Логотип Идель
Иҗат

КИЛӘСЕ ЕЛГА ЯҢА ТАТАР КАЛЕНДАРЕ ӘЗЕР

26 июль көнне “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә заманча татар дизайны студиясе Mardesignның 2018нче елга Татар календаре презентациясе булып узды. 

Календарь “Сабантуй” дип исемләнгән. Ул Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннарның бишенче календарьләре. Беренче ике календарьдә милли рәссам һәм дизайнерларны берләштерү максат итеп куелса, аннан алар һәр басманы аерым бер темага багышлый башлаганнар. 2016 елда - “Татар тәрәзәләре”, 2017 елныкы “Татар ашлары” турында. Киләсе елгы календарь Сабантуй бәйрәме белән таныштыра.

Айдар Мәрданшин: “2014 елгысы бер нөсхәдә генә калды, барысы да сатылып бетте. “Бишесен дә алып буламы?” диючеләр бар, “була, тик беренчесе бик кыйммәткә чыгачак” дим”, - дип шаярта.

Календарьнең һәр бите Сабантуйның бер мизгеленә багышланган. Баганага менү, капчык киеп узышу, чүлмәк вату, көрәш, ат чабышлары һәм башка ярышлар тасвирлана. Гыйнвар, февраль дип язу белән беррәттән, татарларда элек кулланылган ай исемнәре дә бирелгән. Мисал өчен, гыйнвар ае календарьдә акман дип атала, март – яңарыш, сентябрь – билек, октябрь – каракөз. Бу турыда Айдар Мәрданшин: “Ай исемен тәкъдим итүнең вариантлары күп булды, без менә шул рәвешле бирергә булдык, чөнки бу минем үземә бик якын: әбием ай исемнәрен шулай атап йөртә иде”, - ди.



Чара барышында әлеге календарьне тәкъдим итүдән тыш, татар дизайны бармы һәм аңа кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турында сөйләшенде. Мәсәлән, чараның кунагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин: “Бу татарча кием түгел, татар болай яулык бәйләми, диләр. Андый сүзләр туйдыра. Без хәзер бөтенебез бертөрле киенәбез. Татар үзбилгеләнүен сакларга, бигрәк тә аңа ябышып ятарга кирәкми. Заманча татар дизайнын үстерү мөһим. Мәрданшиннар бу эшне башлап җибәрде”.

Презентациянең төп үзенчәлеге булып балалар өчен махсус мәйданчык торды, анда Mardesign тарафыннан чыгарылган милли рухтагы буягычлар (раскраска) таратылды һәм нәниләр тарафыннан шунда ук буялып, килгән кунакларга аларны бәяләү мөмкинлеге бирелде.
Чараны үз чыгышы белән Сәидә Мөхәммәтҗанова бизәде: үзе әйткәнчә, иң яраткан җырын - “Әллүки”не сузды.



Сүз уңаеннан, 19 август көнне Казанның Черек күлендә “Печән базары” фестивале уздырылачак, анда 100 гә якын дизайнер, шул исәптән Mardesign да үз иҗат җимешләрен тәкъдим итәр дип көтелә.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев