Логотип Идель
Иҗат

"ҖӘЙГЕ КАМПУС"ТА: "САРА, ӨЙГӘ КАЙТКАЧ ЙОКЛАРСЫҢ!"

Дөньяның 32 иленнән яшьләрне җыйган "Җәйге кампус"ның ябылыр чагы да җитте. Кампус дип аталса да, гадәтләре лагерьныкыннан аерылмый диярлек. Биредә дә хушлашканда, елый-елый саубуллашалар. Бер-берләрен ике атна гына белсәләр дә, инде дуслашып-туганлашып та өлгергән алар.

Махсус әлеге кампус өчен океаннар кичеп килүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе булган Оливер Канадада яши. 22 яшьлек егет Канада узучы яшьләр чаралары Татарстандагылардан аерылмый, ди. Оливер Монреаль шәһәрендә белем ала.

- Мине биредә оештыручыларның дөньяның төрле корпорация вәкилләрен бер вакытта бер урында җыя алулары шаккаттырды. Россиялеләрнең кайбер сыйфатлары да таң калдырды. Аларны бик үк аңлап бетереп булмый, шаярырга яраталар, - ди ачык күңелле Оливер.


Татарчага да өйрәнгәннәр!


Чара оешкан җирдә җирле катнашучылар булмаса, бик сәер булыр иде, шулай бит? Татарстан яшьләре дә "Җәйге кампус"та бик теләп катнаша. Казан кызы Назлыгөл Минһаҗева КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укый.

– Шушы вакыт эчендә без үз өлкәләрендә шәп белгечләр булган кешеләр белән аралаша алдык. Кампусның темасы да заманча. Чөнки бүген стартап, бизнес ачу – трендта. Минем өчен аз гына авыр булды. Чөнки бу миңа якын өлкә түгел. Иң истә калган мизгелләр арасында Тина Канделаки белән очрашу булды. Әле аңа сорау бирү бәхетенә дә ирештем, - ди студент кыз.

Испания, Италия, Төркиягә барганда, кайда яшәргә икән дип баш ватасы юк хәзер Назлыгөлнең. Чөнки шушы илләрдән дуслар табып та өлгергән. Аларны хәтта татарчага да өйрәткән!

– Чит илдән килгән студентлар Татарстан һәм татарларга бик яхшы мөгамәләдә калды. "Без монда кабат киләчәкбез. Моңарчы Россиядә, рус теленнән кала, башка телдә сөйләшүче татарлар турында белмәдек тә. Бу безнең өчен зур ачыш булды", – дип калдылар. Милли ризыклардан өчпочмакларны яратып ашадылар, чәк-чәкләр белән чәй эчтеләр, - дип сөйләде хис-кичерешләрен Назлыгөл.



Башка як кухнясы тиз истә кала бит. Шуңа да чит ил яшьләренең беренче татар сүзләре итеп "өчпочмак", "чәк-чәк" кебек сүзләрне әйтүе бер дә шаккаткыч түгел. “Сәлам!”, “Ничек хәлләрең?”, “Дуслашуыма шатмын” кебек гыйбарәләрне дә исләрендә калдырганнар.

Кытайлыларга "Подмосковные вечера" ошаган!


Кытайдан килгән Лу Жан өчен маркетинг һәм менеджмент белгечлекләре якын төшенчәләр түгел. Чөнки студент кыз сәнгать белгечлеге буенча укый. Тик шулай булса да, лекцияләрдә йоклап утырмаган ул. Бөтен сөйләгән әйберне миенә сеңдереп барган. Каникуллар вактында яңа җирләрне күрү теләге белән янган. Кампус турында ул үз вузы сайтында күреп алган. Үзе турында видео яздырып, тиз арада youtube.com сайтына да элгән. Һәм менә ул - кампуста. Кыска вакыт эчендә Юлий Цезарь кебек, берьюлы күп эш башкарырга да өйрәнгән. Кампуста ишеткән "Подмосковные вечера" җырын яратып өлгергән.



Студентлар кампуста профессиональ сыйфатларын гына яхшыртып калмаган. Нигерия егете Белло Аемикин Сандэй үзен дә яңа яклардан ачкан. Әйләнә-тирәдәгеләрне дә әйбәтрәк аңлый башлаган. Россиядәге кешеләрне ачык күңелле, дип санный егет. Мисал өчен, Нигериядә урамнан барган кешегә тик торганда, юлны барып сорап булмый икән. Росиядә бу – гадәти хәл.




Әлеге "Җәйге кампус" – Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең төп проектларының берсе. Бөтен дөньядан җыелган яшьләрне кыска вакыт эчендә профессиональ яктан үсәргә өйрәтәләр биредә. Алар, 16-17 кешелек командаларга бүленеп, 3 кейс чишкәннәр. Кичә алар 12 проектны яклап чыккан. Алга таба бу проектларны тормышка ашырырга да мөмкиннәр. Проектлар бик креатив икән. Шуңа киләчәктә студентларда, төрле континетларда булып та, проектларын бергәләп тормышка ашыру идеясе юк түгел. Кулда смартфон һәм интернет кына булсын!

Җиңүче командаларны жюри һәм катнашучыларның тавыш бирүе буенча билгеләделәр. Билгеле, аларга яхшы бүләк тә тапшырдылар.

Катнашучыларны котларга Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да килгән иде:

– Елдан-ел бу мәйданчык аралашу, фикер алышу өчен киңәя бара. Быел да монда 200гә якын кеше җыелды. Аның катнашучылары - Россиянең һәм дөньяның киләчәге, дип саныйм. Кампусның темасы да бик әһәмиятле. Эшмәкәрлек ул бит бизнес кына түгел, ә яңа идеяләрне тормышка ашыру да. Шуңа да без республикада эшмәкәрлек проектларын "Бизнес класс", "Эшмәкәрлек фабрикасы" программалары кысаларында тормышка ашырабыз, – диде ул.





“Фотографлар йоклап утырганымны төшереп йөрде”


Бүген катнашучылар бераз сулу ала алган. Чөнки ике атна буе нон-стоп режимда яшәгән алар. Кампуста йокламыйлар диярлек. Проектларын башкарып чыгар өчен студентлар өстәмә вакыт сорый икән. Биредә төнге 2-3тә йокларга яту гадәти хәл ди. Валенсиядән (Испания) килгән Сара белән кызыклы хәлләр дә булган. Төннәрен дә иркенләп йоклый алмаган ул, гәрчә йокларга бик яратса да.

- Йоклар өчен вакыт бик аз булды. Мин үзем – бик ялкау кеше. Испаниядә мин төшке аштан соң да йоклый торган гадәтем бар. Монда алай булмады. Шуңа кайбер дәресләрдә йокымсырап утырдым. Фотографлар да, башка катнашучылар да минем йоклаган чагымны фотога төшерәләр иде. Бары тик “Кока-кола” эчеп кенә, үземә энергия ала идем. "Сара, Испаниягә кайткач йокларсың әле", дип үземне юаткан булам. Испаниядә безнең өй пляж янында гына урнашкан. Шуңа өйгә кайткач, рәхәтләнеп пляжда ятачакмын, – ди Сара.



Әлеге "кырыс" режимыннан һич зараланмый ул. Әле, Испаниягә кайткач, кампус белән дусларын да җенләндерергә җыена. Команда белән эшләргә өйрәткәне һәм үз-үзен оештырырга ярдәм иткәне өчен кампуска бик рәхмәтле.

Хәер, Сара кебекләр монда 200гә якын. Саубуллашу вакыты җитеп, һавага шарлар очырганда, һәркем күңелендә бары бер генә теләк теләгәндер. Ул да булса – бирегә әйләнеп кайту. Тик студентларга кампуста бары тик бер тапкыр гына катнашырга ярый. Шулай да күпмедер вакыттан соң аларга монда модератор, тьютор яки оештыручы булып эшләргә дә мөмкин икән. Әмма быелгы “Җәйге кампус”ның бер студентына киләсе елга тагын бер тапкыр катнашу бәхете елмаячак. Бу – оештыручылар бүләге икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары







































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев