Галәмнең чиксезлеген күз алдына китерү мөмкин түгел диярлек. Әмма шулай да тырышып карагыз. Иге-чиге булмауда гына түгел җиһаныбызның хикмәте. Ул әле искиткеч матур да бит. Диннәр һәм фәлсәфәчеләр, шагыйрьләр һәм фикер ияләре эзләгән яшәү мәгънәсе бөтенләй булмаса, аны, һич югы, Галәмнең матурлыгында таба алыр идек.