Логотип Идель
Иҗат

ГАДИЛЕКНЕҢ ГАЕБЕ БАРМЫ?

Айдар Лилияне танымады. Әмма аның сылулыгымы, серле матурлыгымы ирне үзенә әсир итте. Карашында да аңлатып бетергесез нур, яктылык бар төсле. Шул ук вакытта башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бары тик якын туганың, кадерле кешең кебек кенә нигәдер. Могҗиза диярсең.

Лилия Айдарны бер күрүдә абайлап алды. Күрше Саимә әбинең оныгы тамчы да үзгәрмәгән. Каршында басып торган бераз тазарак, матур гәүдәле ирнең әле чалгы тоткан кулларына, әле кояшта кызара башлаган тәненә карап сокланасы килде. Шул ук вакытта үзенең бу болында ни эшләп йөргәнен ничек аңлатырга икән дип баш ватты ул. Ә сүз ничектер бик тиз ялганып китте. Айдар күңелен бушатыр кеше эзләп йөргән төсле, бер сулышта бөтен тормышын, хис-тойгыларын чиште дә салды. Өйләнгәнен, ялгышканын, хыянәт газабы кичергәнен - берсен дә калдырмады.

— Аерылыштык. Һәм ышанасызмы, мин хатынымны бер тамчы да сагынмадым. Минем тизрәк авылга, әби янына кайтасым килде. Төшләремдә әбиемнең күршесендә яшәгән кызны күреп саташтым. Ул беркатлы сабый миңа ихлас гашыйк иде. Күз яшьләре тотты микән әллә шул ятимәнең. Әтисез үскән, бигрәк самими күңелле кыз иде ул.

— Ул кадәр үк булмагандыр инде…

— Фәрештәгә тиң булган да, вакытында аңламадым шул. Күз алдына китерәсезме, мин аны бер дә хәтерләмим. Төшкә керә, ә йөзен аерымачык күрмим.

— Чыннан да бар идеме соң ул?

— Үзем дә кайчак шулай дип уйлап куям. Яшь, ваемсыз булганмын. Лилиямнең йөзенә игътибар белән дә карамаганмын, күрәсең.

— Лилиягез?! — бу кадәресенә түзә алмады хатын, көлеп җибәрде…

— Әйе, хыялымдагы изге фәрештәм. Хәзер минем хакта барысын да беләсез. Ә миңа исемегезне дә әйтмәдегез.

— Сораган кеше булдымы соң минем исемне?! Күрше кызы турында сөйләшәбез бит әле, табылдымы ул?

— Юк, мин аны хәзер күрсәм дә танымамдыр кебек тоела. Йөзен дә хәтерләмим, фотосы да юк.

— Алайса әллә ни кирәкле кишер яфрагы булмаган икән… — дип сынаулы караш ташлады Лилия. Үзе Айдарны кызгана да кебек, шул ук вакытта бик нык ачуы чыга иде. Ул арада Саимә әбинең йорты каршына да кайтып җиттеләр. Ачык капкадан көтеп кенә торган төсле әби дә килеп чыкты.

— Кайтып җиттегезме? Кызым да монда икән… Нигә кермисең? Анда буш йортта ямансудыр бит. Көчемнән килгән кадәр караштырып, җилләтеп торам инде үзен. Әле атнакич идәннәрен юып, тузаннарны сөртеп чыккан идем. Кайта калсаң, чиста булсын дип…

— Рәхмәт, әбекәй. Әнкәйнең рухы синең игелегеңә, хәер-догаларыңа куанып ятадыр.

— Бигрәкләр иртә китте шул, бәбекәем. Югыйсә мине озатасы кеше иде бит. Йөрим менә юкны бушка аударып. Ә ул салкын гүрләрдә, шуңа җаным өзгәләнә… — дип Саимә карчык күз яшьләрен яулык очына җыеп алды. Хатын-кызлар сүзенә төшенә алмый калган Айдар гына әле Лилиягә, әле әбисенә карап:

— Әбекәй, синең кадерле кызың миңа исемен дә әйтмәде!

— Кит әле, балам, гомергә юк сүз белән шаярдың… Исемен әйтмәгән, имеш…

— Танымады ул мине, Саимә әби. Оныткан.

— Нинди онытсын, кызым, кайткан саен сине сорап аптырата бит. Үзең генә сирәкләдең.

Ишек алдында тынлык урнашты. Айдар ишеткәннәренә, күргәннәренә ышана алмый аптырап торды.

— Синнән мондый этлек көтмәгән идем. Нигә очрашкач та әйтмәдең, Лилия?

— Әйтерсең лә мөһим булган. Оныткансың бит инде, эше беткән.

— Син үзгәргәнсең. Син шундый…

Лилия Айдарның сүзләрен бүлдереп, тыны йөзенә бәрелерлек үк якын килеп:

— Гади! Артык гади, синең ише кала кешесенә тиң түгел, дип әйтмәкче буласыңмы? Хәтерлим.

Әби өйгә чәй куярга йөгергән арада яшьләр аңлашып, таралышып өлгергән иде инде. Лилия Айдарны тыңлап та тормады. Кулын селтәде дә чыгып китте.

Үзен яратып йөргәнен белгәч, Айдар авылга кайтканда күрше кызын гел озата иде. Әби дә үз итеп, килен дип кенә йөртте. Ә көннәрдән бер көнне кала малае авылга кәләшен ияртеп кайтты. Клубка чыккач, Лилияне үзенең булачак хатыны белән таныштырды.

— Ни өчен, Айдар, ни өчен? Сине ничек яратканымны беләсең бит! — дип елады анда күрше кызы.

— Кара әле, Лилия. Менә синең бер кулыңа ромашка тоттырыйм, икенчесенә роза чәчәге. Аерма сизәсеңме?

Лилия күз яшьләрен сөрткән арада баш кагып кына «юк» дип ымлады.

— Ромашка артык гади. Кала кешесе өчен түгел, аңлыйсыңмы? Ул бит болын чәчкәсе, синең кебек.

— Гадилекнең гаебе бармы? Аның каравы, мин ихлас… Эчкерсез.

— Елама. Син миңа бик ошыйсың. Синең белән рәхәт. Күңелгә тыныч. Ләкин мин авылда яшәргә җыенмыйм, ә сине шәһәрдә күз алдына китермим. Син башка дөнья кешесе.

— Ярый. Син хаклыдыр. Бар. Бәхетле бул, Айдар. Тик шуны онытма: купшы чәчәкләр бар да хуш исле булмый. Алар бик тиз шиңәләр дә. Мине ромашкага тиңләвең өчен рәхмәт. Мин үземнең гадилегем, сафлыгым белән горурланам. Авыл кызы булуымнан да кимсенмим.

Лилия китеп барды. Айдар аны башка күрмәде. Егет өйләнде. Ике як бер-берсеннән узыша-узыша туй әзерләде. Саимә әби генә килмәде.

Фатихасын бирде, ләкин ашка бармады. Балалары да, оныгы да моңа бик исләре китмәде, сәбәбен дә төпченеп тормадылар. Бәлки авыл карчыгының бай кунаклар арасына килеп утырмавына сөенеп тә куйганнардыр, кем белә. Ләкин Айдарның «роза чәчәге» бик энәле булып чыкты. Берничә ел изаланып алдылар да, аерылыштылар. Хатынның китәргә нияте юк иде дә, Айдар аны хыянәте өстендә тотты.

Уйларына бирелеп, ишегалды уртасында баганадай басып торган оныгын Саимә карчык дәшеп алды:

— Лилия кайда, балам? Нишләп торасың анда балтасы суга төшкән кеше сыман?

— Балтада гына хикмәт булса, яңасын юнәтер идем дә. Танымаганмын да бит…

— Бала-чагалар. Кысыр хәсрәт белән шушы гомерегезне әрәм итеп йөрүегезне әйтер идем. Ир кешеме син, юкмы?

— Ир кеше булып ни кырам инде хәзер.

— Бар, кер янына. Алып чык, әби бәлеш ашарга дәшә диген, сүз тапмасаң. Йөзе килгән иде, сез аңлашканчы өлгерә әле ул.

— Кияүдәме Лилия?

— Ирле хатын янына кертер идемме соң үзеңне, улым? Рәнҗегән иде шул, бик кимсенгән иде теге сүзләреңнән. Гомер буе укыды да укыды, укыды да укыды. Белмим инде, хәзер үзе сине тиң санармы, юкмы? Ләкин тырышып кара! Син печән чапкан болынга каян килеп чыккан дисең аны? Кеше юлдан кайткан килеш тубалсыз-нисез җиләк җыярга чыгып чапмый инде, юләр. Авылга да синең кайтасыңны белеп кенә кайтты бит ул, ачуым килмәгәе! Барысын да сөйләтмә инде, улым.

— Әй, артист, әй әбекәй! Ә әти анда әбиең көйсезләнә дип ята. Югыйсә, печәнең кәҗә түгел, сыер асрарлык бит! — дип көлеп җибәрде Айдар.

Альбина Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мэгьнэле хикэя..