Логотип Идель
Иҗат

ВЕЙП, КАЛЬЯН = ТӘМӘКЕ?

Тәмәке тартуның никадәр зыянлы икәнлеген әйтмәсәм дә беләсең син. Бу миф түгел, ә чынбарлык! Чөнки бер тәмәкедә 4000 (!) агулы матдә бар! Уйлап кына кара: бер тәмәке көйрәтеп, син үз эчеңә күпме агу җыясың! Димәк, белә торып үз тормышыңны үзең агулыйсың дигән сүз бит бу.


Кызганыч, хәзер яшьләр арасында вейплар (электрон кальяннар), гади кальяннар популяр. «И, электрон кальянның ние бар инде аның» дип уйлаучылар бик ялгыша.


- Электрон тәмәке организмга тискәре тәэсир итә. Чөнки, иң беренче чиратта, ул – үпкәләргә үтеп керә торган ят аэрозоль. Мондый тәмәке тартканда, кеше үзе теләп ят аэрозольне сулый, дигән сүз. Нормаль кешенең организмы моңа ничек булса да тәэсир итәргә, мәсәлән, йөткерергә тиеш, – ди Татарстанның баш пульмонологы  Александр Визель.


Табиб әйтүенчә, электрон кальянда, гадәти тәмәкедәге кебек никотин бар. Шул сәбәпле, аларга тиз ияләшәсең, тарткан саен тартасы килеп тора икән. Нәкъ менә электрон кальян тарту йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп  чыгара, инфаркт, инсульт булу ихтималын арттыра, аяк-куллар артритына китерә.

Тиздән вейп һәм кальяннарны тәмәкегә тиңләштерергә җыеналар. Моның турындагы закон Россия Дәүләт Думасының язгы сессииясе ахырына кадәр кабул ителүе мөмкин.


Әлеге канунны Россия Дәүләт Думасы депутаты, элек Татарстанның яшьләр эшләре министры булып эшләгән Марат Бариев тәкъдим иткән.


– Без әлеге законда әлеге кушылмаларны ничә яшьтән кулланып, аларны кайда кулланып булачагы турында билгелиячәкбез. Бу үзгәрешләр кальян һәм вейпларны тәмәкегә тиңләштерергә мөмкин. Димәк, бу очракта аларны контрольдә тотарга да җиңелрәк булачак. Хәзер бу законопроектка Дәүләт Думасының 40 депутатлары кушылды. Без Хөкүмәт карарын көтәбез, – ди ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев