ЗУР ЭШЛӘР ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК ТАЛӘП ИТӘ
Дөньядагы иң сокландыргыч спорт төренең берсе – фигуралы шуу. Ул кешеләрне дулкынландыргыч мизгелләре белән җәлеп итә. Һәрбер номер спортчыларның тырышлыгы, тренерларның осталыгы һәм аларны беләштерүче кыйммәтле чыганак – вакытны таләп итә. Әлеге язмабызда сез фигуристка Дарья Дурандина белән әңгәмәне укып китә аласыз.
Ул фигуралы шуу белән 6 яшьтән шөгыльләнә башлаган. Тәүге тапкыр әлеге спорт төренә әтисе Дурандин Сергей Николай улы (футболчы) илткән.
Фото: Дарья Дурадинаның шәхси архивыннан алынды
– Тренировкалар ничек үтә?
– Башта, әлбәттә, җылынабыз, йөгерәбез, сикерәбез, аннары гына бозга керәбез. Программаларны кабатлап чыккач, хаталар өстендә эшлибез һәм яңа элементлар, блоклар өйрәнәбез, азакта әйләнешне эшкәртәбез. Шулай ук хореография, сузу һәм биюләр дә бар.
– Нәрсәгә күбрәк игътибар бирәсең?
– Мөгаен, тартылугадыр (растяжка), аннан башка элементлар матур килеп чыкмый.
– Син хәзер нинди элементлар ясыйсың? (Икеле, өчле һ. б.)
– Өчле сикерүләрнең барысын да сикерәм, каскадларны өч+өч тотарга тырышам. Ультра сикерүләрдән өчле аксель һәм дүртле сальховны өйрәнәм.
– Җәрәхәтләр еш буламы?
– Батыр ярасыз булмый инде ул, барысы да әзерлектән тора. Дөресен генә әйткәндә, быелны күңелсезлекләр булып алды: ике каймыгу (вывих) һәм аппендицит. Хәзер барысы да яхшы, минем өчен сәламәтлек беренче урында.
– Фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен тормышыңның кайсы өлкәләрен арткы планга калдырып торырга туры килә? Бәлки шәхси тормыш яки югары калорияле продуктлардан баш тартып торасыңдыр?
– Миңа калса, минем уку арткы планга кала, чөнки барысына да җитешеп бетеп булмый. Ашауга килгәндә исә, анда барысы да стабиль, шоколадтан мин беркайчан да баш тартмаячакмын (көлә).
– Быел Россия Чемпионатында кемгә җан атачаксың?
– Кызлардан безнең җыелма команданың лидеры булган – Аделия Петросян өчен. Егетләрдән – Владислав Дикиджи өчен, аның сикерүләре һәм программалары ошый.
– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең? Фигуристка карьерасын дәвам итәсеңме?
– Мин тренер-хореограф булырга телим. Балаларны бик яратам. Хәзер инде әкренләп балаларны өйрәтү процессында.
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев