Логотип Идель
Иҗат

«ЛАЙФХАК» һәм «ЛАЙФХАКЕРЛАР»

Кечкенә хәйлә (яки акыллылык?) фокус сыман секундында тормышны җиңеләйтә. Карыйсың да: «Ого, мондый нәрсә беркайчан башыма килмәс иде!» - дисең. Булганы бармы? Соңгы арада ЛАЙФХАКлар турында шулай дип әйтергә була.

Яшьләр арасында танылган бу сүз каян килеп чыккан соң? Аны 1980-нче елларда программистлар уйлап чыгарган. Нәрсәне аңлата дисеңме? Алга таба укы!



Сүзнең билгеләмәсе

Инглиз сүзе «hack» туры тәрҗемәдә «кисү, чабу» дигән сүз. Ә программистлар телендә ул «мәсьәләне нәтиҗәле хәл итү» дигәнне аңлата икән. Шуңа «life» («тормыш, яшәеш») сүзен кушкач, «lifehack» килеп чыккан.

Димәк, лайфхак – ул көнкүреш бурычларын җиңел үтәү өчен файдалы киңәшләр һәм хәйләкәр алымнар.

Бәлки син нәрсәнедер гади, тиз һәм нәтиҗәле итеп эшләү ысулын беләсеңдер? Шкафта яраткан киемең бүтән мәңге югалмаслык итеп аны ничек җыештырырга? Борчылуыңны бер дә күрсәтмичә, ничек аудитория алдында чыгыш ясарга? Ак тукымадан кофе эзен ничек тизрәк юарга? Мондый сорауларга гадәти булмаган, ләкин нәтиҗәле җаваплар ЛАЙФХАК була да инде.

Компьютер сленгыннан барлыкка килгән бу сүз 2005 елда интернетның иң популяр сүзләре арасында 2 баскычка менгән. Ә 2011 елда аны «Оксфорд сүзлеге»нең онлайн-версиясенә керткәннәр. Шулай итеп, программистлар сүзе мәгънә чикләрен киңәйтеп, рәсми танылу да алган!

Лайфхакерлар

Бүген хәтта үзләрен «лайфхакерлар» дип атаучы кешеләр категориясе дә бар. Гади хакерлар кемнәрнеңдер компьютерына хөҗүм ясаса, ЛАЙФХАКерлар ул хөҗүмне тормыш авырлыкларына ясый. Бу кеше аларны бер дә көтелмәгән ысөллар белән җиңү серен эзли.

Лайфхакер булу өчен берничә гади кагыйдәне онытма:

  • киләчәктә кирәк булырдай файдалы киңәшләрне һәм кызыклы фактларны язып бар;

  • уйлап чыгарырга, экспериментлар ясарга курыкма;

  • зиһенлелегеңне үстер;

  • һәм, әлбәттә, таныш лайфхакерларның тәҗрибәсен дә онытма :)


Бу материалны укыган арада башыңа берәр гениаль идея килмәдеме? Килсә, туры безгә җибәр – тормышны бергә җиңеләйтик!
(yalkin@bk.ru почтасына "лайфхак" дигән искәрмә белән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев