Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ЮНӘЛЕШ БАР – «ВВЕРХ»!

«Ввверх». Сәләтле, актив яшьләрне барлауга юнәлгән һәм «Кадровый резерв» проектының йомгаклау этабы булып торган  конкурсның исеме шундый. Бәйгедә җиңүчеләр турыдан-туры Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәтенә кабул ителә. 2009 елдан бирле биредә 18-30 яшьлек 12 меңнән артык кеше катнашкан. Аларның күбесе бүгенге көндә министрлыкларда эшли. Быел барлыгы 140 гариза кабул ителеп, алар арасыннан нибары 56 яшь лидер икенче этапка үткән. Бүген алар ТРның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән очрашты.

Очрашу сорау-җавап форматында үтте. Яшьләр министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга кызыклы җаваплар ишетә алды.

Дамир Фәттахов үзенең гади ШТКчыдан министрга кадәр үсү юлы турында да сөйләде, Казанда Олимпиада узу-узмавы, Яшьләр эшләре министрлыгының коррупциягә каршы комиссиясенең эше турындагы сорауларга да җавап бирде.

– Кешенең үсешендә мәктәп бик мөһим роль уйный, дип саныйм. Минем тормышыма үзем укыган 122нче мәктәп, андагы атмосфера, укытучылар зур тәэсир ясады, – дип башлады ул тормыш юлындагы министр булып җитүгә китергән төп баскычлар турындагы сүзен. – Мәктәп миңа үземне барлык өлкәләрдә дә сынап карарга мөмкинлек бирде.

“Министрга социаль челтәрләрдә утыру кирәкме?” соравына:

– Безнең төп аудитория – ул яшьләр, ә социаль челтәрләр алар белән турыдан-туры аралаушның иң гади һәм үтемле чараларының берсе, – дип җавап кайтарды.

  



 

 

“Вверх” конкурсында катнашучыларга, республиканың өметле киләчәгенә исә сорауларны без үзебез яудырдык.

Алинә Сысоеваның конкурста беренче тапкыр гына катнашуы икән.



– “Вверх” - минем өчен камилләшү һәм үземдә яңа сәләтләр ачу мөмкинлеге. Идеяләрем Татарстан медиасын, шул исәптән, татар телле журналистиканы да үстерүгә юнәлтелгән. Бу өлкәдә инде 5 ел эшлим, конкурста да үземне нәкъ менә шул яктан ачарга булдым. Бүгенге көндә ике проектым бар, бик тиздән аларны тормышка ашырырга мөмкин булыр дип уйлыйм. Киләчәгемне яшьләр сәясәте һәм, гомумән, сәясәт белән бәйләргә исәбем зур, – ди студент кыз.

 

Фәннур Шәйхетдинов үзенең әлеге бәйгегә нинди максат белән килүен яшерми:

– Төп максатым, әлеге конкурста җиңеп, берәр министрлыкта эшләп карау, – ди ул. – Биредә актив һәм кызыклы яшьләр җыелган, алар белән аралашу – үзе үк минем өчен бер зур тәҗрибә.

Конкурста җиңүчеләр хакимият органнары, Казан, республиканың иң эре оешмаларында эшләп карау мөмкинлегенә ия булачак.

 
Дамир Фәттахов, ТР Яшьләр эшләре министры:

– Беркайчан да белем алудан туктамагыз. Тагын бер диплом өчен югары белем алыгыз димим. Булганын камилләштерегез, яңа юнәлешләрне үзләштерегез. Хәзер дөнья гел үзгәреп тора, 3-4 елдан эшебездә нинди белем кирәк булачагын хәзер берәү дә әйтә алмый.  Министрлар үз командаларына яхшы кадрлар эзләгәндә, иң беренче чиратта,  «Кадровый резерв» проекты җиңүчеләренә игътибар итсәләр иде.

Зилә Сабитова,


Илүсә Зәйнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев