауга лаек.

Журналның март саны мине бигрәк тә куандырды, чөнки алдагы битләрдә басылган «Сер тулы китап» дигән мәкалә Кайбыч районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Рәзинә апа Хәйретдинованыкы иде. Үз районың кешеләре язмаларын уку бигрәк тә күңелле бит.

«Ялкын»ның май саны «Ачыш» сәхифәсе белән истә калды. Анда сугыш кырларында ятып калган солдатларның исемен мәңгеләштерүче Кукмара районы Олыяз мәктәбе укучылары турында язылган иде. Шундый яшьтәшләр турында укыгач, үземнең дә берәр батырлык эшлисем, бабайларыбыз истәлегенә берәр яхшы эш эшлисем килә башлады. Шул ук сандагы «Мин телефонсыз тора алмыйм, ә син тора аласыңмы?» дигән язма да уйланырга мәҗбүр итте.

Май санындагы иң ошаган язма Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмә булды. Бу язмадан аның турында күп нәрсәләр белдем. Фәрит Хәйруллович белән очрашуда булган укучылар арасында безнең мәктәптән Айзилә Абдрахманова да булу зур горурлык хисе уятты. «Очрашуга барыр алдыннан куркуларыбыз юкка гына булган, чөнки Фәрит абый үзебезнең әтиләребез, дәү әтиләребез кебек гап-гади һәм бик ягымлы, әйбәт кеше булып чыкты!» диелгән мәкаләдә. Шушы сүзләрдән соң минем дә Фәрит Хәйруллович белән танышып аралашып карыйсым килә башлады.

Ай саен чыгып бара торган «Дин» сәхифәсе, бигрәк тә «Рамазан киңәшләре» көн кадагына суккан язма дип саныйм.

Аңлагансыздыр инде: миңа «Ялкын» журналының май ае саны бигрәк тә ошады. Бик күп язмалар игътибарга лаек. Журналның ахырында «Экологияне саклап кал – гаджет от!» дигән мәкалә барыбызга да кызыклы һәм файдалы булды.

Кыскасы, «Ялкын» журналы миңа бик ошый һәм мин аннан аерылырга уйламый әле.

Укый-укый хозурланам,
Миңа шулай бик рәхәт.
«Ялкын»ыбыз бик тә матур -
Шуңа Сезгә зур рәхмәт!

Альмир Гарәфиев,
8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев