Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - ГӨЛНАРА ГАТАУЛЛИНА

Көзләремне көтәм...


Кышын, язын, җәен
Көзләремне көтәм.
Уйлар бәйләмемне
Җыям, тагын сүтәм.

Моңсу хәтирәләр
Яңаралар көздә.
Тик мин, юләр, гашыйк
Бары алтын көзгә.

Сары яфракларда
Күрәм кояш нурын.
Көзге яңгыр җырлый
Гүя сөю җырын.

Соры болытларга
Килә орынасым.
Көмеш тамчы булып
Җиргә коеласым.

Ачы салкын җилләр
Ала мине кочып.
Җаным канатлана -
Китәр кебек очып.

Шаян күлләвекләр,
Дымлы үлән исе -
Күңелемә якын,
Көзнең һәрбер төсе.

Сары көзләрдән дә
Җете төсләр эзлик.
Яшәү - үзе бәхет,
Өметләрне өзмик.

И, газиз туган җирем!..


Кайда барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем!..
Габдулла Тукай


Яшел хәтфә болын, урман буе,
Әрәмәлек, куе камышлар
Кабат төшләремә керде бүген,
Туган авылым, дуслар, танышлар.


Балачагым эзе калган урам
Елга буе, чишмә, таллыклар.
Шушы гүзәллектә үткән еллар,
Югалтулар, кабат табышлар.


Мәктәбемә илткән сукмак буйлап
Ничәнче кат атлыйм тын гына!..
Хәзер аңлыйм: булган икән бит ул
Изгелеккә илткән юл гына...


Без уйнаган комлык, тау битләре,
Бәбкә саклап йөргән тугайлар.
Бары матур хәтирәләр генә булып
Йөрәгемә уелып калганнар.


Ә шулай да, иң еш төшкә кергән,
Үзәкләрем өзелеп сагынган,
Иң кадерле һәм иң якыны миңа -
Туган йортым, газиз бусагам!


Тәүге кабат аваз салган нигез,
Иң беренче тәпи атлавым!..
“Әттә”, “Әннә” сүзен саклый сыман
Сандыктагы бишек каплавы.


Балачагым килеп чыгар кебек,
Ишек ачсам, һәрбер почмактан,
Чырык-чырык көлә ике кызчык -
Апа-сеңел – бер үк кочактан.


Ишеткәндәй булам әниемнең
Йомшак кына әкият сөйләвен.
Әтиемнең яшел гармун тартып
Әкрен генә нидер көйләвен.


Әбиемнең дисбе тарта-тарта,
Изге теләк безгә теләвен,
Коръән аятьләрен укый-укый
Яхшы юлга безне өндәвен…


Бүген дә бит, юкса, шул ук нигез,
Шул ук йортым, шул ук бусагам…
Әткәй юклык кына җанны өтә,
Күңел сыкрый, сагыш-моң сара…


Ятимләнеп калган туган нигез,
Боегып калган кебек киң урам,
Әнкәемә озын һәм хәерле
Гомер теләп, догамны кылам.


Өебездә якты нурын сирпеп,
Җылы кояш булып яшәсен.
Гомере куанычлар белән үтсен,
Күңеле картаймасын, яшәрсен!


Исән чакта кадерләрен белик
Ятим итмик туган нигезне!
Кешелекле булып яши белсәк -
Үкенүләр телмәс бәгырьне.



Чиста булса иде язмышлар...


Егылабыз, торып кагынабыз,
Сикәлтәле юлдан язмышлар.
Абайламый, чиста күңел белән
Ясыйбыз без күпме ялгышлар!..

Ышанабыз керле күңелләргә,
Ак диябез таплы, караны,
Кеше сүзен зурлап, дуслар белән
Бозабыз без ныклы араны.

Җитми кала вакыт изге эшкә,
Күңел ачу белән янабыз.
Үзебез дә сизми, якыннарны,
Борчу учагына салабыз.

Җиңел кәсеп безне кызыктыра,
Тир түкмәүне өстен куябыз.
Хәләл белән харам арасында
Адашабыз, башны җуябыз.

Ата-ана хакы онытыла,
Түрә хакын хаклап яшибез.
Ярдәм өмет итсә туганыбыз,
“Вакыт юк бит, күп шул эшебез...”

Тик, тормышта бар да вакытлыча,
Аңлыйбыз без моны соңыннан.
Кулыбызга дисбе килеп керә,
Аяк атлавыбыз уңыннан.

Көн дә безне ярлыкавын сорап,
Гафу үтенәбез Алладан.
Ходай кичерер ул, рәхмәте киң,
Кичерерме ләкин калганнар?..

Кичерерме безне әти-әни,
Бездән рәнҗетелгән туганнар?..
Кичерерме йөз чөергән чакта
Һәрчак янәшәдә булганнар?..

Аңлый алсак иде тормыш гамен,
Чиста булса иде юлыбыз,
Җаннарыбыз пакъ булганда гына,
Хөрмәт итәр кыз һәм улыбыз.

Син белмәдең...


Хисләремнән ялкын булып кабынганны,
Мәхәббәттән акылымны җуеп,
Бары сиңа, сиңа гына табынганны,
Белмәдең...
Син белмәдең...


Авыр чакта янәшәңдә булып,
Таянырга һәрчак иңем куеп,
Ышанычлы ныклы терәк булып,
Яшәвемне
Син белмәдең...


Ә төннәрен төшләреңә кереп,
Күзләреңнән, керфегеңнән үбеп,
Шашып сөеп, назларыма күмеп,
Иркәләвем
Син белмәдең...


Карашларың дәрьясына чумып,
Исемеңне йөрәгемә уеп,
Татлылардан-татлы сагыш булып
Каласыңны
Син белмәдең...



Әнкәм истәлеге


Учларымда ике тамчы...
Шундый җылы алар, якыннар!
Күз карасы кебек кадерлеләр,
Әнкәм төсе-алтын алкалар.

Күрәм кебек кабат әниемне...
Каршы чыга сыман елмаеп,
Әнә, кочып ала оныкларын
Буй җиткәннәренә куанып.

Зурлап кулын бирә киявенә,
Рәхмәт укый, хәлен сораша.
Күк йөзедәй зәңгәр күзләреннән
Нур агыла тирән моң аша.

Аннан, кочып ала кызын:
“Балакаем минем, и, кызым!..
Озатуга кабат сагына башлыйм,
Күз алдымда гел синең сының...”

Пакълек бөркет торган изге җаның
Кайгыртучан йомшак күңелең,
Сабыр гына әйткән киңәшләрең,
Истә әнием... Тик...

Бәгырьне өтеп ала
Инде синең исән түгелең...
Истәлеккә калды ике тамчы,
Югалтуның ачы сагышы...

Калтыранган куллар
Каптырмага үрелә...
Колагымда...Әнкәм алкалары...
Ишетелә сыман
Җылы аһәң, назлы аһәң-әнкәм тавышы...

Гөлнара Гатауллина, Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев