Логотип Идель
Иҗат

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ 5 СТУДЕНТНЫ БӘХЕТЛЕ ИТӘЧӘК!

Татарстанның 5 студенты Татарстан Президенты грантына ия булачак. Алар Мәскәүдәге Югары икътисад югары мәктәбенең магистратурасына бушлай керү мөмкинлеген ала. Моның өчен бераз тырышлык кына куярга кирәк! Бу бәхеткә ияләрнең кем булачагын соңрак белербез.

Шул уңайдан, республикада грантка ия булу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге конкурста җиңеп чыкан 5 студентның  һәрберсенә 924 мең сум күләмендә грант бирелә. Бу сумма магистратура программасында уку һәм тулай торакта яшәү чыгымнарын тулысынча каплаячак.

Магистрлык программасының академик җитәкчесе – Барселона шәһәренең элеккеге баш архитекторы, «Шухов Лаб» киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру лабораториясе җитәкчесе Висента Гуаярт.

Уку дәвамында студентлар тикшеренүләр уздырачак, проектлар ясаячак. Алар республика шәһәрләренең әһәмиятле проблемаларының чишелешен дә күрсәтергә тиеш булачак.

“Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру” – шәһәр мохите өчен акыллы технологияләр булдыру өлкәсендә беренче программа. Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре белән берлектә грант алган студентлар шәһәрне проектлаштырырга һәм аның белән идарә итәргә өйрәнәчәк. Укыту эш барышында өйрәнү принцибы буенча төзелә.

Проект һәм тикшеренүләр темаларын Татарстан Хакимияте җиткерәчәк. Магистратура курсы тәмамланганнан соң грант алучылар республикага кайтырга тиеш. Алар шәһәрне үстерү буенча төрле проектлар эшләячәк.

Конкурс этаплары


10-24 июль – кандидатлардан гаризалар кабул ителә.

28 июль көнне сайлап алынган 20 кандидатның исеме игълан ителәчәк.

31 июль – 1 август көннәрендә Казанда Висенте Гуаяртаның ике көнлек воркшобы узачак. Аның дәвамында кандидатлар әңгәмәләр үтәчәк.

2 августта Мәскәүдәге Югары икътисад югары мәктәбенең магистратурасына бушлай укырга юллама алучы 5 кандидатның исеме игълан ителә. Моннан тыш, тагын 5 кешедән торган резерв исемлек төзелә. Әгәр беренче бишлектән берәрсе тәкъдимне кире какса, резерв исемлектәге кешеләрнең берәрсе аның грантына ия булачак.

Кандидатларны сайлап алу критерийлары


√ Татарстанда туган;

√​ 23-25 яшь;

√​ сөйләм һәм язма инглиз теле advanced дәрәҗәсендә;

√​ 2017 елның сентябреннән 2019 елның июненә кадәр, ягъни уку дәвамында эшләмәүче;

√​ тырышып уку теләге һәм тикшеренү эшенә зур мотивацияле;

√​ “Архитектура”, “Шәһәрне планлаштыру”, “Дизайн”, “Инженерия”, “Менеджмент”, “Хокук”, “Медиа”, “Социология”, “География”, “Культурология”, “Политология” белгечлекләре буенча бакалавр яки специалист дипломына ия

булганнар гына грант өчен көч сынаша алачак.

Гаризалар һәм проект текстлары futurecities@hse.ru адресы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев