Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ АҢЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘ ТОРГАН 30 СОРАУ

Кайчак әллә ниләрне дә аңлыйсың, әмма үзеңне аңлап булмый гына бит. Үз-үзеңне аңларга ярдәм итә торган әлеге сорауларга җавап бирсәң, күп нәрсә җиңелрәк биреләчәк.

  1. Әлеге моментта үзеңне ничек хис итәсең?
  2. Тормыштагы синең өчен иң кирәк әйбер нәрсә?
  3.  Хәзер нәрсә булса, син үзеңне бәхетлерәк хис итәр итәр идең?
  4. Синең тормышыңда булган иң мөһим вакыйга – ул?
  5. Син нәрсәләр өчен рәхмәтле? 10 пункт язып чык.
  6. Әлеге атнада соңгы тапкыр нәрсә өчен шатландың?
  7. Үзеңнең кечкенә җиңүләреңне һәм уңышларыңның исемелеген яз.
  8. Сине нәрсәләр борчый? Ни өчен?
  9. Хәзерге моментта синең өчен мөһим булган нәрсәләр – ул?
  10. Син үзеңдә нәрсәләрне яратасың?
  11. Синең өчен иң кадерле кеше? Ни өчен?
  12. Әгәр дөньяга бер генә хәбәр җиткерү мөмкинлегең булса, нинди хәбәр булыр иде ул?
  13. 5 ел элекке үзеңә нинди киңәш бирер идең? Үзең хәзер ул киңәшкә таянасыңмы?
  14. Шушы атнада үзең өчен нинди дәрес алдың?
  15. Әгәр буш вакытың барлыкка килсә, иң беренче нәрсә эшләр идең?
  16. Синең энергияңне нәрсә ашый? Бу басымны син ничек киметә аласың?
  17. Синең өчен идеаль иртә нинди булырга тиеш?
  18. Ә идеаль көн?
  19. Нәрсә эшләгәндә син үзеңне тере җан иясе икәнлегеңне тоясың? Соңгы тапкыр бу хисне кайчан тойдың?
  20. Сине кем яки нәрсә илһамландыра? Ни өчен?
  21. Сине нәрсәләр борчый? Бу борчулар юкка чыксын өчен нәрсә кирәк?
  22. Синең көчле ягың? Син яхшы булдыра торган эш?
  23. Синең бик нык эшлисең килгән, әмма курыккан нәрсәң?
  24. Нәрсә эшләргә өйрәнәсең килә?
  25. Нинди шөгыль сиңа кызыклы булыр иде?
  26. Идеаль тормышта син кайда яшәр идең?
  27. Кайларга сәяхәт итәргә барыр идең?
  28. Үзеңнең сәламәтлегең өчен син нәрсәләр эшли аласың?
  29. Эшләргә кирәкми, дип уйлап та, нәрсәне эшләгәнең бар?
  30. Бу дөньяда үзеңнән соң нәрсә калдырырга теләр идең?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев