Логотип Идель
Бу – тема!

«ҮЗЕМНЕҢ ТӘНЕМ ҺӘМ ҖАНЫМ БЕЛӘН ГАРМОНИЯДӘ БУЛУ МИҢА БИК ОШЫЙ!»: ЙОГА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Борынгы һиндлардан ук килгән үзең белән гармониягә ирешү, физик һәм рухи яктан сәламәт булу омтылышы бүген популяр «спорт төре»нә әверелде. Сүз нәрсә турында барачагын аңлагансыздыр, шулай бит? Әйе, бүген йога хакында сөйләшербез!

Әлеге «спорт төре»нең төп элементлары булып асаналар тора. Ә асана ул – уңайлы һәм тотрыклы тән торышы. Аның нигезендә ритмик гимнастика һәм аэробика ята.

Йога – Һиндстан мәдәнияте төшенчәсе. Ул төрле рухи, психик, физик практикаларны үз эченә ала. Алар индуизм һәм буддизм дине нигезләре буенча корыла. Йоганың төп максаты булып организмның психологик һәм физиологик функцияләрен көйләү тора. Аның төп юнәлешләре: раджа-йога, кесә-йога, джна-йога, бхакти-йога һәм хатха-йога. Йоганың ахыргы максаты исә – физик сәламәтлекне яхшырту!  Һиндстаннан читтә «йога» термины еш кына хатха-йога һәм аның асаннары – физик күнегүләр белән генә ассоциацияләнә, бу йоганың рухи һәм рухи аспектларын чагылдырмый. Ә менә йоганы өйрәнгән һәм кулланган кешене йог яки йогин дип атыйлар.

Йоганың барлыкка килү тарихы белән дә танышып китик. Аның тарихы Һиндстанда башлангыч ала. Бу хакта безнең көннәргә кадәр яхшы сакланган борынгы кулъязма чыганаклар сөйли. Шундый кулъязмаларның берсе «Ригведа» дип атала. Анда йоганың иҗтимагый тормышның социаль һәм әхлакый аспектларына кагылышлы законнар җыелмасы булуы турында әйтелә. «Ригвед»та шулай ук табигать матурлыгын мактаучы гимннар китерелә.

1965 елдан йога Һиндстан армиясендә һәм полициясендә мәҗбүри дисциплина булып тора. Аны очучылар һәм су асты көймәләре әзерләү өчен кулланалар. Кайбер спортчылар һәм космонавтлар шулай ук йога дәресләре ала.

Йоганың уңай яклары:

– Организм савыга;

– Әйләнәтирә дөнья белән гармония барлыкка килә. Стресслардан һәм тискәре кичерешләрдән котылырга ярдәм итә;

– Арка һәм буыннарда булган авыртулардан арындыра;

– Метаболизм тизрәк эшли һәм ябыгырга ярдәм итә;

– Организм чистара;

– Иммунитет ныгый.

Йоганың тискәре яклары:

– Дәресләр чагыштырмача кыйммәт;

– Яхшы укытучы табу кыен;

– Җәрәхәтләр, авырулар барлыкка килү;

– Йогага барлык күңелең белән бирелергә кирәк;

– Һәрдаим, ягъни көн саен шөгыльләнергә кирәк.

Мине кызыксындырган тагын күп сорауларга җавап табу өчен, йога белән шөгыльләнүче, Нәби Дәүли  исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 сыйныфында белем алучы Адилә Мусинага мөрәҗәгать иттем:

Мин кечкенәдән үк спортка гашыйк кешемен. Бигрәк тә волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, дартсны яратам. Йога – ул минем хобби. Мин аның белән 9 сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Иртә белән торуга иң беренче эш итеп тартылам, төрле күнегүләр башкарам, йога һәм медитация белән шөгыльләнәм. Вакытымны үземә, гаиләмә тигез сарыф итәм. Йога миңа көне буе яхшы кәеф белән йөрергә һәм үземне тулыландырырга ярдәм итә. Үзеңнең тәнеңә зур игътибар бирәсең килсә, дөрес туклану турында да онытмаска кирәк! Киңәшләргә килгәндә, иң беренче булып уңайлы кием булдырырга, икенчедән, йога белән һәр көн шөгыльләнергә, өченчедән, әлеге эшләгән эштән рәхәтлек ала белергә һәм үзүзеңне тыңларга кирәк. Миңа үземнең тәнем һәм күңелем белән гармониядә булу бик ошый!

Бүген йога дөньяның бик күп почмагында киң таралыш алды. Әмма яшьтәшләрем арасында йога белән шөгыльләнүче кешене табу кыенрак булды. Шунысы кызык: йога белән шөгыльләнүгә яшь чикләве юк! Ягъни, сиңа ничә яшь булуга карамастан, йога белән шөгыльләнеп үз сәламәтлегеңне һәм психикаңны ныгыта аласың!

Алсу КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев