Логотип Идель
Иҗат

Chanel No. 5 - ЛЕГЕНДА ТУГАН КӨН

Бүген, 5 май көнне дөньядагы иң танылган ислемай – Chanel No. 5 нең туган көне. Легенда турында 5 кызыклы факт.

Факт 1. Ислемайның туган көне – 1921 елның 5 мае. Нәкъ менә шушы көнне Chanel бутикларында киләчәктә легендага әйләнәчәк аромат сатыла башлый. Парфюмер Эрнест Бо мадемуазель Коко Шанельгә 10 төрле ис үрнәге алып килә, ул аларны 1 дән 5 кә һәм 20 дән 24 кә кадәр номерлап чыга. Шанель шундук бер дә икеләнмичә үзенең яраткан санын – 5 нче номерлысын сайлый. Ислемайның исеме дә нәкъ менә шуңа шундый. Эрнест Бо парфюмерия өлкәсендә бер дә очраклы кеше булмый – 1882 елда Мәскәүдә патша гаиләсе парфюмеры гаиләсендә туа, 1917 ел Октябрь инкыйлабына кадәр ул үзе дә Романовларның гаилә парфюмеры булып хезмәт итә.

[caption id="attachment_15293" align="aligncenter" width="700"] Chanel No. 5 нең «атасы» – Эрнест Бо[/caption]

 

Факт 2. Chanel No. 5 ислемае составына 80 гә якын ингредиент керә. Алар сер итеп саклануга карамастан, ислемайның беркайчан да грасс гөлчәчәге (розасы) һәм жасмин эссенцияләресез җитештерелгәне юк. Rosa Centifolia сортлы грасс розасының чәчәгендәге таҗ яфракларының саны 100 тирәсе (исеме дә шуңа шундый: Centifolia – йөз яфраклы). Ул елына бер тапкыр гына (май ахыры – июнь башында) чәчәк ата, бу чоры 5 атна тирәсе дәвам итә. Бер кг гөлчәчәк концентраты (бәясе – 3000 еврога кадәр җитәргә мөмкин) җитештерү өчен 400 кг роза таҗ яфрагы кирәк, моннан ислемай составына кушыла торган роза абсолюты 0,5 кг (бәясе 5000 еврога кадәр!) тирәсе генә килеп чыгачак.

[caption id="attachment_15294" align="aligncenter" width="466"] Rosa Centifolia гөлчәчәге[/caption]

 

Факт 3. Коко Шанель бик акыллы һәм хәйләкәр була. Ислемайны ул беренче итеп сатуга куймый, ә җәмгыятьнең югары катлавыннан булган иптәш ханымнарына бүләк рәвешендә презентацияли. Яңа иснең отышлы якларын инде татып өлгергән Париж ханымнары Chanel No. 5 нең рәсми сатыла башлавын түземсезлек белән көтеп алалар һәм беренче партия ислемайны кырылып алып бетерәләр. Идеаль маркетинг үрнәге!

[caption id="attachment_15295" align="aligncenter" width="265"] Мадемуазель Габриэль Бонёр (Коко) Шанель[/caption]

 

Факт 4. Коко Шанель ислемай җитештерүчеләрдән беренче булып ислемай савытын гади итеп ясарга кирәк дигән фикергә килә. Воронцов аптекасында сатыла торган тынычландыру эликсиры пыяла савытын күрүгә

Коко гади стильнең отышлы якларын бәяләп өлгерә. Безнең көннәргә кадәр Chanel No. 5 ислемае чуар бизәксез, бик гади аклы-каралы этикетка белән генә сатыла. 1921 елдан бирле кертелгән бердәнбер бизәкле дизайн элементы – изумрудка охшатып ясалган ислемай капкачы.

[caption id="attachment_15296" align="aligncenter" width="572"] Chanel No. 5 нең беренче флаконы[/caption]

 

Факт 5. Бәясе шактый югары булуга карамастан, дөньяда 30 секунд саен бер флакон Chanel No. 5 сатылып тора.

[caption id="attachment_15297" align="aligncenter" width="1180"] Chanel No. 5 бренды линейкасы[/caption]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев