Логотип Идель
Иҗат

КИТАП - КҮП, УКЫРГА БЕРНИ ЮК

Укырга берәр нәрсә алам дип, китап кибетенә керәсең дә, шаккатасың: йөзләгән китап арасыннан кайсын алырга һәм үкенмәскә? 

Бүген без сиңа чын мәгънәсендә сыйфатлы китап сайларга ярдәм итәрбез.

1. Нобель премиясе лауреатлары.

Әлеге премияне болай гына бирмиләр, шуңа да әгәр сезнең кулыгызда бу премияне алган авторның китабы икән, бер дә аптырап тормыйча аны ала аласыз.

2. Әлеге китап буенча кино төшерелгәнме? Бу бик яхшы билге. Фильманарны кызыклы әсәрләргә генә төшерәләр.

3. Моңарчы прозага игътибар итә идеңме? Бу юлы поэзияне сайлап кара. Экспериментлар куй: моңарчы укымаган жанрларны сайла.

4. Әдәбият модасы.

Мода артыннан чабу хәзер модада түгел.  Еш кына “модный” китаплар чыннан да булсын өчен пиар-менеджер бик күп көч түгә, мондый әсәрләрнең популярлыгы 2 атнадан да артыкка сузылмый. Киң танылу да алган һәм чынлыкта да яхшы булган китаплар да күп, әлбәттә.

5. Иң яхшы китапны сайлап алдың, укый башлады, сиңа ошаган да иде кебек, тик күпмедер вакыттан соң кызыксынуың кимедеме? Мондый хәл еш була. Иң шәп дигән әсәргә карата да суынырга мөмкин икән. Галимнәр исәпләп чыгарганча, берәр эшкә энтузиазм нибары 72 сәгать дәвам итә икән.

Кызыксыну хисе кимемәсен өчен укый башлаган әсәреңнән күп дигәндә ике көнгә генә туктап тор. Шул рәвешле, син кызыксынуыңны саклап кала алырсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев