Логотип Идель
Иҗат

ЧАНА КАЙДА?! /ХИКӘЯ/

Биш яшьлек оныгы Рәзинәнең борчулы кыяфәт белән өй тирәсендә кайнашып йөрүен күрсә дә, Әхәт бабай бер сүз дә дәшмәде. Кызчык исә үзенең күзәтү астында булуын бөтенләй дә сизмәде. Аның эше куәтле, дөресрәге, бик мәшәкатьле иде: чанасы, ике кыш буе яратып уйнаган кызыл бизәкле чанасы югалган бит!!

Инде ярты сәгать вакыт узды – чана һаман да юк. Тик Рәзинә өметен өзмәде: әле гараж, әле келәт ишеген ачып, чанасы кача алырлык урын эзләде. Якын дусты сыярлык булмаса да, телевизор ише техникадан бушаган кәгазь тартмаларны да җентекләп тикшерде.

Кызчыкның кәефе торган саен күбрәк кырылды. Утын сарае аның соңгы өмете иде.

Рәзинә янтая башлаган иске сарай каршына килеп басты. Ишек бер якка таба асылынган, тоткасы урынында – ике шөреп тишеге, ә кайчандыр зәңгәр төскә буялган, хәзер инде төсе уңган кечкенә тотка кар эчендә ята. Кызчык: “Моны ничек ачарга икән?!” – дип, бераз карап торды да ишек белән дивар арасында күренеп торган ярыкка нәни бармакларын тыкты. Бер чаты кар көртенә чумган ишек бик авырлык белән генә каерылып ачыла башлады. Әллә мультик геройларына охшарга теләп, әллә бик каты тырышканнан, йөзен сытты, кашларын җыерды Рәзинә. Эш шулай дәвам итсә, ишек берничә секундтан ачылган да булыр иде, бәлки, тик... Әллә каян килеп чыккан ала карга бөтен эшне бозып атты. Аның тамак төбе белән каркылдаган тавышыннан куркып, ишекне ычкындырганын сизми дә калды кызчык. Кечкенә йомшак бармаклар ике такта арасына кереп тә кысылды...

Тынлык...

Рәзинә, “Еларгамы, юкмы? Әллә кычкырыйммы икән?!” дигән төсле, бер-ике секунд бармакларына карап торды да бар дөньяны яңгыратып елап җибәрде. Күзләреннән мөлдерәп аккан яшьләр шундый кайнар иделәр ки, карны гына түгел, аяк астындагы бозны да эреттеләр хәтта. “Тып-тып-тып”. Балавыз сыгу тагын бераз дәвам итсә, яз җиткән булыр иде, мөгаен.

Үзәк өзгеч тавышка, каушый-каушый, җитмеш биш яшьлек Әхәт бабай да килеп җитте. Башка чакта таягына таянып, бик сакланып кына йөрүче бабайның бу кадәр каударлануы, читтән караганда, кызык та , кызганыч та иде. Яраның җитди түгеллеген күргәч, карт җиңел сулап куйды һәм оныгын тынычландырырга ашыкты:

- Яле, тәти бармакларыңа өрим әле. Өф, өф. Бабаларның сулышы шифалы була ул, - диде бабай, шаян елмаеп.

Әллә авыртуы көчле булмады, әллә дәү әтисенең сулышы, дөрестән дә, килеште: Рәзинә “ә” дигәнче елавыннан туктады.

- Нишләп ул ярыкка кулыңны тыктың соң, кызым? Аны син түгел, атаң да саклык белән генә ача, - диде Әхәт карт. Үзе: “Эх, быел да яңа сарай төзи алмадылар шул...” – дип көрсенеп куйды.

Кыз, дәү әтисенең кызгануыннан файдаланып, зарланырга тотынды:

- Дәү әти-и-и, - дип сузды ул, еламсырап. (Шул арада, үзләренең чыгышларын көткән биючеләр кебек, соңгы яшь тамчылары күренде. Алар кызчыкның йөзендә тиз генә биешеп алдылар һәм эреп юкка да чыктылар.)

- Дәү әти, минем чанам югалган! Бөтен җирдән эзләдем – беркайда да юк! – диде ул, борынын “мыш-мыш” тарткалап. Үзе шул арада тыпырчынып алырга да өлгерде.

Бабасы бер сүз дә җавап бирмәде, оныгын җитәкләп, капка төбенә таба атлады.

Бакча рәшәткәсенә терәп үк ясалган агач эскәмиягә, мамык юрган булып, кар яткан иде. Карт аны ялан кулы белән сыпырып алуга, Рәзинә, бабасын уздырып, эскәмиягә менеп тә кунаклады. Дәү әтисенең йөзендә, болыт астыннан чыккан кояш кебек, елмаю барлыкка килде. Әллә оныгының өлгерлегенә куану иде бу, әллә әрсезлегенә аптырау – анысы аңлашылмады.

- Кызым, чанаңны соңгы тапкыр кайчан күрдең соң? – дип, чын тикшерүчеләр кебек, сүзен башлады Әхәт карт.

Рәзинә, яңа гына елап туктавын сиздереп, борынын тарткалап алды. Аннары, авызын турсайтып, саран гына: “Кичә,” – дип әйтеп куйды. Бу җавап дәү әтисен канәгатьләндермәгәнен сизеп булса кирәк, ашыга-ашыга:

- Кичә Кече тауда чана шуып уйнаган идем, – диде.

- Ә аннары нәрсә эшләдең?

- Аннары бик каты ашыйсым килде, дәү әти. Өйгә кайттым.

- Алай икә-ә-ә-н... – дип сузды бабасы. – Ә чанаң? Аны алып кайтыңмы соң?

Кызчыкның зур булып ачылган һәм бер ноктага төбәлгән күзләренә караганда, чана Кече тау итәгендә калган иде. Ул, ишетелер-ишетелмәс кенә:

- Ю-у-ук... – дип сузды. Песи мияулавына охшаган бу сүздә хаталану ачысы да, аптырау да, гаҗизләнү дә бар иде.

- Әй, кызым, кызым... Болай булгач, чанаң сиңа үпкәләгән инде. Синең кебек кечкенә балалар уенчыкларын комлыкларда, өй алдында яки урам уртасында гел онытып калдыралар. Шуңа күрә курчаклар һәм машиналар, хуҗаларын бик яратсалар да, алардан качып китәләр. Аларның үз әкият дөньялары була. Комлыкларда калган көрәкләр һәм чиләкләр шәһәр төзелешендә катнашалар, машиналар ком ташыйлар, ә курчаклар өй җыештыралар һәм ашарга пешерәләр.

- Ә чана?! Чана нишли? – дип, ашыгып, бабасын бүлдерде Рәзинә.

Тик кызчыкның соравы һавада эленеп калды. Дәү әтисе, әле таягын, әле аягын күчерә-күчерә, ишегалдына кереп китте. Кыз, бабасына ияреп керергә, аптыратырга бик теләсә дә, урыныннан кузгалмады, чөнки дәү әтисенең мондый серлелеге артында һәрчак берәр сюрприз яшеренгәнен белә Рәзинә. Ул, аякларын селки-селки, эскәмиядә утырып калды һәм чанасының Әкият илендә нинди эшләрдә катнаша алуын фаразларга тотынды: курчаклар, балаларын чанага утыртып, бакчага илтә алалар; Күрше абый кебек, елгадан су ташый алалар; курчакларның әби-бабалары авыр-авыр сумкаларын чанага куеп кайта алалар... Эх, бик файдалы икән бит аның чанасы! Әкият илендәгеләргә бик рәхәттер инде хәзер!.. Тик менә Рәзинәнең үзенә дә бик кирәк бит ул!

– Ә синең чанаң...

Ишегалдыннан Әхәт картның ягымлы тавышы ишетелде. Бераздан тавыш иясе үзе дә чыгып җитте.

- Ә синең чанаң, - дип кабатлады бабай, - үзенең хуҗасын бик ярата. Син аны ташлап калдыргач та, Әкият иленнән үзе юл табып, өйгә кайткан.

Бабасының кулында кызыл бизәкле чанасын күреп, кызның кабарынкы иреннәре ике якка җәелеп китте, сөенечтән йөзе нурга күмелде. Күзләрендәге бәхет очкыннары салкын кышны да ямьләндереп җибәргән төсле тоелды.

Ул эскәмиядән сикереп төште дә:

–Дәү әти-и-и! – дип, чыркылдый-чыркылдый, кулларын чәбәкләргә тотынды. Чанасын ташлап калдырган өчен оялу да һәм дусты табылганга шатлану да бар иде шушы ике сүздә.

Әле бабасын, әле чанасын кочаклаган кызның шатлыгы эченә генә сыярлык түгел иде. Ул, чанасын тартып, Кече тауга чапты. Чананың әкият иленнән кайтуын әйтеп, дусларын да шаккаттырасы, уенчыкларны бервакытта да ташлап калдырырга ярамаганлыгын бөтен балаларга да сөйлисе бар иде шул әле аның.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев