Логотип Идель
Иҗат

"БАЛЫК РЕЖИМЫ": ИРТӘ БАЛЫК, КИЧ БАЛЫК

Авыз суларын агызып, диңгез балыгын ашарга яратасың. Әмма аннары кулдан килгән исне җенең сөймиме? Димәк, синең күп итеп балык чистартып караганың юк. Ә менә бу егет-кызлар ул искә айлар буе түзә. Салават «Йөз хыяллар белән йоклап китәм, мең хыяллар белән уянам», дип җырлый. Ә бу яшьләр балык исе белән йоклап китә, балык исенә уяна. Һәм... бер тамчы да зарланмый. Чөнки, алар фикеренчә, балыктан хезмәт тәме генә түгел, акча исе дә килә.

Сүзем Татарстан студентларының путин отряды – «Морские львы» турында. "Путина" сүзе Россия Президенты Владимир Путин сүзеннән алынмаган :) Ул күпләп балык тоту сезонын аңлата.

Сахалинга «тәрәзә»не кем ачкан?


Кояш чыга торган якта – Сахалин утравында – урнашкан “Тунайча” заводында быел Татарстаннан 14 кеше хезмәт куя. 2 кыз һәм 12 егет балык эшкәртүдә катнаша. Россиянең икенче почмагы төрле утрауларга, кайнар чишмәләргә, кыргый табигатькә бай. Бу эш кырыс шартларда үзеңне чын-чынлап тикшерү урыны да әле! Шунысы кызык: Сахалин утравын Азия белән Татар култыгы аерып тора икән. Димәк, биредә татарстанлыларга эшләргә Ходай үзе язган дигән сүз. :)



Татарстанның Студент хезмәт отрядлары Сахалин утравында быел 5нче сезонын эшли. Көнчыгышка «тәрәз»не беренчеләрдән булып Яр Чаллы шәһәрендәге КФУ филиалы студентлары «ачкан». Алар «Морские львы» отрядын төзеп, «Тунайча» заводына юл алган. Бүген инде Сахалинга барыр өчен бөтен Татарстаннан отряд туплыйлар. Ел дәвамында актив булганнарны командир сайлап ала. Мисал өчен, Алабуга районы Морт авылы егетләре дә хезмәт куя биредә.

– Сахалинга эшләргә бару турында беренче тапкыр мин авылдашымнан ишеттем. Ул үзе эшләп кайткач, мине дә кызыктырды. Быел авылдашым монда инде дүртенче сезонын эшли, ә мин – икенче. «Морские львы»га эләгер өчен теләк, батырлык, эшне сөю кирәк. Безнең заводта горбуша һәм кита балыгын эшкәртәләр. Заводның иң төп цехлары ул эшкәртү һәм туңдыру цехы, – дип башлады сүзен КДЭУның 3 курс студенты Заһит Гобәйдуллин.

Диңгез балыгы нинди юллар уза?


Һәр эшнең җае бар, баканың да мае бар, диләрме әле?! «Тунайча» заводының да үз тәртипләре. Балыкны эшкәртү цехына барып җиткәч, бункерларга бушаталар. Һәм төп эш безнең егет-кызлар кулына күчә. Алар эшкәртү цехында:

– конвеер лентасына балыкны берәм-берәм салып бара;

– «лазер»чылар, балыкның башы дөрес җирдә киселсен өчен, лазер буенча тезә;

– пычак белән балыкның эчен ачып, уылдыгын, эче-бавырын алалар;

– балыкның канын вакуум белән суыртып, юып барабанга җибәрәләр;

– уылдык лента буенча аерым бер цехка китә;

– барабан эчендә балык тагын бер кат юылып чыга да, «инспекция» өстәленә җитә.









Анда да балык «фейс-контроль» уза икән. Яраланган, җәрәхәтләнгән, дөрес итеп киселмәгәннәрен аерып алып, консерва цехына җибәрәләр. Ә башкасы туңдыру цехына күчә.

Туңдыру цехында балыкны 11 килограмм итеп үлчәп, җәенке савытта катыралар. 3 сәгать суыткыч камерада торгач, кайнар суга кертеп, глазировка ясатып, полиэтилен пакетка салалар. Ике брекетны бер капчыкка кертеп тегеп куялар. (Брекет – зур подноска салып, суыткыч камерада басым астында катырылган балык). Тегелгән капчык конвеер лентасы буенча суыткычка килә.

Без ашаган консерва ничек «туа»?


Балыкның уылдыгы шунда ук чистартыла, юыла, тозлана, контейнерларга җыела. Аннары аерым суыткычка куела. Консервага киткән балык яңадан юыла, махсус эретмә белән эшкәртелә, киселә, банкаларга тутырыла. Һәр банкага берәр «таблетка» тоз салгач, ябыла, пешерелә һәм складка суынырга салына икән. Соңыннан этикеткалар ябыштырыла, тартмаларга салына. Менә шушы вакытта гына аны сатуга әзер, дип әйтергә була.

– Безнең эшне авыр, дип уйламыйм мин. Нечкәлекләренә ияләнсәң, коллектив белән дус булсаң, рәхәтләнеп эшләргә була. Эш көне график буенча иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр. Ләкин эш балык санына карап була икән. Балыкны аз тотсалар, тизрәк бетә. Ул вакытта эш көненә 5 сәгать булырга мөмкин. Ә балыкчыларның «илһам»ы килсә, төнге 12гә кадәр аягүрә эшлисең, – ди Заһит.

 

Шторм булганда, нишлиләр?


Отряд Южно-Сахалинск шәһәреннән 1 сәгатьлек юлдагы тулай торакта яши яши. «Тунайча» заводы территориясендә тулай торактан кала, ашханә, кечкенә генә кибет, душ бинасы бар. Һәр бүлмәдә алтышар кеше. Кер юу машиналары да бар икән. Эш киемнәрен юып-киптереп бирәләр. Спорт белән шөгыльләнер өчен дә урын бар. Волейбол уйныйсың, футбол тубы тибәсең килсә – рәхим ит!

Заводның үз ашханәсе бар. Анда да балык тәти икән егет-кызларга: пешкән балык, балык кәтлите, балык шулпасы белән сыйлыйлар. Ә тулай торакта үзеңә пешерергә урын юк.

Горбуша путинасы август азагында, сентябрь башында тәмамлана. Ә китаныкы сентябрь азагында. Татарстан отрядының бер өлеше горбуша беткәч, ә калганы кита беткәч, кайтачак.

«Иртән – балык, кич – балык. Балык исеннән туеп бетмисезме?», дип сорыйм Заһиттан.

– Балык исе турында дуслар мин киткәнче үк төрттерә башлаган иде инде. Беренче көннәрне авыррак була, аннары ияләнәсең. Тотылган балыкның күләме һәр көнне 12 сәгать эшләрлек булмый. Андый көннәрне һәм шторм булганда ял итәбез, – ди Заһит.



Бу эштә иң тәмлесе балык түгел, кулга кергән акча булачак, әлбәттә. Хезмәт хакының күпме булачагын белми әлегә Заһит. Чөнки акча тотылган балыкның күләменнән карап түләнелә. Ләкин хезмәт хакы кесәгә түгел, ә карточкага күчәчәге инде төгәл билгеле.

... Тавык төшенә тары керә, диләр. Татарстанга кайткач та, студентларның төшенә горбуша һәм кита кереп, йөдәтмәсә ярый инде:)

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев