Логотип Идель
Иҗат

Тукай абый турында...

Хөрмәтле  “Ялкын” редакциясе! Сезгә бу хатны Кайбыч районы Иске Чәчкаб төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы яза. “Ялкын” – безнең дә мәктәп чорында якын дустыбыз иде, хәзер дә аны балалар яратып укыйлардыр диеп уйлыйм.  Сезнең  туган телебезне саклауда өлешегез зур. Сезгә үземнең һәм уземнең укучым  Гирфанова Газизәнең Габдулла Тукайга багышланган  шигырьләрен җибәрәм.

 

Тукай абый турында

Тукай абый  турында

Апрель аен яратам мин,

Ул айда Тукай туган.

Ул балалар өчен диеп

Бик күп шигырьләр язган.

Мин аның кем икәнен

Белми дә идем әле.

Курчак театры күрдем,

Исеме аның “Шүрәле”.

Һәм сорадым әниемнән:

“Бу әкиятне кем язган?

Кем шул кадәр матур итеп

Шигырь юлына салган?

Әнием миңа әйтте:

“Ул шагыйрь Тукай,

Бөек татар халкының

Сөекле улы булган.

Ятим бала булгангамы,

Күңеле моңлы булган.

Яшь булуына карамастан,

Шигырь-әкиятләр язган.

Аның язган шигырьләрен

Халык көйләргә салган.

Тик гомере кыска булып

Иртә киткән дөньядан,

Ә шулай да шигырьләре

Озын гомерле булган.

Үзе дә татар халкының

Мәңге исендә калган!

                                  Гәзизә Гирфанова, 5 сыйныф укучысы


 

Асыл улы милләтемнең

Милләтемнең асыл улы – Тукаебыз,

Дөньяга безне таныткан татарыбыз,

Сынауларга дучар халкым язмышын

Ярып  салган   шагыйрь-язучы.

Яшьлектәге төренеп хыялларга,

Өмет белән багып бер Ходайга,

Сөю хисе йөрәгеңә очкын сала,

Уттай  дөрләп яна алмый кала.

 

Явыз хафа арабыздан йолкып  ала...

 

Эх, язылмаган күпме уйлар калган,

Әйтелмәгән васыятьләр янган.

Шәмдәлләрдә сүнгән утлар сыман

Гомерләрен синең кыска булган.

 

Ә шулай да...

Кеше ас(ы)лын еллар тасвирламый,

Җир йөзендә эзләрен дә калдыра алмый.

Атылганда  янган йолдызларның

Еракларга сызыла  якты нурлары.

“Үзе китсә, җыры кала”, – диләр,

Йөрәкләргә уеп эзен сала, димәк.

Туктаса да тибүеннән синең йөрәк,

Кайнар сулышың иҗатыңда сизмәк.

Яшә, ТУКАЙ, мәңге милләтемнең

Йөрәгендә, тарихында, үзаңында.

Синең аша газиз туган телем

Яңгырасын эле ерак гасырларда.

Хәсәнова Эльмира,


Иске Чәчкаб төп мәктәбенең рус теле укытучысы


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев