27 апрель 2022 яңалыклары

  • 27 апрель 2022 - 12:07
    «ХӘТЕР ЕЛГАСЫ»: КАРИЕВТА ЯЗГЫ КОНЦЕРТ
    Кариев театры артистларыннан тамашачыларны язгы бүләк көтә. 8 май көнне 18:00 сәгатьтә театрда «Хәтер елгасы» дип исемләнгән язгы концерт узачак. Сәхнәдә барыбыз да белгән элеккеге җырлар яңгыраячак. Концертка килергә теләүчеләр билетларны Кариев театры сайтыннан сатып алырга мөмкин.
    428
    0
    0
  • 27 апрель 2022 - 11:40
    Г.ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ ЯНЫНДА УЗГАН ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕННӘН ФОТОРЕПОРТАЖ
    26 апрель – төрле бәйрәмнәргә, матур эчтәлекле чараларга бай көн. Тик бу көн, иң беренче чиратта, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында уза торган Шигырь бәйрәме белән истә кала. Әлеге традицион чараны быел шагыйрь Рәдиф Гаташ алып барды. Чыгыш ясаучылар арасында Г.Тукай премиясе ияләре, билгеле иҗат әһелләре һәм җырчылар катнашты. Бу чарадан без фоторепортаж әзерләдек. 
    753
    0
    0
  • 27 апрель 2022 - 11:10
    МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ-2022: ФОТОРЕПОРТАЖ
    Кичә Г.Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гөрләп узды. Бу юлы чараны Илгиз Шайхразиев белән Ләйлә Лерон алып барды. «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә күпләр яраткан Оммаж, Gauga, Urtic һәм noor төркемнәренең җырлары яңгырады. Тагын «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә антипремия һәм рәхмәт хатлары да тапшырылды. Гадәттәгечә, чара «И туган тел» җыры белән төгәлләнде.
    771
    0
    1
  • 27 апрель 2022 - 10:53
    КАЗАН АВТОБУСЛАРЫНДА ИКЕ ТЕЛЛЕ АУДИОГИД БУЛАЧАК
    Казан җәмәгать транспортында шәһәр тарихы турында сөйләүче ике телдәге (рус һәм татарча) аудиогид әзерләнә. Хәзерге вакытта ул биш автобус өчен эшләнелә. Аудиогид сәфәрне күңелле һәм файдалы итәчәк, чөнки автобуста барган вакытта халык Казанның тарихи биналары, һәйкәлләре белән таныша, шулай ук урам исемнәре һәм танылган шәхесләр турында белә ала. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бу эшне башкарырга «Туган телләр поезды» илһамландырган.
    350
    0
    0
  • 27 апрель 2022 - 09:22
    ИНСАФ ГАНИБАЕВ ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫН ҖЫРЛАП ДЕЛЬФИЯ УЕННАРЫНДА АЛТЫНГА ЛАЕК БУЛДЫ!
    “Созвездие-Йолдызлык-2021” фестиваленең Гран-при иясе, журналыбызның апрель саны герое Инсаф Ганибаев Дельфия уеннарында алтын алды!
    352
    0
    0