Логотип Идель
Бу – тема!

ЮЛДА ИМИНЛЕК АТНАСЫ

Юл аша чыкканда, колакчыннардан музыка тыңламау, велосипедта дөрес йөрү, автомобильчеләрнең рөхсәт ителгән тизлек белән баруы... Болар идеаль тормышта гына була ала, дисеңме? Юк, әлбәттә. Тик боларны чынга ашыру өчен бары тик бераз игътибарлырак булу һәм кагыйдәләрне санга сугу кирәк ләбаса.

6-12 майда Татарстан БМОның юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Бишенче Глобаль атнасына кушылды. Әлеге акция  җәмәгатьчелек игътибарын юллардагы һәлакәтләргә җәлеп итте. Чыннан да, шушы бәла-казалар аркасында юлларда балалар шактый һәлак була. Әле генә дөньяны шатландырган сабыйның шулай кинәт үлүе әти-әнисенә зур кайгы китермичә калмый.
Тарихка күз салсак, Глобаль атна беренче тапкыр 2005 елда уздырыла. Юл хәрәкәте катнашучыларына мәгълүмат җиткерү, юллардагы һәлакәтләрне киметү – төп максат шушы була. Инде бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге Глобаль атна юл иминлеге өлкәсендә идарә итүне көчәйтүгә багышланды.

Сәпиттә иминме?


Әлеге атна дәвамында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары “Велосипедта – иминлектә!” дип аталган акциядә катншаты. Алар “сәпит” сатыла торган кибетләр, велосипедларны прокатка бирү салоннарына килүчеләр белән аралашты. Шушы чара дәвамында сәпиттә йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, велошлемнарны кияргә кирәклеген аңлатты. Балалалар бишектән үк диярлек велосипедта йөрергә өйрәнсә дә, зур юлларга бары тик 14 яшьтән генә чыгарга ярый.


Колакчыннарыңны сал!


Юлда барганда, колакчыннар аша музыка тыңлаучыларга ияләшеп беттек, бугай. Тик уңга-сулга карамыйча, игътибарсыз булсаң, һәлакәткә очравыңны көт тә тор! Шул уңайдан Әлмәт шәһәрендә “Электрон” яшүсмерләр клубына йөрүчеләр һәм аларның укытучылары “Колакчыннарыңны сал!” акциясендә оештырды. Ул, беренче чиратта, җәяүле-яшүсмерләргә юнәлтелде. Аның дәвамында җәяүлеләргә тематик листовкалар таратылды, җәүлеләр белән бергә “Колакчыннарыңны сал!” дигән кисәтә торган билге дә ясады.


"Тере" билгеләр


Зур тизлектә йөртүчеләргә кайвакыт барысын да яхшылап аңлатасы килә. Кайчак сәгатенә 40, 60 километр барырга кирәкле урыннарда алар тизлекне ике тапкырга диярлек арттыра. Югары Ослан укучылары аптырап тормаган: барысын да иллюстрацияләр ярдәменә аңлаткан. Алар “Тормышны сакла! Тизлекне кимет!” акциясен уздыра. Егет-кызлар юл кырыенда “Максималь тизлекне чикләү (сәгатенә 40 километр тизлек белән)” дигән юл билгеләрен тотып, бер рәткә тезелде. Шулай итеп, машина йөртүчеләргә җәүялеләр кичүендә тизлек режимы белән аеруча сак булырга киңәш итте. Мондый “тере” юл билгеләре яныннан узып киткәндә, автомобильчеләр дә укучыларны хуплап, сигнал белдерде.


Атна тәмамлана, эш тукталмый


Көнчыгыш Себер узышчылары Татарстанда килгәч, әлеге иминлек атнасында катнашты. Аркадий Цареградцев һәм Россиянең вице-чемпионы Никита Шитов, үз эшләренең остасы булуга карамастан, “Транспортта йөрергә өйрән – юлларны имин ит”, “Шәһәрдә тизлекне кимет”, дип чыгыш ясады.

Татарстанда Глобаль атна тәмамланса да, яшь инспекторларның эше тукталмый. Каникуллар җитүенә карамастан, алар “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия конкурсына әзерләнә. 3-10 июньдә узачак әлеге чарага бөтен илдән 500 катнашучы киләчәк, шулардан 340 укучы үзен ярышларда сынаячак. “Куракынычсыз тәгәрмәч” “Казан ЭКСПО” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Илкүләмендәге мондый ярышлар Казанда өченче тапкыр узачак. Моңа кадәр алар 1986 һәм 2006 елларда үткән. Татарстанның яшь инспекторлары Бөтенроссия конкурсында 10 тапкыр җиңүче булган, 13 тапкыр Европа ярышларында катнашкан. Анда да өч тапкыр җиңү яулаган.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар: Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев