ТУГАН КӨНСЕЗ МАЛАЙ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ)
1. Айдар
Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.
Ә ятимнәр йортында туган көн бик кирәк. Туган көннәрен билгеләүче балаларга бу көнне тәмле ризыклар бирәләр, яңа киемнәр кидерәләр, алар янына туганнарын, дусларын чакыралар... Иң мөһиме, бу көнне аларны кыйнамыйлар. Хәтта иң усаллардан саналган Хәмис тә андыйларга сукмый. Шундый тәртип. Бу тәртипне беркем дә боза алмый.
Айдарга көн саен диярлек “өлеш төшеп” тора. Буйга кечерәк шул ул. Тәнендә, буыннарында көч җыелып, урнашып кына килә. Җитәр бер вакыт, Айдардан да көчлерәк малай булмас, бөтен кеше аңа карап торыр... Бүген исә ул, сигез яше тулуга карамастан, һаман үзеннән кечерәкләр белән уйный, бүген ул яклауга мохтаҗ, туган көнгә мохтаҗ...
Быел да 28 февральдән соң 1 март килде. Быел да Айдар туган көнсез калды. Иртән торуга ук, түшәгенә капланып, елап алды. Юк, беркемгә дә рәнҗеп яисә үпкәләп еламады ул. Ләкин тиккә дә еламады. Бүген тагын кыйналасын белеп, шул кыйналган вакытта еламас өчен елады. Чөнки белә: алдан елап, күз яшьләреңне түгеп, күңелеңне бушатып куйсаң, соңыннан, ничек кенә кыен, авыр булса да, еламый калырга мөмкин... Артык горур шул ул. Хәмис аны күпме үз янына алырга, үзенә йомышчы итәргә тырышып карады. Айдар барыбер баш бирмәде, кыйналса кыйналды, әмма Хәмиснең куштаны булмады.
Иң рәнҗетелгән малай булгандыр инде, аның белән дуслашырга теләүче дә юк. Дөресен генә әйткәндә, Хәмистән куркалар. Ләкин Айдарның бер дусты бар. Ул — ятимнәр йортының мал абзарында яшәүче “Кызылканат” исемле ат. Бу йорттагы бөтен хуҗалык эшләрен шул ат башкара. Ни өчен Кызылканатмы? Кып-кызыл төстә ул. Чапканда озын яллары ике якка таралып, җилфердәп китә!.. Чын канатлар кебек.
Айдар бүген дә аның янына керәчәк. Печән салачак, су китерәчәк, ялын тарап куячак... Аңа ятимнәр йортындагы яңалыкларны сөйләячәк. Әлбәттә, туган көне булмавы хакында да әйтәчәк ул Кызылкантка.
2. Янгын
Күңелсезлекләр иртәнге аш вакытында ук башланды. Айдар үз алдына куелган карабодай боткасына кашыгын тидергән генә иде, янына әлеге дә баягы Хәмис килеп басты. Юк ла, карабодай боткасы кирәк түгел аңа, шул ботка янына бирелә торган ит кисәгенә кызыккан ул.
Ипләп кенә сораса, Айдар үзе дә биргән булыр иде. Хәмиснең тау кебек гәүдәсенә бер ит кисәге генә җитмидер шул. Ләкин болай тартып ала торган булгач, үз өлешен бер дә бирәсе килми Айдарның. Көлкегә каласы килми...
— Үзең бирәсеңме, әллә... — Хәмис тавышы белән явызлык үзе сөйләшә иде.
— Бирмим... Бүген... Бүген минем туган көнем, белдеңме?!
Айдар үзенең туган көне хакында әйтеп җибәрүен сизми дә калды. Үкенде үкенүен, әмма соң иде инде.
— Нәрсә-ә-ә? Туган көнең? Нишләп мин белмим? Ә, шайтан?
Хәмис үзеннән кечерәкләрне шулай “шайтан” дип йөртә. Ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләрне өч төркемгә бүлә ул: “Шайтаннар” — йомышчы малайлар, “пәкеләр” — аның иярченнәре, “блатнойлар” — дуслары. Үзен ул “атаман” дип йөртергә куша, исеменнән кыскартып алынган “Хам” дигән кушаматка да каршы килми. Әнә шул “пәкеләре”, “блатнойлары” белән бергә ул “шайтаннар”ның җанын алып тора. Бүген исә Айдар үзенең җанына тияргә ирек бирмәде. Башын югары чөеп, Хәмис каршына торып басты. Болай басканда буй да бераз үсеп китә икән... Курку да кими...
Хәмис аңа тимәде. Әллә Айдарның, гомердә дә булмаганча, “йон кабартуы” ошап бетмәде, әллә “туган көнем” дигәнгә ышанды — йөзендәге усаллыгын юмыйча гына китеп барды.
Ләкин... бераздан тагын эзләп тапты. Эзләп торасы да юк — Айдарның Кызылканат янына йөрүен бөтен кеше белә.
Айдар үзенең дустына ипи сыныгы каптырып тора иде. Хәмис ике иярчене белән килеп керде дә, эндәшеп-нитеп тормыйча, Айдарны бер кырыйдагы киң ялгашка төртеп екты...
— Ну, шайтан, отвечай! Нигә алдадың? Юк синең туган көнең, юк, понял?!
Айдар дәшмәде. Ничек кенә бәргәләнсә дә, кыйналса да, түзде. Еламады. Кечкенә учлары белән йөзен, күзләрен капларга тырышып, тавыш-тынсыз гына тик ятты. Өч яктан ябырылган дәһшәтне ике кул белән генә каплап бетереп буламы соң?!
Бераздан “блатнойлар” хәл алырга утырдылар. Хәмис тәмәке кабызды. Иярченнәренә дә бер-ике суыртып алды. Кайсыдыр әйтеп куйды:
— Хам, җитәр... Зря стараемся, барыбер еламаячак...
— Җитәр микән? — Хәмис, торып, абзар уртасындагы салам эчендә аунап яткан Айдар янына килде. — Ну, аңладыңмы инде, шайтан кисәге?
— Мин... шайтан түгел!..
— Түгелме? Ладно. Алайса син “имгәк” булырсың. Имгәк! Понял!
Явызлыкның үзе булып килеп кергән Хәмис Айдарга тагын бер тибеп куйды да, авызындагы тәмәкесен почмакка атып, чыгып китте. Аның артыннан “дуслары” иярде. Ишек алдындагы киртә биге шапылдап төшкәч кенә аңына килде Айдар. Ыңгырашып куйды, торып утырмакчы булды. Утыра алмады, янбашы авыртуга түзә алмыйча, бер якка авып төште...
Күгәреп, шешеп беткән башында уйлар йөгерәләр дә йөгерәләр...
Айдар Хәмиснең кем икәнен белә... Ә бит ул кадәр явыз түгел ул. Дөньяга, бөтен кешегә ачуы чыккан аның... Әтисен бандитлар үтергән, әнисен шул ук бандитлар, Хәмиснең күз алдында мәсхәрәләп, харап иткәннәр. Ничек аның күңеле йомшак булсын да, үзе исә игелекле, тәүфикълы булсын ди?!
Шулвакыт, бу сәер хәлләргә аптырап почмакта посып торган Кызылканат тынычсызланып тибенеп куйды, пошкырып җибәрде, аннары, киереп ачылган борын тишекләреннән җылы сулышын өрә-өрә, Айдарның баш очына иелде.
Айдарның хәле хәл иде. Бөтен тәненә инә кадап чыкканнар диярсең... Тәне генә түгел, күңеле, җаны сызлый иде аның бу минутта. Ул әле бу сызлавының җан икәнен белми, әмма йөрәк авыртуы гына түгеллеген бик яхшы тоя, сизә иде...
Кызылканатның җылы тыны Айдарның хәлен бераз җиңеләйткән кебек булды. Ләкин... нәрсә бу? Атның җылы тыны белән бергә аның борынына сәер ис килеп бәрелде. Әчкелтем ис... Көек исе, төтен исе!..
Айдар тормас җиреннән сикереп торды. Ишек катындагы коточкыч күренеш аның тән һәм җан авыртуларын тиз оныттырды. Анда ат астына җәяр өчен кертелгән былтыргы салам өеме дөрләп янып ята иде. Ул әлегә хәлсез, әмма инде зәңгәрсу телләре белән өскә — түрдәге утлыкка үрмәли башлаган...
Айдар ишеккә омтылды. Ул тышкы яктан бикләнгән булып чыкты. Кызылканат ярсып кешнәп җибәрде дә, ыргылып, киң күкрәге белән имән ишеккә килеп бәрелде. Айдар чак кына читкә тайпылып өлгерде. Башка вакытта, биксез чакта, Кызылкант ишекне шулай үзе ачып чыга иде. Бүген ача алмады, ача алмаячак та, шуны аңлапмы, ул тагын бер пошкырып куйды да ерак почмакка кереп посты.
Хәлләр бик мөшкел иде. Айдар баштарак утны сүндерергә тырышып карады. Ләкин селтәнгән саен ут әрсезләнде генә, очкыннарын чәчрәтә-чәчрәтә, бөтен абзар эченә ябырылды...
Айдарның башында бер генә уй чәбәләнде: ничек тә Кызылканатны коткарырга иде! Якын дусты, сердәше бит ул аның. Ә дусларны ничек тә коткарырга кирәк! Аннары... Кызылканатсыз нишләрләр соң бу балалар йортында? Аның эшен кем эшләр, аның йөген кем тартыр? Бәйрәмнәрдә, балаларны үзенә тезеп утыртып, кем урам әйләнер?
Айдар, бөтен көчен җыеп, ишек дөбердәтергә кереште. Бәргәләнә-суккалана торгач, тыштагы бик бераз какшады, әмма капка ачылмады. Их, Кызылканатның көче җитәр иде дә... Ләкин ул бикләр белән көрәшергә, явызлык белән көрәшергә өйрәтелмәгән шул. Табигатьтә, андагы мәхлук җаннарда явызлык бөтенләй юк, анда һәр нәрсә хәйләсез, хәтта изге шул...
Ут һаман көчәйде. Абзар эче күк-яшькелт төтенгә күмелде. Тын алуы кыенлашты. Кызылканат, үзенең фаҗигасен сизенеп, арлы-бирле бәргәләнде, ярсып җир идәнне төйде... Айдар исә һаман теге киребеткән ишекне дөмбәсләде... Күкрәк читлеген ватып чыгарга теләгән җан кебек, бәргәләнде дә бәргәләнде... Бөтен өметнең шушы ишектә булуын ул аңлап алган иде инде. Күз аллары төтенгә томаланган саен, үзе дә ачы һавага буылган саен, аның зиһене ачыла гына барды: “Ничек тә чыдарга! Ничек тә чыгарга! Ничек тә коткарырга! Ничек тә котыларга!”
Ниһаять, ишекне кага торгач, тышкы яктагы аркылы киртә шапылдап идәнгә төште, шул мәлдә үк имән дивар ачылып китте һәм яллары көя башлаган, күзенә кан сауган Кызылканат чыгып та чапты... Айдар чыга алмады, хәлсезләнеп, тыны кысылып, ишек тупсасында егылып калды. Шул яткан килеш ул соңгы мәртәбә тышкы ишеккә күтәрелеп карады, анда ниндидер таныш шәүләләр чагылып китте, ләкин аларны Айдар танымады... Танырлык хәлдә дә түгел иде. Ул, күзләрен йомып, үләргә әзерләнде. Ләкин бер уй аның зиһен түрендә, умарта корты кебек, безелдәп алды: “Туган көнем булмаса да, үлгән көнем булачак! Шуның өчен генә булса да үләргә ярыйдыр ул!”
3. Туган көн
Ләкин Айдар ялгышты. Ул үлмәде. Аны коткарып калдылар.
Абзар ягыннан төтен болыты ияртеп чабып килүче Кызылканатны күреп, бөтен халык шул якка таба йөгерегә тотынган. Алар килеп җиткәндә генә ат абзары бер якка янтаеп төшкән. Айдарны күтәргән Хәмис ут чәчеп торган капка бусагасы аша атлап чыга да чирәмгә сузылып ята, Айдар да, чәчрәп диярлек, аның янына килеп төшә... Кашлары, чәчләре көйгән “атаман”:
— Айдар Кызылканатны коткарды... Ул — герой... — ди дә һушын югалта...
Хәмис ике көннән аякка басты. Айдар исә ике атна буе хастаханәдә ятты. Врачлар аның түшәге яныннан, әллә шаярып, әллә хәленә кереп, башларын селки-селки:
— Үлеп терелдең бит, әй, егеткәй, — дип үтәләр иде.
Айдар янына тәрбиячеләр, укытучылар гына түгел, балалар да еш килеп йөрде. Хәмис тә килде. Беренче керүендә үк, кулын сузып:
— Әйдә дус булабыз. Моннан соң сиңа беркем дә тимәячәк, ей-богу! — диде.
— Юк, мин синең дустың булырга теләмим. Курыкма, абзарда янгын чыгаруыңны беркемгә дә әйтмәячәкмен...
Хәмиснең моңа һич исе китмәде.
— Син әйтмәсәң, үзем әйттем инде, — диде ул. — Ләкин мине кичерделәр, сине янгыннан алып чыгуым өчен кичерделәр...
Шулай алар аралашып киттеләр. Хастаханәдән чыккач та, Айдарны ятимнәр йортына Хәмис алып кайтты. Ә анда... Аларны бәйрәм өстәле каршы алды. Айдар белә: кемнеңдер туган көне булганда гына шулай мулдан кыланалар.
— Бүген берәрсенең туган көнеме әллә?
— Синеке!..
— Ә? Нәрсә?
— Әй... Син белмисең бит әле... 1 март хәзер синең туган көнең бит. Моны бөтен детдом белә...
Айдар сатулашмады. Хәтта сорашып та булашмады. Шыпырт кына килеп, өстәлнең түр башына урнашты. Аны шундук бала-чага сырып алды. Язмышлары читкә типкән бу ятим, үксез балалар арасында инде “блатнойлар” да, “пәкеләр” дә, хәтта “шайтаннар” да юк, бәлки, туган көннәре һәм туган илләре булган саф һәм изге җаннар гына бар иде.
10—11 ноябрь, 2003 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев