Логотип Идель
Иҗат

МАРАТ ШАҺИТОВ МУЗЕЙГА ФОТОАРХИВ ТАПШЫРДЫ

Татарстанның Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында аңа бүләккә “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары” ирекле акциясенең электрон фотоархивын тапшыру тантанасы узды. Акция республикада 2015 елда Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Марат Шаһитов инициативасы белән барлыкка килгән. 2010 елда исә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан акция федераль дәрәҗәдә старт алган.

Марат Шаһитов республиканың Ветераннар советына, Милли музеена, министрлыклар һәм идарә тармакларына Бөек Ватан сугышы истәлеген мәңгеләштерү нияте белән фотоматериалларның электрон архивын булдырырга тәкъдим иткән. Архив Россия халкының бәяләп бетергесез мөлкәте булган сугыш елларындагы гаилә фотосурәтләрен саклап калуга юнәлтелгән. Ул шулай ук балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен дә файдалы.

Идеяне казанлылар бик тиз отып алган. Шәһәрдә яшәүчеләр, укучылар һәм укытучыларның, ветераннарның актив катнашуы нәтиҗәсендә акция кыска вакыт эчендә шәһәр киңлегендә уздырыла башлаган.



2015 һәм 2016 елда Татарстан Республикасы “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары” бәйгесендә Россиянең 50 регионы арасында җиңү яулаган.

Казанның мәетәп укучылары җыйган ике меңнән артык гаилә фотосурәтләре Россиянең дәүләт архивына тапшырылган.

Тантана башында Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева акциянең зур социаль әһәмиятен билгеләде һәм республикада яшәүчеләрне, мәктәп укучыларын, студентларны актив катнашуга әйдәде.

“Проекттның барлыкка килүе очраклы хәл түгел. Безнең илдә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер гаилә дә юк. Ул еллардаг тарихи вакыйгалар истәлеген саклап, аны алдагы буыннарга җиткерергә кирәк. Марат Шаһитовның бу инициативасы Татарстанның бөтен почмакларында да хупланыр дип ышанам”, - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.



Тантана ахырында фотоархивны бүләккә кабул итү килешүенә кул куелды. Анда Татарстанның Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм республиканың Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.

Акциянең оештыру комитеты вәкилләре әйтүенчә, аның яңа этабы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Катнашырга теләк белдерүчеләр моны бүген үк эшли ала. Барлык мәгълүмат –http://fotohroniki.ru/ сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев