Логотип Идель
Иҗат

ИНТЕРНЕТТА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАЙДАЛЫ РЕСУРСЛАР

Америка тикшерүчеләре хәбәр итүенчә, социаль челтәрләрдә күп утыручы яшьләр сирәгрәк утыручыларга караганда депрессиягә ешрак бирелә икән. 

Питтсбург университеты галимнәре 19-32 яшьләр арасындагы 1700 кешенең эчке кичерешләрен һәм күңел халәтләрен тикшереп, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Социаль челтәрләр “идеаль тормыш” хасил итә. Әлеге “тормыш”та кешеләр матур һәм бәхетле. Нәтиҗәдә, моны һәрадаим күзәткән кеше үз тормышыннан канәгать булмый башлый, үзен башкалардан ким итеп хис итә.

Бүген без сиңа Интернетта вакытны файдалы итеп үткәрү өчен берничә ресурс тәкъдим итәбез:

1. Fototips - фото турындагы интеренет-журнал. Монда син фото төшерү һәм аны эшкәртү серләренә төшенә алачаксың. Әлеге сайт профессиональ фотографлар өчен генә түгел, әлеге юнәлеш белән яңа кызыксына башлаганнар өчен дә файдалы булыр.

2. RandStuff – биредә очраклылык “яши”. Монда син үзеңнең акыл ягыңны да тикшерә аласың, кызыклы фактлар белән дә таныша аласың. Моннан тыш канатлы гыйбарәләр очратырга, үзеңә яхшы пароль булдырырга да мөмкин.

3. Duolingo - бу ресурс ярдәмендә син чит телләрне өйрәнерсең.

4. 4brain - бушлай онлайн-тренинглар. Шулай ук биредә үзләшетергән теоретик белемнәрне практикада сынап карау мөмкинлеге бар.

5. Povarenok - әлеге портал аш бүлмәсендә синең уң кулың булыр! Хәзерге вакытта өеңдә бар продуктлар исемлеген язасың да, сайт сиңа алардан нәрсәләр пешерә алуыңны әйтәчәк. Шәп бит?

6. Factroom - биредә бик күп кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин. Мәсьәлән, “акуланы судан чыгарсаң, ул үз авырлыгына чыдый алмый, сытыла икән”.

Ә син безгә нинди социаль челтәрләр киңәш итәр идең?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев