Логотип Идель
Иҗат

"ДИПЛОМ ЭШЕ" Зәринә Бикмуллина

- Чиратта кем, узыгыз.

Тео соңгы тапкыр тирән итеп сулыш алды да авыр ишек тоткасын сак кына аска этте.

- Эмм… Мөмкинме?

Профессор Каррел ниндидер бланк тутырып утырган җиреннән ваемсыз гына баш какты. Комиссиянең башка әгъзалары Теога таныш түгел иде. Алары ниндидер бер торгынлык халәтендә утыралар кебек тоелды аңа. Куе кызыл пиджак киеп алган ханым, берәү дә күрми дип уйлапмы, карандаш очы белән тырнакларын чистарта. Инде теге дөнья гамьнәре керә башлаган бер картлач тыныч кына йокы симертә. Башкалардан күпкә яшьрәк күренгән тагын берсе кәгазь кисәгенә боҗралар, кәкре-бөкре сызыклар ясап утыра.

Тео, кыйммәтле йөк салынган тартмасын төшереп җибәрмәскә тырышып, аудиториягә керде.

"Чүпрәк булма! Синнән бар да була". Үз-үзен куәтләп җибәрүнең мондый төре әллә ни булышмаганын белсә дә, диплом эшен яклау алдыннан бар чаралар да бара дигәндәй, Тео эчтән генә шул сүзләрне кабатлады.

- Кем буласыз?

"Әйтерсең, ул минем исемемне белми!" - дигән уй җилдереп  узды Теоның башында.

- T'heoRaienn.

Профессор Каррел җитди кыяфәт ясап, аның исемен язып куйды, ләкин күзләрендә шаян очкыннар биеште.

- Димәк, әфәндем, бу юлы нәрсә тәкъдим итәсез инде безгә?

Тео кипкән иреннәрен ялап алды.

- Диплом эшемнедер инде, - дип гөманлады ул.

Комиссия әгъзалары ирексездән елмаешып алдылар.

- 15 минут сезгә, - дип хәбәр итте куе кызыл пиджаклы ханым, студентларга ачык йөз күрсәтү аның гадәтләренә керми иде ахрысы.

Тео тартманы өстәл уртасына куйды һәм ипләп кенә эчендәге җисемне һавага элде.

- Таныштырырга рөхсәт итегез... Җир.

Һавада кечкенә, нәфис зәңгәр төсле планета эленеп тора иде. Игътибар белән карасаң, атмосферасындагы үтәкүренмәле аксыл җил агымнары һәм сарылы-яшелле континент таплары да күренә иде анда.

Комиссия рәисе чак сизелерлек сискәнеп куйды. Башкалар аптырап бер-берсенә карашып алдылар.

- Тео, сез безнең иң өметле студентыбыз. Ике ел элек сез курс эше итеп бердигән планета ясаган идегез - исеме ничек иде әле? Сэ... су...

- Сатурн, - дип ачыклык кертте Тео.

- Менә-менә, Сатурн. Камил, аңлаешлы, гаҗәеп астероидлар путасы булган планета... Ә бу нәрсә? Сезнең беренче курста ясаган Меркуриегыз да бусыннан урынлырак кебек иде. Күбрәкне көткән идек без сездән, дөресен әйтик. Һәрхәлдә, атмосфералы кечкенә генә таш кисәге булыр дип уйламаган идек инде.

- Ләкин ул бит... Ул чыннан да башкаларыннан яхшырак. Мондый планетаның әлегәчә булганы юк.

Каррел сагаеп каш җыерды.

- Кыю игълан бу. Һәм нәрсәсе белән уникаль инде бу планетагыз?

- Тормыш булуы белән, - дип елмайды Тео.

Менә хәзер, комиссия алдында су күсесенә әйләнеп, оятсыз такмаклар җырлаган булса да, бу кадәр тәэсир ясый алмас иде кебек ул. Куе кызыл пиджаклы ханым карандашын төшереп җибәрде. Тормыш гамен җуйган картлач та сул күзен ачып, студентка төбәде.

Профессор урыныннан калкынып алды.

- Ягъни сезнеңчә, - дип башлады ул һәр сүзенә басым ясап, - тере җан ияләре булган планеталар ясау - урынлы гамәл?? Канун моны катгый тыя, яхшы беләсез бит!

- Әйе, ләкин минем эшнең уникальлеге шунда гына, - Тео уңайсызланып иңнәрен җыерды.

Комиссия тәҗрибәле, хәтта үтә тәҗрибәле иде. Ләкин мондый хәл белән алар беренче очраштылар, ахры. Комиссия рәисе кызарып ук чыкты һәм авыр сулап, теш арасыннан гына:

- Дәвам итегез, - дип ысылдады.

- Җир планетасы, массасы – 5,9726·1024 кг, диаметры – 12 742 км… Профессор, бу сезгә дөрестән дә кызыкмы?

- Ә нәрсә, сезнең башка вариантларыгыз бармы? - дип агуын пыскыды ханым. Комиссиянең яшь әгъзасы да саллы фикерен кыстырырга ашыкты:

- Формасы, минем аңлавымча, камил шардыр инде - кабул ителгәнчә?

Тео башын иде.

- Эээ... Эксперимен вакытында кырлар белән кечкенә генә төзексезлек килеп чыкты. Шуңа Җир полюсларында бераз батынкырак.

Комиссия ярсый башлаган иде.

- Кагыйдәләрне бозуыгыз җитмәгән, әле кануннарны да санламыйсызмы?? Барыгыз, фәнни эшләргә куелган таләпләрне укыгыз - ни диелгән анда? Дөрес, өченче пункт: форма - бары тик камил шар гына, башка берни түгел!

Тео кайнар суга төшкән кысла сыман кызарып чыкты.

- Бу... бу бит нәтиҗәгә бернинди йогынты да ясамый! - дип, кыяр-кыймас кына ризасызлык белдерергә батырчылык итте ул. - Минем максатым - камил планета ясау түгел, ә бөтенләй яңа...

- Һәрхәлдә, билгегезне төшерергә туры киләчәк, - дип, куе кызыл пиджаклы ханым аның сүзен бүләргә ашыкты.

Студентның кәефе кырылды, ул рюкзагынннан бер-бер артлы документ папкалары чыгара башлады.

- Нәрсә бу? - дип кашларын җыерды профессор.

- Документлар. Проектлар, схемалар, сызымнар. Мәсәлән, менә... - ул кара калын папаканы рәискә сузды. - Ген комбинацияләре. Берничә миллиард төрдә.

Каррел папканы кулына алып, игътибар белән өйрәнергә тотынды.

- Организм патшалыклары - үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр һәм башкалар. Төзелеше - күзәнәкле оештыру рәвешендә, анда бар да язылган, - дип дәвам итте студент дәртләнеп.

- Һәм боларның барысын да сез үзегез эшләдегезме? Тәҗрибәләр юлы беләнме? - дип казаксынды ханым.

Тео баш какты.

- Фантазиягез яхшы эшли икән. Тырышлыгыгыз да көнләшерлек.

Өстәлдә тагын бер папка пәйда булды.

- Бусы - телләр. Ун мең төрдән артык.

- Телләр?? Сез нәрсә, ул, ээ... җан ияләрегез әле тагын сөйләшә дә димәкче булсызмы? - яшь комиссия әгъзасының гаҗәпләнүе йөзенә бәреп чыккан иде.

- Барысы да түгел, билгеле, ләкин әйе, сөйләшәләр, - дип раслады Тео горурлыгын яшерә алмыйча.

- Һәм алар шуңа өстәп аңлыдыр да әле? - профессор сораудан бигрәк, студентның алдагы сүзләрен фаразлый иде кебек..

- Әлбәттә. Мин аларны... Кешеләр дип атадым.

- Аларга аң биргәндә, нәрсәгә нигезләндегез инде сез?

- Алар үзләре дә нәрсәләрдер уйлап таба башладылар. Иҗат итәләр. Үсәләр. Нәрсәгә ирешә алырлар икән - менә нәрсә кызык булды миңа.

- Сез аларга аң биргәнсез. Телләр булдыргансыз. Иҗат итү мөмкинлеге ачкансыз. Бәлки, безгә лаеклы ялга китәргә вакыттыр - безнең барлык вазыйфаларыбызны да хәзер сезнең шушы Иҗрегездә башкарачаклар, - Каррелның тавышы ярсудан калтырана иде.

- Арттырмагыз, - Тео мөмкин кадәр тыныч сөйләргә тырышты. - Алар гүзәл сәнгать әсәрләре тудыралар, ләкин шуннан артыгын түгел... Менә, карагыз!

Комиссия әгъзалары лупалар белән коралланып, козгын карашларын  "тикшеренү объектына" төбәделәр.

...скульптура әле тәмамланмаган иде, ләкин инде хәзердән үк нәфис йөз чалымнарын, табигый кул хәрәкәтен, иңнәрдән асылынып төшкән үтәкүренмәле йомшак тукыма бөрмәләрен абайлап була иде.  Скульптор шулкадәр оста иде ки, хәтта мәрмәр дә үтәкүренмәле булып тоела. Әйтерсең, ул япма таштан түгел, гадәти тукымадан ясалган. Менә оста өстәлгә башын салып йокыга киткән, идәндә, тезләрен кочаклап, йомышчы малай йокы симертә.

- Гаҗәп, - дип пышылдады куе кызыл пиджаклы ханым.

- Моның булуы мөмкин түгел... - дип мыгырданды яшь эксперт.

Теоның йөзендә җиңүче елмаюы пәйда булды.

- Менә күрәсезме!

Профессор Каррел баш кына чайкады.

- Сез әле өстәвенә аларны үз кыяфәтегезгә охшатып ясагансыз. Нәрсәгә?

- Мин... Аларның безгә ни кадәр якын булын күрсәтергә теләгән идем.

- Ярар инде, фантазиям җитмәде дип кенә әйтегез, - ханым алай да чәнчеп аласы итте.

- Бәлки, - диде Тео тыныч кына. - Ләкин моның белән генә бетми әле! Карагыз!

Лупа аша проект яклаучы бер студент кызның кечкенә генә сыны һәм караңгы чырайлы комиссия әгъзалары күренде. Студент кыз бик борчыла иде, ә комиссиядәгеләр артык кызыксыну беледерми генә йокымсырап утыра бирәләр.

- Мин нигез итеп безнең мәгариф системасын алсам, мәзәк булыр дип уйладым. Барысын да өр-яңадан уйлап табып булмый бит инде.

Аудиториядә тынлык урнашты.

- Нинди космик законнар йогынты ясый инде сезнең планетагызга? - дип сорау алуын дәвам итте Каррел.

- Профессор, мин беләм, бу сезнең яраткан соравыгыз. Мин аңа бик җентекләп әзерләндем.

Комиссия алдына тагын бер калын папка килеп ятты. Профессор тиз исемлектән күз йөртеп чыкты.

- Хм, бу планетада вакыт хөкем сөрә? Нәрсәгә? Мәҗбүри параметр түгел бит ул?

- Кешеләрнең үсеш мөмкинлеге булсын өчен. Вакыт үткән саен аларга акыл керә, яңа әйберләр уйлап табалар. Ә, сүз уңаеннан, - өстәлдә тагын бер папка пәйда булды.

- Нәрсә монда?

- Планлаштырылган ачышлар исемлеге. Сул якта - ачыш, уң якта - ачыш ясаячак кешенең исеме һәм ачыш вакыты.

- Сез барысын да алдан уйлап куйгансыз.

- Тырышам.

- Ни диим... Яхшы әзерләнгәнсез, сүзем юк. Ләкин исәпләрегездә хата бар. Бик тупас хата.

- Нинди? - дип борчылды Тео.

Профессор ваемсыз гына үз күчәре тирәли әйләнеп яткан планета янына килде дә игътибар белән аңа карап тора башлады. Беркатлы кечкенә зәңгәрсу планетадан йөзләгән телләрдә җанлы гәпләшүләр, көлү, елау тавышлары, ниндидер вак һәм фани нәрсәләр турында серле пышылдашулар ишетелеп киткәндәй була.

- Менә нәрсә, Тео, - диде ул кинәт тавышын күтәрә төшеп. - Тормыш-яшәеш булган планета ясау, аны җан ияләре белән тутыру - бер сезнең башыгызга гына килгән идея түгел. Ул җан ияләрен аңлы итүне, үзләренә үсеш һәм язмышларын хәл итү мөмкинлеге бирүне дә сезгә кадәр сынап караганнары булды. Ләкин файдасыз - ул җан ияләре һәрвакыт иң ялгыш юлны сайлау җаен табалар. Шуңа сезнең... иҗади эзләнүләрегез, әйтергә кирәк, мәгънәсез. Аңлыйсызмы? Алар сез биргән мөмкинлектән куллана алмаячак.

Тео аптырап калды.

- Менә, карагыз әле монда, - карандаш бер эре генә континентка төбәлде. Континент яшел төстән сарыга күчеп бара иде.  - Алар урманнарны кисәләр, Тео.

- Нәрсәгә? - дип гаҗәпләнде студент.

- Үзләреннән сорагыз. Бәлки, тирбәлмә урындык ясарга телиләрдер. Йә балалар уенчыгы, кем белсен.

- Ләкин... план буенча, моны эшләргә ярамый! - дип ачынды егет.

Профессор чын күңелдән көлеп җибәрде.

- Сез аларга аң биргәндә, бар да төгәл план буенча барачак дип ышандыгызмы? Сез мине гаҗәпләндерәсез, әфәндем! Алар гел үзләре теләгәнне эшләгә тырышачаклар, күбрәк рәхәтлек һәм табыш китерәчәк нәрсәләрне. Бу планетаны сез шуның өчен ясадыгызмы? Барлык тырышлыгыгыз бер көнне юкка чыксын өченме? Алар әле яңа гына искиткеч шигырьләр язалар, гаҗәп скульптуралар әвәлиләр иде, ә хәзер...

Профессор студентка лупасын сузды.

- Карагыз.

Лупа аша тыныч шәһәрләр өстеннән койрыкларына ниндидер хач сурәте төшерелгән самолетлар очканы күренде. Һәм бомбалар шартлаганы.

Теоның төсе китте.

- Нәрсә бу?

- Бөтен барлыгында - Кеше аңы. Болай булыр дип көтмәгән идегез, әйеме?

- Мин исәпкә алмаган бердәнбер нәрсә бу, - дип башын иде Тео. - Алар кан түгәргә сәбәп кенә табып торалар. Мин бит алар җимермәсеннәр, төзесеннәр өчен барлык шартларны да тудырдым. Яңа технологияләр уйлап тапсыннар, картиналар язсыннар, яңа илләр ачсыннар дип! Ә алар юктан да бер-берсенең бугазларына ябышалар - туфрак өчен, дин өчен, биргәнне җимерәләр генә... - ул үзен кулга алырга тырышты.

- Аң ул теләсә кем файдалана ала торган нәрсә түгел, - дип йомшак кына аңлатырга тырышты профессор. - Мин сезгә хатагызны гына күрсәттем.

- Миңа тагын бер мөмкинлек бирегез! Мин аларны өйрәтермен!

- Сез оптимист, Тео. Тормыш оптимистларны ярата - алар табутта да елмаялар.

Каррел яңадан планетага төбәлде. - Беләсезме, тормыш булган проектларны ясау ни өчен тыелган?

Студент баш чайкады.

- Чөнки алар барысы да бер сценарий буенча эшли. Барысы да чиста, саф, гүзәл тормыштан башлана һәм җимерелү белән тәмамлана.

Һавада әйләнгән зәңгәрсу планета бүген нинди туфли кияргә һәм кичке ашка нәрсә әзерләргә дип бәхәс куерта иде. Көтмәгәндә нидер үзгәрде. Нәрсәдер дөрес булмаган юлдан китте. Тышкы яктан планета шундый ук иде, тик кайсыдыр эре материкның кырые күмергә әйләнә башлады. Каррелның мондый хәлне күргәне бар иде инде, ул моның ни белән тәмамланасын белә иде. Профессор шарны кулына алды да стенага тотып бәрде. Җир җан әрнеткеч зыңлап чәлпәрәмә килде. Үле тынлык урнашты.

Берничә секундтан гына ни булганын абайлаган Тео, барлык тәрбия кагыйдәләрен тәмам онытып, кычкырып җибәрде:

- Нишлисез сез? Ни хакыгыз бар сезнең? Мин аңа бөтен күңелемне салган идем. Ул бит... шундый кечкенә иде әле... Шундый көчсез, - студентның тавышы өзелде, сүзләре чак ишетелерлек яңгырый башлады.

- Алар барыбер үзләре үк аны юкка чыгарган булырлар иде, - диде Каррел авыр сулап. - Алар инде аны юкка чыгара башлаганнар иде.

- Мин тартым керәм, - дип мыгырдады комиссиянең яшь әгъзасы. Барысының да кичектергесез эшләре булуы ачыкланды. Куе кызыл пиджаклы ханымга сеңлесе шалтыратты, һәм ул җавап бирергә дип, ишектән атылып чыгып китте. Картлачның дару эчә торган вакыты килеп җитте...

Студент проект кыйпылчыкларын тын гына учына җыя иде.

- Тео?

Ул учындагы планета кисәкләрен тирбәтә-тирбәтә, ниндидер җыр көйли башлады.

- Тео!

- Әкрен... әкрен, кечкенәм, бар да яхшы, бар да... - дип көйли иде ул.

Каррел авыр сулап куйды.

- Син күрмәдең генә. Синең планетаң... мин аны бәреп ватканчы ук үлгән иде инде ул. Алар интеллект белән аңны бутый башлаган, үзләрен дөнья хуҗалары дип игълан иткән көнне үк үлә башлаган иде. Һәм, ышан миңа, аның үз үлемен, сугышлар һәм янгынннар ялкынында янып, тончыгуын, урман-үпкәләрен югалтып, барлык телләрендә ярдәм сорап ялваруын күрү күпкә авыррак. Мин беләм. Беләм.

Тео сискәнеп китте.

- Кайдан беләсез?

- Мөһим түгел. Үзеңне гаепләмә һәм яңа проектка тотын.

- Сәер, әйеме? - дип ахмакларча елмайды Тео. - Мин аны сыек төшле итеп ясаган идем, ә хәзер ул пыялага охшаган. Шундый ук уалучан һәм кулны кисә. - Ул бераз дәшми торды. - Тагын исәпләрдә хата чыккандыр инде.

Аннары Җирнең үткен кыйпылчыкларын бар көченә учына кысты да аудиториядән чыгып китте.

- Бер елдан соң килегез, Тео.

Ишек ишетелми генә ябылды.

* * *

Профессор өстәл тартмасын ачты һәм кара футлярдан күмерләнеп беткән кечкенә генә шарны кулына алды. Бу шарда кайчандыр искиткеч гүзәл булган планета чалымнары бар иде. Формасы да - камил шар түгел, өслегендә таулар, тигезлекләр, иңкүлекләр абайлана. Җентекләбрәк карасаң, кайдадыр торак-төзелеш калдыкларын да сакланып калган кебек - алар да искиткеч гүзәл булганнардыр, бәлки.

Чиксез үле планета үзен барлыкка китерүчегә моңсу гына карап торды.

- Барыбер файдасыз бу, Тео, - диде профессор үзалдына.

Зәринә Бикмуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев