Логотип Идель
Иҗат

АВТОРИТЕТЛЫ "ТАТАРИН"?! /ВИДЕО/

Татарларның авторитеты ничегрәк? Бу сорау без – татарларны гына түгел, русларны да борчый икән. Әлеге темага хәтта “Беренче канал” да игътибар итеп, бу турыда зәңгәр экраннардан сөйләде.

Чаллы кызы Айгөл Гайсина беренче каналның “Вечерний Ургант” тапшыруында булып кайтты. Айгөлнең бер ай элек Youtubeта дөнья күргән клибы бүгенге көнгә 1 миллионнан артык карау җыйган. “Татарин” җырына төшерелгән клип Иван Ургант фикеренчә, соңгы вакытта чыккан клиплар арасында иң кызыклысы.

Айгөл дуэт белән җырлый, төркемнең исеме “Аигел”. 17 ноябрь Санкт-Петербургта, 19 ноябрьдә Мәскәүдә дуэт “11.90” исеме астында беренче компакт-дискын тәкъдим итәчәк.

Бу клип кешеләр арасында зур шау-шу уятты. Кемдер хуплап “огонь!”, “бу минем яраткан җырым” кебек комментарияләр калдыра, ә кемдер мондый җыр татарларга хас тугел дип фикерли һәм шулай ук “Tatarka”ның җыры күп тапкырга шәбрәк дип саныйлар. Шулай да, “Мой парень татарин, в любви авторитарен” дип җырлап йөрүчеләр күп.

Җыр русча булса да, татар телендә дә куплет кертелгән:

«Я, сәлам, җаным, сәлам,
Үпкәлисең − мин көләм,
Син биклисең − мин бәрәм,
Син карыйсың − мин күрәм,
Җаным, сәлам, җаным, сәлам,
Син уйлыйсың − мин беләм,
Син ачасың − мин ябам,
Син качасың − мин табам.»

Кызык булып киттеме? Бу җырны сезгә дә тыңлап китәргә тәкъдим итәбез!



Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев