Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР ЧИСТА КИЛӘЧӘК ЯКЛЫ

Август аенда казанлыларның экология турында белемнәре тагын да артачак. Ник дигәндә, Татарстан башкаласында “Экокиләчәк” проекты башланып китте. Анда чит ил стажерлары республикалыларга экологик проблемаларны ничек хәл итеп булачагын сөйләячәк.

AIESEC Халыкара яшьләр оешмасы оештырган проект 10 июльдән алып 20 августка кадәр дәвам итә. Проект ресусрларны сакчыл куллануга юнәлдерелә.

“Экокиләчәк” чарасы Россиядә әле беренче тапкыр гына уздырыла. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Уфа шәһәрләре катнаша.

Проектта катнашучы чит ил стажерлары социаль видеороликлар төшерә, экоблоглар алып бара, балаларны һәм табигатьне фотога төшерәчәк.

– Әлегә Казанга Кытайдан - 5 һәм Мароккодан 1 стажер килде. Башкаларының визалары белән проблемалары булу сәбәпле, алар 20 июльдән соң гына килә, – ди “Экокиләчәк” проектының җәмәгатьчелек белән эш итү буенча менеджер Руфис Әбҗәлилов.

Проект кысаларында чит ил стажерлары 18 июльдә Лингвамәктәптә, 22 июльдә – “Будет чисто”, 30 июль-2 августта – “Шеланга”, 2-3 августта “Зеленый бор” лагерьларында ял итә торган яшьләргә дөньядагы экологик вәзгыять турында сөйләячәк. Шулай ук җыр, биюләр, квестлар да булачак. Яшүсмерләр стажерлар белән бергә экологик проектлар да ясаячак. Алар шулай ук КДЭУ һәм КИТТУ-КАИда экскурсияләрдә була.

22 июльдә “Будет чисто” чатырлы лагеренда шимбә өмәсе уздыру да каралган. 23 июльдә чит ил стажерлары Казанда уздырыла торган «Яшел фитнес» проектында катнашырга җыена.

Ә иң төп чара 6 августка билгеләнгән. Бу көнне Казанның “Кырлай” паркында “GreenVillage” экофестивале узачак. Биредә экология өлкәсендәге инновацияләр, катнашучылар өчен физзарядкалар да узачак. Фестиваль иртәнге 10нан кичкә кадәр дәвам итә. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Анда Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре дә катнашуы көтелә. Биредь “GreenVillage”да чит ил стажерлары мастер-класслар да уздырачак.

Татарстан лагерьларындагы “Экокиләчәк” чараларының һәрберсендә 50-100 кеше катнаша. Ә 6 августта булачак “GreenVillage”экофестивале чарасына 3000 кешене көтәләр. Гомумән алганда, Казанда проект 4500 кешене җәлеп итәчәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев