Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ РЕПЕТИТОР: МАТЕМАТИКА БЕЛӘН ДУСЛАШЫР ӨЧЕН 5 НӘТИҖӘЛЕ ЫСУЛ

Математика, геометрия фәннәре кайбер кешеләр өчен сынауны хәтерләтә. Тик дөрес алымнар ярдәмендә аңламаган формула, биремнәрне ятлап һәм өйрәнеп була. Математиканы күрә алмый башлавыңны сизсәң, аның белән дуслашырга вакыт җитте дигән сүз. Язмадагы 5 нәтиҗәле ысул моңа адым ясаячак.

1. Математиканы үз көндәлек тормышыңа керт

Бу авыр түгел, чөнки математика белән без көн саен диярлек «очрашабыз». Ниндидер үз эшеңне башкарганда яисә мәктәпкә барганда, арифметика белән бәйләнеш табарга мөмкин. Әйтик, машинада яисә автобуста мәктәпкә кадәр нинди тизлек белән илтүләрен исәпләп карарга була. Кызлар, ә сез күлмәккә булган ташламаның ничә сумга төшүен калькуляторсыз гына исәпләп чыгара аласыз. Математиканы үзең яраткан шөгыль белән бәйләргә дә мөмкин.

2. Математика белән көн дә шөгыльлән

Практика өлеше бу төгәл фәндә бик мөһим. Китаптан формуланы укып кына, истә калыр дип уйлау – ялгышлык. Хәзер мәктәптә үтә торган темага туры килгән кечкенә шөгыль табып карарга була.

3. Бөтен бурычны да детальләргә бүл

Чынлыкта, теләсә нинди мәсьәлә һәм тигезләмәне кечкенә адым, элемент һәм өлешләргә бүлеп була. Моның өчен иң яхшысы – махсус дәфтәр яки блокнот алып, һәр авыр теманы креатив(!) итеп чишәргә тырышу.

4. Башкара алырлык максатлар гына куй

Математикадан артта калуыңны аңлыйсың икән, өй эшләренә күбрәк вакыт бирергә кирәк. Тик математика белән шөгыльләнер өчен, бары көчеңнән килерлек вакытны гына бүлеп куй. Мин тиеш, дип кенә өстәмә вакытыңны сарыф итсәң, син бу фәнне тагын да ныграк күрә алмый башлаячаксың. Уңай үзгәрешләрне күрү өчен башта зур кыенлыкларны гына билгелә. Аннары үз көчеңнән чыгып, әлеге проблемаларны хәл итү өчен чынга ашарлык максатлар куй.

5. Онлайн-курс һәм лекцияләрдән файдалан

Бу берәүгә дә сер түгел: алар һәркемгә математиканы аңларга ярдәм итә ала. Интернетта төрле стильдәге дәресләр тәкъдим ителә. Ялкауланмыйча эзләнеп, үзеңә туры килгәнен табарга гына кирәк. Менә сиңа шундый сайтларның берничәсе: etudes.ru, www.allmath.ru, f(xyz).ru. Бу сылтамаларда математика буенча белешмә китабы, төрле-төрле формула, мәсьәләләр бирелгән. Рәхәтләнеп куллан һәм фәннәр патшасы белән дуслаш! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев