Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗЕН ЯРАТКАН КЕШЕ НӘРСӘЛӘР ЭШЛИ?/ИСЕМЛЕК

Үзен яратмаган кешене башкалар да яратмый, диләр. Үзеңне ярату нәрсә дигән сүз соң ул? Моңа ничек өйрәнергә?

  1. Вакытында ятып йоклый.
  2. Стресслар алдында бирешми.
  3. Тәмле һәм файдалы итеп туклана.
  4. Үз кадерен белә.
  5. Көндәлек алып бара. Анда уйларын, идеяләрен язып бара.
  6. Медитация белән шөгыльләнә.
  7. Кәефен күтәрә торган чараларны белә.
  8. Рәхәтләнеп көлә, эмоцияләрен яшерми.
  9. Үзен ишетә, үз теләкләренә каршы бармый.
  10. Бөтен гаепне үз өстенә алмый.
  11. “Юк” дип әйтә белә.
  12. Үзенә һәм үзенең булдырачагына ышана.
  13. Үткәннәр турында уйлап вакытын сарыф итми, хәзерге белән яши.
  14. Тәненә, җанына тынычландыра, сәламәтләндерә торган процедуралар ясый.
  15. Китап укый, белемнәрен һәрчак арттыра.
  16. Башкаларны да, үзен дә ярата.
  17. Ял итә белә.
  18. Үзе теләгән эш белән шөгыльләнә.
  19. Күңел халәтенә туры килгән кешеләр белән генә аралаша.
  20. Үзен кимсетүгә юл куймый.
  21. Үзен ярата!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев