Логотип Идель
Иҗат

ҖИР КОЯШ ТИРӘЛИ ӘЙЛӘНӘМЕ?

Кешелек барышында бар да хәрәкәткә, әйләнүгә корылган. Ел фасыллары бер-берсен алыштыра, Кояш үз күчәре, Җир шары кояш тирәли әйләнә. Хәзер менә бар дөнья кешеләре кулларында тимер, пластик, агачтан ясалган орчык-бөтерчекләр әйләндерә.

Ата-аналарга ликбез: нәрсә ул спиннер?


Уенчык төзелеше бик гади, уртасында – металл яки керамик подшипник, аның ян-якларында ике яки берничә канат, тимер төймә-авырайткычлар урнаша. Уенчыкны уртасындагы капкачтан баш һәм имән бармаклар белән кысып тотасың да, башка бармаклар белән әйләндереп җибәрәсең. Спиннерның никадәр әйләнүе аның һәм подшипнигының сыйфаты, бәясе, эшләнгән материалларының нинди булуыннан тора. Яхшы спиннерлар берничә минут әйләнеп торырга мөмкин. Спиннерлар тимердән, агачтан, пластиктан, металлдан һәм күңелең нидән тели, шуннан ясалырга мөмкин. Челтәрдә иң арзан спиннерларның бәясе 40 сумнан башлана. Кул эшен яратып башкаручылар өчен спиннерны үз кулың белән ничек ясарга икәнен өйрәтүче киңәшләр челтәр тулы.


Шул да булдымы кызык? 


- дияргә ашыкмагыз. Спиннерлар башлыча кызык-мызык өчен түгел, ә шактый җитди авырулардан интегүчеләр (беренче фараз), төрле чара-очрашуларда дулкынланмас өчен (икенче фараз) уйлап табыла. Уйлап табучысы төгәл генә билгесез. Берәүләр спиннерларның анасы дип Кэтрин Хеттингерны атаса, икенчеләр исә бөтерчекләрнең әтисе дип Скотт МакКоскерины күрсәтәләр. Дөреслек – кайдадыр уртада, ахры.

Спиннерларны гади уенчык итеп кенә күзаллаган очракта да, алар ярдәмендә яшьләр һәм үсмерләр нинди трюклар майтарганын күргән кеше ах итә.

Спиннерлар популярлыгында башка стресска каршы уенчыклар да яхшы сатыла һәм үсмер-яшьләр арасында тарала башлый (нинди уенчыклар һәм аларны нинди бәядән сатып алырга була – “Ялкын”ның июль саныннан кара).

Спиннерлы мода


Спиннерлар турында массакүләм мәгълүмат чаралары беренче тапкыр 2016 ел ахырында искәрделәр. 2016 елның 23 декабрендә Forbes журналындагы мәкаләдә спиннер 2017 елда офиста эшләүчедә һичшиксез булырга тиешле уенчык дип атала. 2017 елның апрель-май айларында спиннер сатулары күккә җитә – социаль челтәрләр һәм “балалар маркетингы” үз эшен яхшы эшли.



Спиннералар белән сәүдә итүче интернет-кибетләргә керү һәм алардан бөтерчек сатып алу саннары берничә тапкыр арткан. Смарфтоннар һәм алар өчен аксессуарлар җитештерүче берничә кытай заводы һаман артып торучы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен тулысынча спиннерлар чыгаруга күчкән. Популярлык дулкынында хәтта смартфоннар өчен махсус спиннерлы мобиль кушымта чыгарылды.

Спиннер шаукымының әлегә иң югары ноктасы – 26 май көнне Вконтакте челтәре бит ачылганын көткән вакытта чыга торган символны әйләнеп торучы спиннер символы белән алыштырды.

Бу раундны спиннер берсүзсез отты.

Нәтиҗә: уңаймы, тискәреме?


«Крошка сын к отцу пришёл, и спросила кроха: – Что такое хорошо и что такое плохо?» – дип язган заманында Владимир Маяковский. Дөньяда бүгенге көндә иң-иң тренд булган спинннер турында беренче ишеткәндә нәкъ менә шушы юллар искә төште.

Спиннерны җитештерүчеләр һәм сатучылар аның аерым бер чирләр һәм җаваплы чаралар вакытында дулкынланудан яхшы дәва чарасы икәненә басым ясый. Игътибар җитмәүчелек һәм гиперактивлык синдромы, аутизм, артык борчылу чире – боларның барысына да спиннерлар бер дигән каршы торачак, ди алар. Шулай ук бөтерчек игътибар тупларга, бармакларның моторикасын яхшыртырга, концентрацияләнергә, тынычланырга ярдәм итә дип санала. Психологларның универсаль ярдәмчесе?



Шатланырга ашыкмаска өндиләр галимнәр. Сатучыларның реклама слоганнарына карамастан, спиннерларның файдасы әлегә кадәр өйрәнелмәгән. АКШның кайбер мәктәпләрендә спиннерларны хәтта тыюга кадәр барып җиткән. Укытучы һәм мәктәп администрациясен дә аңларга була – спиннер белән уйнап утырган бала тынычлана, билгеле, тик аның игътибары укытучы һәм сабак алуга түгел, ә нәкъ менә спиннерга юнәлтелә.

Спиннерлар кирәкме, юкмы? Алар файдалымы, зараргамы? Аларны алу акчаны бушка сарыф итү генә түгелме? Мондый сораулар дөнья ата-аналарын, галимнәрен, журналистларын, яшьләрен борчый. Тик спиннерлар моңа әллә ни игътибар бирми – сатылу темпларыннан күренгәнчә бөтерчекләр планетаны яулап бара.

Җир шары чыннан да спиннер тирәли әйләнә хәзер!




Фикерләр:

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, ике бала әтисе: “Спиннерны Ризаетдинга Кушма Штатларыннан кунакка килгән туганнары бүләккә алып килгән иде. Мин аңа тыныч карыйм, интернет заманының чираттагы массачыл уенчыгы инде. Без яшүсмер булганда тамагочи һәм тетрислар бар иде, хәзерге заман балаларыныкы – спиннер. Популярлыгы бер еллык булыр дип фаразлыйм, интернет үз эшен эшли, трендлар тиз үзгәреп тора”.

Айгөл Баһавиева, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты, 1 курс: "Тормышыбызда һәрвакытта да ниндидер яңалыклар, яшәүне кызык, мавыктыргыч итүче, бизәп торучы вак әйберлар барлыкка килеп тора. Спиннерлар да, минемчә, тормышның менә шундый вак кисәкчеге. Күпләр аның бернигә дә кирәкми торган пүчтәк дип санасалар да, шәхсән үземә бөтерчек кызыклы тоела. Файдалы яклары да юк түгел миңа калса. Шулай да әсәренеп, спиннер дип үлеп торасы юк, бар да урында булганда әйбәт".

Искәндәр Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев