Хәрби хезмәтнең ярты срогын диярлек бер кисәтү-искәрмәсез үтәгән Айратны часть командиры үзенә чакырып алды. “Рядовой Галимов, менә сиңа чираттан тыш ялга приказ. Вакытында килеп җит”,- дип искәртте. Туган өенә кайтып килергә бик өметләнсә дә, егет бу мәсьәлә болай тиз генә чишелер дип көтмәгән иде. Әнә, хезмәткә аннан алда алынган иптәшләренең дә кайберсе әле ялга кайтмаган.