Логотип Идель
Иҗат

ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР!

(Көндәлектән)

Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.

Язмаларымның тәртипсезлеге, көннәрнең төгәл санын куймаганым өчен дә битәрләмәгез. Минем өчен көннәрнең исәбе юк хәзер. Көндәлегемне дә вакытым булганда, дөресрәге, хәлем булганда гына яза алам. Шунлыктан һәр язганымны саннар белән генә билгеләп барырмын.

I

Кояш нурлары, ургылып-ургылып, бүлмәмә ашкына. Болар – беренче нурлар. Ничек инде дисезме? Аптырамагыз, мин төннәрен йоклый алмыйм, шунлыктан төн караңгылыгын хасил иткән болытларның таралышуын да, таң атып, шул болытларның читен кыяр-кыймас ертып чыккан беренче кояш нурларын да һәр көнне күзәтәм. Ул алтын сызык күзгә күренеп калыная бара, калыная бара һәм, ниһаять, һәркемне сөендереп, елмаеп, көләч кояш үзе дә күренә. Урамда хәрәкәт башлана. Кешеләр ташкыны шулхәтле төрле. Мин инде аларны аерырга да өйрәндем. Әнә гәүдәсен төз тотып, матур кара кәчтүм-чалбардан бер ир подъезддан вәкарь белән генә атлап чыкты да күптәннән үзен көтеп торган караңгы тәрәзәле зур джипка чумды. Ул – зур түрә. Ишектән иң иртә чыгучы – ул. Эшлекле кеше.

Түрә күздән югалуга, ишек инде тик тормый: ул бертуктамый ачылып-ябылып, шыгырдап-зарланып эшкә керешә.

Һәркем ашыга. Кичен өенә алып кайтып та, тикшерелми калган дәфтәрләр белән тулы зур сумкасын бер кулыннан икенчесенә алыштырып, безнең белән бер катта торучы Илсөя апа мәктәпкә ашыга. Аның көне бүген дә тыгыз булыр инде. Өенә, гадәттәгечә, тәмам арып, таушалып кайтып керер. Ул сыйныф җитәкчесе булган сигезенчеләр бигрәк шук, тыңлаусыз дип сөйлиләр бит.

Әнә подъезддан табиб Хәмит абыйның пеләш башы ялтырап күренде. Гаҗәп инде, әйеме? Үзе – хирург, ә башында чәче юк. Аны күрүгә, көләсем килә башлый. Ул ашыкмый, төз һәм бер-берсен төгәл кабатлаган адымнар белән автобус тукталышына юнәлә. Аның белән бергә шыгрым тулы автобусларны үткәреп, бушрак килгәнен зур түземлелек белән көтеп алам һәм озатып калам. Әйдә, эшеңә ашык, Хәмит абый. Кешеләргә ярдәм ит, сәламәтлекләре сагында тор. Бу дөньяда сәламәтлек – иң кирәге.

Ишек шыгырдавы бер минутка да тынмый. Мин моңа сөенәм генә. Аннан чыгучыларны күзәтү минем өчен мөһим. Хәтта аннан кайсы вакытта кем чыгасын, кем керәсен белеп торсам да...

Бераздан бала елаган тавышлар ишетелә. Сабыйлар, йокылы күзләрен нәни йодрыклары белән уа-уа, әти-әниләренең ныгытып тоткан кулларыннан ычкына алмаганга, киреләнеп, балалар бакчасына юнәләләр. Аларга карыйм да: «Эх, бар бит дөнья йөзендә бәхетле кешеләр!» – дип уфтанып куям. Аларга кызыгам мин.

Күршеләремне озатып бетерүгә, тәрәзә буеннан китәм. Күңелемне моңсулык били. Шуңа да тизрәк кулыма каләм алып, көндәлегемне ачам.

II

...Сезнең беразга гына булса да эшегезне ташлап торып, тирә-юньне игътибар белән күзәткәнегез бармы? Ә минем соклануым, тормышны яратуым көннән-көн арта бара. Бүген иртән торуга, тәрәзәмне бар киңлегенә ачып җибәрдем. Май кояшының нурлары җылысына төренгән талгын җил шундук бүлмәмә саф һава тутырды. Мин киң, иркен сулыш алдым. Рәхәт!

Көн бигрәк матур бүген. Иртәдән үк мамык кунгандай ак ялгыз болытчык тирбәлгән зәңгәрсу күктә кояш балкый.

Үзебезнең ишегалдын мин кечкенәдән яраттым. Агачлар белән уратып алынган иркен мәйданчыгы, җыйнак кына футбол кыры, балаларга тәгаенләп ясалса да, иртә-көндез картларныкы саналган, ә кичен яшьләргә сыеныр утыргычлары...

Безнең фатирыбыз өченче катта. Каен агачының өске ботаклары нәкъ менә безнең тәрәзәгә туры килә. Кулыңны сузсаң, табигать казанышы булган каенның йомшак та, шул ук вакытта нык та яфраклары җылысын тоясың. Гаҗәп бит ул каен агачы! Дөнья куып, без аңа игътибар да бирмибез. Каенның ак кәүсәсен бизәп торган кара тапларны күргәнегез бармы? Аларның матурлыгы... Тыңлаганыгыз бармы шыпырт кына лепердәшкән яфракларын? Кайчакларда алар бик көчле дулап та алалар. ил хикмәте генә түгел ул...

Ә аннан бөркелгән хуш ис? Эх, кешеләр, гаҗәп матур дөньяда яшибез бит!

Каен агачын миннән дә яхшырак аңлаучы, белүче юктыр. Иң якын дустым ул минем хәзер. Ләкин аның алдында гаебем бар: кечкенә чагымда ишегалдындагы дусларым белән, кәүсәсен тишеп, тәмле суын эчкән идек. Пычак җәрәхәтеннән саркып чыккан тамчылары әле дә күз алдымда. Каенның күз яшьләре...

Ярый әле, безнең «этлектән» соң ишегалды себерүче Нурулла бабай каен ярасын балчык белән сылап, каплап куйган. Югыйсә мин хәзер бөтенләй япа-ялгыз, сердәшсез калыр идем.

Тукта, каен агачының иң өске ботакларында кырмыскалар йөгерешүен күреп алдым. Тиктормас, тырыш та инде алар. Хәтерлим әле, бер җәйне авылга кунакка кайткач, бабам белән болынга печән чабарга барган идек. Мин дә кызыксынып китеп, бабамнан чал гысын сорап алдым. Беренче селтәнүем үк кырмыска лар түм гәгенә туры килде. Ояларын нәкъ урталай кисеп, җимереп төшердем. Үләннәр арасында игътибарны әллә ни җәлеп итмәгән түмгәк эчендәге байлыкны күргәч, мин шаккаткан идем. Андагы кырмыскаларның исәбе-саны юктыр, мөгаен! Алар шундый бердәм, дус икән. Яши беләләр болар! Хәзер еш кына уйлап куям: кешеләргә кырмыскалардан күп нәрсәгә өйрәнәсе бар икән әле!

Әнә каенның очына ук менеп җиткән кырмыска югары тизлек белән түбәнгә төшеп китте. Минем беләсем килә: ни өчен каенның иң очына ук менде икән ул? Юкка гына түгелдер...

Зәңгәр күккә карыйм. Нинди чиста ул. Теге ак болытчык та юкка чыккан. Күк зәңгәрлеген бозудан оялган, ахры. Булсын, югалмасын иде ул. Болытларны күзләп, нәрсәгәдер охшатырга, чагыштырырга яратам мин. Болытларның кеше йөзен, төрле куркыныч җәнлекҗанварлар, кошларны хәтерләткәнен дә күргәнем булды. Шәһәрнең күге барыбер ятимрәк. Завод-фабрикалардан чыккан төтеннәр турында әйтмим дә. Ә менә авылда ул шактый чуар. Каз бәбкәләрен сагалап очып йөргән тилгән, каргалар, бер агачтан икенчесенә кунган әрсез чыпчыклар, җылы яктан төркем-төркем кайткан кыр казлары, урман, су буйларына ашыккан торналар – һәммәсе үзенчә бизәк өсти. Эх, менә хәзер кайтасы иде авылга! Яңа гына яфрак ярган агачларны иркәләп сыйпыйсы, ямь-яшел үләннәр баш төрткән тау битләрендә ятып ауныйсы, тәгәрәп түбәнгә томырыласы, урманга барып, агачлар лепердәшүе белән кошлар сайравы, төрле бөҗәкләр кыштырдавыннан кушылган шауны тыңлыйсы иде!..

Көндәлегем белән матавыкланып, көнемнең ничек узганын сизми дә калганмын. Инде караңгы да төшкән икән. Ачык тәрәзәдән, ургылып, салкынча җил керә. Тәрәзәмне ябып куйдым. Шәһәр утлары яктысында яфраклары кызыллы-сарылы төсләргә манылган каен белән саубуллаштым да караватыма сузылдым. Йокларга кирәк. Ничек тә йокларга!

III

...Язуымны танып булмаса, гафу итәрсез. Кулыма каләм тотмаганга күпме вакыт узганын үзем дә белмим. Инде сентябрьнең ахыры җитте. Минем иң яраткан аем ул. Күңелнең кузгалган, урыныннан купкан чаклары. Нәрсәдән бу?

...Көндәлегемнең алдагы битләрен укып чыктым да уйлап куйдым: мин үзем турында берни дә язмаганмын икән бит!

Кем мин? Ни өчен бу көндәлекне тутырам?

Кеше иң элек тышкы кыяфәткә карап фикер йөртә.

Эчке матурлык дип күпме генә сөйләмәсеннәр, барыбер иң башта бит-йөзең җәлеп итә. Көзге каршына килдем. Күзләрем кулларым белән капланган. Акрын гына кулларымны алдым, күз ләремне ачтым. Көзгедән бер шәүлә карап тора. Ул – мин. Мин иң авыр минутларны кичерәм: үземне тасвирлыйм. Кулларым калтырый. Көзге, кызганычка күрә, ялгышмый.

Мин котычкыч ябык, чәчсез, саргылт йөзле кешене күрәм. Суырылып кипкән битләре җыерчыклы. Борыны зур, бөтен йөзен каплаган. Чәчсез башын мәзәк итеп ике колак тырпайган. Нуры качкан күзләре эчкә баткан: өметсез генә көзгедәге шәүләне тикшерәләр. Алсулыгын җуйган иреннәр, җыерылып, эчкә батканнар. Менә алар елмаерга тырышып, кыймылдап куйдылар. Шул мизгелдә бер генә теше дә калмаган ятим авыз куышлыгы чагылып алды. Нечкә озын муенны ике бармак белән каймалап була. Ябык иңнәр, күлмәк аша тырпаешып торган җилкә сөякләре – зәгыйфьлек билгесе. Хәлсез беләкләр...

Башка ул шәүлә турында бер генә җөмлә дә язасым килми.

Кызганычка күрә, көзге ялгышмый...

Миңа унтугыз яшь. Исемем – Раиф. Әле берничә ел элек кенә мин бик чибәр егет идем. Үзем турында сөйли башлаганчы, мәктәптәге чыгарылыш кичәсендә төшкән фотомны сурәтлим әле. Мин анда сөйгәнем Гөлинә белән.

Мәктәп ишегалды. Чиратлашып үскән каен, нарат агачлары. Төз каенның як-ягында Гөлинә һәм мин. Ул фото – минем иң зур куанычым. Гөлинә күзләрен миңа төбәгән, ирен читләрендә – бәхетле елмаю. Карашым, гадәттәгечә, җитди. Ул каен янында мин теләсә ничек фотога төшә алмыйм, чөнки ул – безнең бер-беребезгә вәгъдәләр бирешкән изге урын. Мин, Гөлинәне учым белән каплап, үземне тикшерәм.

Бөдрәләнеп торган кап-кара чәч. Чем-кара күзләр. Алар куе кашлар, озын керфекләр арасына яшеренгән. Ниндидер серлелек бөркелә алардан. Киң җилкә, тазалык, сәламәтлек ташып торган нык гәүдә. Кызлар мине ярата иде. «Танышыйк!», «Бергә булыйк!» диючеләр шактый очрады. Тик миңа оялчан, тыйнак, яшькелт күзләрен аяк астына төбәп кенә сөйләшкән Гөлинә ошады. Гөлинә! Эх, кайда син?!

Тукта, Раиф, нык бул! Ничек кенә авыр булса да, мин үткәннәрне искә төшерергә, үзем турында язарга тиеш.

Мин инде өч ел урын өстендә ятам. Хәлем бик авыр. Үзем генә беләм. Бик яман чир, әшәке чир белән авырыйм. Исемен дә язасым килми. Болай да тормышымның бар ямен, бар матурлыгын урлаган ул явыз турында ишетеп туйган. Минем киләчәк өметсез. Өметсез дигәнем – мин шушы көннәрдә үләргә хөкем ителгән. Шулай икәнен табиблар әйтте. Әйтмәделәр, әнигә пышылдаганда ишетеп калдым. Аны үзем дә беләм, сизәм... көтәм... Шуңа да үләргә әзерләнәм. Мин үлемнән курыкмыйм. Ялгызым, шушы бүлмәмдә бикләнеп, аның тизрәк килгәнен көтәм. Кайбер кешеләрне елмаеп үлә, дип сөйлиләр. Мөгаен, мин дә шулай теге дөньяга китәрмен. Тоташ тилмерткән газаплардан, ялгызлыктан котылуыма сөенеп, куанып якты дөнья белән хушлашырмын. Инде ул көннең тизрәк җитүен телим.

Бүген башка яза алмыйм. Хәлем тәмам бетте. Өч айдан артык кулыма каләм алмавым да үз эшен эшләде, күп итеп язарга көчем җитми.

Тик бер җөмләне язмый булдыра алмыйм: минем яшисем килә, кешеләр! Яшисем...

IV

...Ишегалды уртасындагы комлыкта яшь бала уенга бирелгән. Октябрь аеның вак яңгыры сибәли... Шундый эчпошыргыч!

Әнисе баланы комлыктан алып китмәкче булып үгетли, күккә күрсәтә-күрсәтә, нидер сөйләнә. Тик бала әнисен тыңламый, киреләнә. Куллары белән комны төя-төя карыша. Уенчыкларының барысы да – машина. Бала – малай кеше. Аның үзенчә кире булуына сөенәм, егет кешегә үзсүзле булу килешә ул. Аннары... мин аның комлыкта утыруын, өенә кереп китмәвен телим. Мондый күңелсез көзге көндә бердәнбер куанычым ул минем.

Бала үз дигәненә иреште: әнисе читкәрәк китеп, агачлар ышыгына барып басты. Ә киләчәк кешесе – бала – янәдән уенына йотылды.

Минем дә бала чагым бик бәхетле үтте. Әти-әниемнең бердәнбер, кадерле уллары булып, тату гаиләдә үстем. Әти-әни уртасына утырып, аларның иркәләүләрен тою, ишегалдында, мәктәптә дусларым белән уйнавы рәхәт иде. Бәхетле идем мин!

Ә тугызынчы сыйныф! Беренче һәм бердәнбер мәхәббәт! Бу бит –тормышымның иң якты хатирәсе!

Гөлинә... Мин аңа гашыйк булуымны сизми дә калдым. Югыйсә беренче сыйныфтан ук бергә укыдык ул кыз белән. Тугызынчы сыйныфта, җәйге каникуллардан килүгә үк, аны күрдем дә гашыйк булуымны аңладым. Дәрестә дә, тәнәфестә дә аны күзләдем. Иң шаккатырганы аны беренче тапкыр укудан озатып кайтканда булды. Куып җибәрер, озаттырмас, сөйләшмәс, сумкасы белән берне «сылар» дигән идем, кая ул, киресенчә:

– Синең миңа каравыңны күптән көтеп йөрдем, Раиф, – диде ул.

Мин телсез калдым. Менә сиңа тыйнак, юаш кыз!

Өйгә төн уртасында гына кайтып кердем. Гөлинәләр йорты янындагы паркта без ул көнне бик озак сөйләшеп утырдык. Шул көнне гомеремдә беренче тапкыр кызлар ирене тәмен тойдым. Нинди татлы икән ул! Башым әйләнүдән аякларым тотнаклыгын югалткандай булды. Мин мәхәббәт колы идем. Нәрсәләр хакында сөйләшүебезне хәтерләмим. Аның хәтле сүзләр кайдан җыелгандыр. Әти белән әни, йокламыйча, борчулы йөз белән каршы алдылар. Елмаеп кайтып кергәнгәме, әти усал итеп:

– Яле, Раиф, өр әле миңа. Исерткеч эчемлек татып карамагансыңдыр бит? – диде.

Ул үзе – эчемлеккә кискен каршы кеше. Аның өйгә салган килеш кайтканын күргәнем, авызыннан хәмер исе аңкыганын сизгәнем булмады.

Әти-әнидән серем юк – әйе, шундый үрнәк бала идем – Гөлинә турында сөйләп бирдем. Алар миннән ким шатланмады. Гөлинәнең әтисе белән әтием бер-берен бик яхшы беләләр: бергә эшлиләр иде.

Ул төнне без йокламый, сөйләшеп чыктык. Мондый гаилә тагын бар микән?

Тик мондый шатлыклы көннәр озак дәвам итмәде...

Ул көн – минем тормышым, киләчәгемнең өметсез буласына мөһер суккан көн.

Миңа бу хакта язу авыр. Күз алдымда – кара томан. Ул кара көннәрнең бар кайгысы янә чагылгандай булды. Ул исә әле дә дәвам итә.

V

...Кешегә бәхетле булыр өчен күп кирәкми икән. Бары якыннарың янәшәңдә булсын. Аларны акча, байлык та, кыйммәтле машина, матур киемнәр дә – берсе дә алыштыра алмый. Бәхет – бары якыннарың янәшәсендә генә...

Ул көн киләчәгем юлына аркылы киртә куйды. Югыйсә гадәти бер көн кебек иде. Юк, алдыйм икән. Төнем тынгысыз үтте. Мин төш күрдем.

...Караңгы иде... Шул караңгылык эчендә югалып калдым. Курыктым, кычкырмакчы булдым – тавышым чыкмады. Тирә-юнемдә караңгылык, бары караңгылык. Мин, кулларымны алга сузып, билгесезлеккә таба атладым. Тик бу чиксез караңгылык бөтен барлыгымны үз эченә тәмам йоткан иде. Бара-бара хәлем бетте. Кинәт яктылык күреп алдым. Тыным беткәнче, шунда таба йөгердем. Каршымда бер манзара ачылды: әллә ни зур булмаган алан, ә алан уртасында – бура... Бүрәнәлә ре – сап-сары, әле яңа салынган. Нык, имән бүрәнәләр...

Шул арада яктылык сүнде. Бурага орына алмыйча калдым. Аяк астым убылып, каядыр аска чумдым...

...Башым нәрсәгәдер бәрелде. Күз алларым караңгыланып, еш-еш сулыш алуданмы, гәүдәм өзлексез калтырана, дерелди. Бераздан хәл кергәндәй булды, тирә-юнемне абайладым. Мин үземнең бүлмәмдә, караватымда икән. Башым да ниндидер таудан очканда ташка түгел, карават башына бәрелгән. Чәчләремне тотып карыйм – юпь-юеш...

Исән калуыма сөенеп, күзләремне йомам, күргән төшемне искә төшерергә тырышам. Гаҗәп, беркайчан да күргән төшләремне хәтерләгәнем юк иде. Ә бүгенгесенең һәр мизгеле күз алдында тора.

...Мине янә караңгылык чорнап алды. Инде яңадан шул ук кара дөньяда идем. Хәлсезләнеп, яктылык эзлим. Тик ул күренми. Атлаган саен хәлем авырлаша, үземнең арыганымны тоям. Инде түзәр чамам калмады. Аяклар көчкә сөйрәлә, сулыш кайнарлыгыннан гәүдәм тоташ ут капкандай яна, пешә... Өметсез соңгы адымнарымны атлыйм. Күзләрем берни күрми. Йөрәгем сык рый, тоташ сызлану... газап белән аякларымны сөй рим... һәм... кинәт якты дөньяга килеп чыгам...

...Мин иртән елмаеп уяндым. Күземне ачсам – ишек яңагына сөялгән әтием карап тора.

– Әйдә, улым, уян, тор инде, мәктәпкә соңга каласың.

– Хәзер, – дим мин, иренеп кенә.

– Матур төш күрдең мәллә? Елмаеп уяндың...

– Белмим шул, юк бугай...

Әтигә төнлә саташып уянуымны сөйләп торасым килмәде. Ул – нечкә күңелле кеше, бердәнбер малаеның күргән начар төше дә аңа нык тәэсир итәчәк...

Әти, гадәттә, өйдән иң беренче булып чыгып китә иде. Ул көнне исә заводларында ниндидер күргәзмә эшли диме, төштән соң гына барасы икән...

Икәүләп чәй эчтек. Әтинең кәефе яхшы: гадәттәгедән күбрәк сөйләшә, шаяра, көлә. Минем укырга йөри торган сумкам кичтән тутырылган була. Тиз генә киендем, сумкамны алдым да мәктәпкә киттем. Әти подъездга ук чыгып озатып калды. Подъезд ишегенә сөялеп...

Сыйныфка дәрес башланганда гына, укытучы белән бергә килеп кердем. Гөлинә күренми, сыйныфта бушлык... Бүген укытучыны тыңлыйсы була икән... Өченче дәрес иде, ахры, кинәт өйгә кайтасым килә башлады. Күргән төшемнән һаман искә-аңга килеп бетмәгән идем, укытучыларның сөйләгәннәре башка кермәде. Авыр!

Көч-хәл белән дәресләрне тәмамлап кайтырга чыктым. Башта Гөлинәләргә сугылыйм микән дигән идем – кире уйладым. Кәеф тә юк, кич барырмын әле.

Уйларыма чумып, йортыбызга кайтып җиткәнемне сизми дә калганмын. Ашыкмый гына өченче катка күтәрелдем. Фатирыбыз ишеге ярымачык иде. Гаҗәпләнеп, шикләнеп эчкә үттем. Өй тулы кеше: күршеләр, туганнар. Алар арасыннан үксеп елап әни килеп чыкты. Күзләре кызарып, шешенеп беткән. Ул, мине күрүгә, сулкылдаудан калтыранган гәүдәсе белән кочакка атылды. – Улым... Раиф... нишлик... әтиеңне... машина бәргән... Әй Ходаем! Нишлик?

Мин башка берни дә хәтерләмим. Әйтерсең башыма олы күсәк белән тондырдылар...

VI

...Күзләремне ачтым. Бөтен җир ап-ак. Стеналар да, ак рамлы тәрәзәдән караган кояш та ак кебек, урын-җир дә. Авырлык белән генә күзләремне бүлмә буйлап йөртәм. Карашым аяк очымда башын тезләренә салган ак халатлы әниемдә туктала. Ул йокымсыраган, ахры. Кинәт әтинең үлемен искә төшердем. Тагын билгесезлеккә очтым...

Ул вакытларны искә төшереп язу миңа бик авыр. Тоташ газаплы көннәр иде алар минем өчен. Әти фаҗигасеннән соң мин бер атна комада ятканмын. Табиблар ни эшләргә белми аптыраган. Шул көнне әни бичараның җилкәсенә таралып төшкән кап-кара чәчләре ап-ак булганнар... Күзләремне ачкач та, аягыма баса алмый хәлсезләнеп ятканымны күргәч, табиблар сәламәтлегемне ныклап тикшергәннәр һәм... яман чиргә тап булганнар. Ул инде азына башлаган икән. Көчле уколлар белән миңа хәл керткәч, табиблар янә ныклап тикшерде. Аннары алар, палатадан чыгып, әни белән озак кына гәпләштеләр. Бераздан әни минем янга керде. Үзен гадәтенчә сабыр тотарга тырышса да, күзләрендә – яшереп булмаслык сызлану, кайгы-хәсрәт чалымнары. – Дөресен әйт, әни, табиб ни диде? – Бар да яхшы, улым, терелерсең.

– Алдама, зинһар! Дөресен әйт?!

Әни түзмәде, минем алдыма сыгылып төште. Мин аны тыярга теләмәдем. Хәлнең җитдилеген үзем дә аңлый идем. Бераз тынычлангач, әни сүз башлады:

– Улым, мондагы табиблар синең чирне җиңә алмыйлар икән. Мәскәүгә барырга кушалар – катлаулы операциягә. Тик ул бик кыйммәт тора, ди. Аннары  шунысы да бар: операция өстәленнән кеше йә тора, йә бакыйга күчә, ди. Икесенең берсе. Нишлибез? – диде ул, күзләремә туры карап.

– Бик кыйммәтмени соң?

– Безнең хәлдән килә торган түгел...

– Бармыйбыз! – дидем мин, кистереп. – Алла боерса, үзем дә терелермен әле!

Әни белән кочаклашып, озак еладык. Ул көннәрне искә алам да тәннәрем чымырдап китә. Шул көннән мин авыру Раифка әйләндем. Сырхауханәдә мине озак тотмадылар. – Без көчсез, барыбер берни эшли алмыйбыз, – дигәннәр табиблар.

Әнигә пышылдап әйткәннәрен дә ишетеп алдым:

– Күп булса, ике-өч ел гомере калгандыр.

Бу саннар мине бер уттан алып икенчесенә салды: мин үксеп-үксеп еладым. Ничек инде яшәү көче ташып торган япь-яшь егет үлем хөкеменә тартылсын ди? Булмаганны? Мин тереләм әле, тереләм!

Тик үземнең нинди авыруга дучар булуымны өйгә кайтуга ук аңладым. Даими хәлсезлек, түзеп булмаслык баш авырту, йокысызлык, аппетит югалу – һәммәсе мине көннән-көн гомер сукмагымның азагына ашыктырдылар. Ябыктым, суырылдым, тешләрем коела башлады... Юк, бу хакта язасым килми. Әни һәр көнне миңа укол кадый, табиб билгеләгән даруларны эчертә, китап, гәзит-журналлардан укып төрле үләннәр белән дәвалый, тик нәтиҗәсе генә юк. Аннары гаеп үземдә дә: төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелдем.

Юк, мин башкача үземнең авыру тарихымны язмыйм! Күргән газапларымны яза башласам, дәфтәр битләре генә җитмәс.

VII

...Кулларымны баш артына куеп, күзләремне, гадәттәгечә, түшәмгә текәп ятам. Бүлмәм ишеге ачылган тавышка сискәнеп киттем. Сак кына, атлап, әнием  керде.

– Чәй эчәсең килмиме, улым? – диде ул йомшак тавыш белән.

– Юк, әни, килми, – дидем мин.

Эх, эчәсем килә минем. Ничек кенә әле? Тик тамагымнан бер тамчысы да үтми шул.

– Укол ясар вакыт та җитә, улым...

– Соңрак, яме, әни.

Әни тавышсыз гына чыгып китә. Минем холкым үзгәрде, янымда кемдер булса – усаллана башлыйм. Хәтта әниемнең дә еш керүен теләмим. Эх, әни! Соңгы өч елда ничек бирештең син! Әти үлеме, минем көннәремнең санаулы гына икәнен белү синең йөрәгеңне сызлата, эчтән генә кимерәдер шул. Бигрәкләр дә картаеп киттең. Илле яшькә дә җитмәгән килеш ап-ак чәчле, җыерчыклы булуыңа йөрәгем көн саен сызыла. Тик нишли алам? Сыйныфташларым, мәктәп тәмамлап, бер-бер артлы югары уку йортларына урнашканда, танышларым, сөйгәннәре белән кавышып, гаилә корганда ялгызы бүлмәсендә бикләнеп, үлем көтеп яткан шайтан кыяфәтле малаеңны күрү сиңа җиңел түгелдер. Яныңда таянычың булырга әти дә юк ичмасам. Бергә-бергә кайгыны уртаклашканда, болай ук бетерешмәс идең. Эх!

Мин шуны аңладым: әни гомер буе әти ышыгында яшәгән икән. Безнең өйдә әти бердәнбер башлык булган. Әни хәзер ялгызы нишләргә белми. Матди хәлебез дә бик авырлашты. Даруларга акча күп китә. Туганнарны күрмәгәнгә дә бик күптән...

Әни кеше баласын нинди теләкләр теләп дөньяга китерә икән? Мөгаен, картаймыш көнемдә таянычым, караучым, соңгы юлга озатучым булыр диптер. Шуларны уйлыйм да күңел үкси башлый. Тик күз яшьләрем чыкмый. Чөнки алар күптән кибеп бетте инде.

Кухняда әнинең сак кына, тавыш чыгармаска тырышып, нидер эшләгәне ишетелә. Эх, әни, мин үлгәч, нишләрсең икән син? Кемнәр кулына калырсың? Кемнәр сине тәрбияләп соңгы юлга озатыр? Гафу ит мине, әни...

VIII

...Бүген Гөлинәне күрдем... Күбәләк-күбәләк булып очкан кар бөртекләренә сокланып, тәрәзә каршында басып тора идем, урамнан аның үтеп барганын карап тордым. Ялгызы гына түгел, сыйныфташыбыз Илсур белән. Икәү җитәкләшкәннәр... Иртән кәефем ярыйсы кебек иде, кинәт янә моңсулык биләп алды.

Эх, Гөлинә! Сине күрмәгәнгә күпме булды икән? Сырхауханәдән чыгып, өйдә ята башлаганнан соң, мәктәпкә бара алмадым – укытучылар өйгә килеп йөрделәр. Баштарак Гөлинә дә килгәләде. Күкрәгемә ятып үкси-үкси елаганы истә. Университетка укырга кергәч тә хәлемне белештерде ул һәм... кинәт юкка чыкты. Мин аны эзләмәдем дә. Телефоннан да шылтыратмадым, чакырмадым да. Тик аны уйлап, чеметтереп, әрнеп, сызландырып, шашынып типкән йөрәгемне учыма кыскан килеш йоклый алмый борсаланып чыккан төннәремнең саны күпме икән? Мәхәббәт бар диләр. Нәрсә соң ул? Мин Гөлинәне мәхәббәтем дип уйлый идем. Ансыз тормышымны күз алдыма да китерә алмый башладым. Уемда – ул, күңелемнән һәрчак аның белән сөйләшеп, серләшеп йөрдем. Ә хәзер? Әнә ул, кулга-кул тотынышып, Илсур белән безнең йорт каршыннан үтеп китте. Күзләрем белән аларны озатып калдым. Әллә миндә барлык хисләр дә үлеп беткәнме?

Юк икән! Йөрәгем шашынып тибә, мин, каерылып, аны эзлим. Тагын узып китмәсме, янәсе... Кары да, юеш асфальтка төшү белән, бик тиз эреп бетә, Гөлинәнең эзләре дә сакланып калмый ичмасам...

Гөлинә! Эх,тагын бер тапкыр гына булса да күрәсе иде үзеңне! Юк, миңа синең кызганулы карашың да, Илсур белән җитәкләшеп барганыңны аклар өчен уйлап чыгарылган әкиятең дә кирәкми. Элекке хатирәләрне дә искә төшермә син! Бары миңа синең күңелеңдә мәңге сакланачагымны, кадерле булуымны гына сиздер. Шунда гына мин чын мәхәббәтнең барлыгына, сөюнең сафлыгына ышанып китәр идем. Шунда мин бәхетле булып үләргә дә риза.

Эх, Гөлинә!

IX

Кышкы төннәр бигрәк озак үтә... Җил, усал ыжгырып, тәрәзәмә кат-кат сугылып китә. Әйтерсең минем аның алдында гаебем бар. Күрсәт көчеңне, усаллан – миңа сине тыңлау кызык, ил! Тик тынма, югалма гына. Югыйсә мондый кара төндә берьялгызыма бик ямансу, күңелсез. Бары тик хатирәләр дөньясы белән генә яшим. Бүгенге, иртәгәге көн минем өчен юк. Гомернең һәр мизгеле өчен куана алмагач, яшәүнең ни мәгънәсе бар? Мин тормыштан туйдым, көндәлегем. Бу кадәрле үк эчке дөньясында кайнап яшәгән кеше юктыр. Үземне үзем бетереп, гел үткәннәремдә казынам, күңелле мизгелләрне юксынам.

Соңгы арада гел авылга кайтасым килә. Кышкы каникулларда төн җиткәнче таудан чана шуулар, кырлар буйлап чаңгыда йөрүләр сагындырды. Анда әбием белән бабаем яши. Әти аларның бердәнбер уллары булган. Әбинең әтигә кадәр тапкан балалары, ни хикмәт, бер-бер артлы үлеп барганнар. Әти берүзе исән калган. Шуңа да бик кадерле бала булган ул. Аны иркәләп, авыр эшләр кушмый гына үстергәннәр. Бабам әйтә торган иде: «Әтиең туган нигездә калыр, күп-күп оныклар булыр, бергәләшеп күңелле яшәрбез дип хыяллана идем», – дип. Тик ул, Казан кызына – әниемә гашыйк булып, шәһәрдә калган. Әнинең авылга кайтасы килмәгән. Әти дә йомшак холыклы әниемнең авылда яши алмасын чамалагандыр.

Бик ярата иде ул аны. Аларның бер-берсенә тавыш күтәргәннәрен, әрләшкәннәрен беркайчан да ишеткәнем булмады.

Бабам нәселе белән мактанырга ярата иде. Безнең нәсел – зыялылар нәселе, муллалар нәселе. Бабаларым сәүдә иткәннәр, барысы да нык тормышлы; язу таныганнар, китап укыганнар. Бабам: «Әгәр революция чыкмаса, мин, мәдрәсәдә мулла булып, Мәскәүнең үзендә кибетләр тотасы кеше идем»,– ди. Әти исә югары уку йортын тәмамлап, заводта инженер булып эшләде. «Нәселебезне дәвам итүче бердәнбер ир заты – син», – ди иде миңа бабай.

Эх, бабай! Нишлим соң, синең горурланып сөйләгән нәсел шәҗәрәңне дәвам итә алмыйм шул, гафу ит! Минем белән бергә китәчәк нәселнең киләчәге...

X

...Бүген хәлем бик авыр. Урын өстендә ыңгырашып ятам. Әни янымда нишләргә белми әйләнеп йөри. Берничә тапкыр табиб чакырырга омтылса да, рөхсәт бирмәдем. Тынычлап үлим, дидем. Ул, күз яшьләренә буылып, тәмам төшенкелеккә бирелде. Мин аннан чыгып китүен үтендем. Ялгызлыкны яратам.

Бераздан хәл кергәндәй булды. Кулыма каләм тота алганда, көндәлегемә соңгы сүзләрне язарга ашыктым...

Мин көтеп алган көн килеп җитте, ахры. Бүген күңелем шыксыз үлемнең салкын кулларын тойды.

Шушы каһәр суккан чир булмаса, мин әле яшәргә тиеш идем. Тик шулай язылгандыр инде. Язмыштан узмыш юк.

Каләм тотарлык та хәлем калмады, шуңа да кыска гына хушлашу сүзләрен язам.

Кешеләр! Һәр яңа туган көнне сөенеп каршы алыгыз! Һәр мизгелне файдалы үткәрергә тырышыгыз. Үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеге, иминлеге хакында кайгыртыгыз. Сәламәтлек – бәхет ул. Сәламәт кеше генә бу тормышта үз урынын таба ала.

Дөнья артыннан куып, тирә-юньгә, табигатькә сокланып яшәүдән мәхрүм калмагыз. Сөйгәннәрегезне яратыгыз, дусларны саклагыз.

Мин һәркемгә исәнлек, сәламәтлек, бәхет телим.

Мин... китәм. Сезнең өчен сөенеп, куанып, елмаеп китәм...

XI

...Гаҗәп: мин – исән! Явыз әҗәл һаман да үз кочагына алырга ашыкмый. Бүген елмаеп уяндым. Үземдә көч сиздем. Хәтта төнлә дә тыныч кына йоклый алдым. Матур, хыялый төш тә күрдем. Аллы-гөлле чәчәкле болында йөрдем мин. Дөресрәге, шул болында очып йөрдем. Тирә-юнемдә чәчәкләр, чәчәкләр: ак, кызыл,шәмәхә... Әйләнәм дә тулганам. Кинәт бер сары чәчәккә юлыктым. Чәчкә миңа сүз катты: – Киләсеңме, улым? Күптән көтәм инде мин сине.

Текәлеп карасам – чәчәк таҗлары арасыннан әти йөзе балкып тора.

Мин сүз ката алмадым – тавышым чыкмады.

– Кил, улым, монда бик рәхәт! – диде ул.

Мин никадәр генә әтием янына төшәргә теләсәм дә барып чыкмады. Бераздан әтиемнең сурәте ерагайды, юкка да чыкты...

Тәрәзәдән кояш көлә! Җиһанда апрель ае хөкем сөрә! Мәңгелек яшәү дәрте кайнаган ай. Урамда кар тәмам эреп беткән, каядыр ашкынган, ашыккан кар сулары гына, кояш яктысында төрле төсләргә кереп ялтырап, берсен берсе куышалар. Күңелдә – яшәрү! Мин үземдә көч сизәм. Әллә, Ходаем, чирем калдырып киттеме?

Соңгы айларда беренче тапкырдыр бүлмәмнән чыктым. Телевизор каршында оеп утырган әнием мине күреп имәнеп китте.

– Ни булды, улым, хәлең авырмы әллә?– диде ул, куркынып.

– Юк, әни, киресенчә, кәефем яхшы, – дип җавапладым. – Әни, бүген мин төштә әтиемне күрдем. Аның каберенә барып кайтасы иде.

– Әй улым, авылга юл ерак. Түзә алмассың бит...

– Әйе, анысын үзем дә беләм. Тик әтием чакырды бит. Әни, төштә ул мине үз янына дәште...

Әни сискәнеп китте...

Кинәт тәнем авыраеп киткәндәй булды.

– Әни, чиста киемнәр бир әле.

Ул, миңа борчулы караш ташлап, яңа күлмәк-чалбар китерде. Әле бер тапкыр да киелмәгән әлеге ак күлмәгем һәм чалбарым чыгарылыш кичәмә дип алынган иде.

Мин, үземдә җиңеллек тоеп, көндәлегемне янә кулыма алдым...

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    У него что предсмертная агония была да?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Что он умер да

      • аватар Без имени

        0

        0

        А что дальше.....он жив????

        • аватар Без имени

          0

          0

          Тыныч кунел белэн укый алмадым бик кызганыч.

          2
          X