Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ ВАТАНДАШЛАР УЕННАРЫ: ИҢ МӨҺИМЕ - КАТНАШУ

14-20 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары уза. Анда дөньяның 48 иленнән 600 якын бала катнаша.

Моңа кадәр уеннар ике ел рәттән Сочи шәһәрендә уздырылган. Быел исә, илнең спорт башкаласы хокукларында, чараны үзендә Казан кабул итә. Халыкара спорт ярышлары чит илләрдә яшәүче һәм шунда гомуми белем алучы яшь ватандашлар арасында оештырыла.

Ярышларда катнашучылар һәм Татарстан кунаклары Казанга кичә үк килде. Бүген исә чараның оештыручылары матбугат конференциясендә журналистлар алдында сүз тотты.

Бөтендөнья уеннарының бихисап оештырычулары арасында “Бердәм Россия” партиясе дә бар. РФ Дәүләт думасының VII чакырылышы депутаты Отари Аршба ярышлар турында болай диде:

- Башта бу проект партиянеке буларак башланган иде. Беренче елны монда 30 илдән 450 бала катнашкан булса, быел Казанга 48 илдән 600 катнашучы килде. Бу статистика һәм географиянең киңәюе – Россияне башка илләрдән аерырга тырышуга туры җавап. Безнең ватандашлар болай да иң таркалганнары: 30 млн ватандашыбыз бүген чит илдә яши. Әлеге проектта катнашучы яшьләр дөньяда барган басымнан сыгылмыйча, бер атнага булса да әти-әниләре, әби-бабайларының туган иленә кайта. Бу чара исә аларның танышуына, аралашып яшәүләренә нигез сала. Аның төп максаты – Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары катнашучыларына мондагы мохитне күрсәтеп, туган илгә карата тартылу көчен арттыру. Кем белә, алар үскәч, бәлки, Россия гражданнары булуны сайлар.

Күптапкырлы Олимпия уеннары чемпионы, дөнья чемпионы, Бөтенроссия мәктәп спорты федерациясе президенты Ирина Роднина да үз чиратында Бөтендөнья уеннарының әһәмиятен ассызыклады:

- Бу чараны әзерләү – гаять зур хезмәт. Монда хөкемдарлар коллегиясеннән башлап, А.С.Пушкин ис. Рус теле дәүләт институты мөгаллимнәренә кадәр җәлеп ителгән. Гомум эшчәнлек ел буе бара. Казанда узучы финаль ярышлар – ул балаларда илебезгә карата кызыксыну уяту, тарихы белән тирәнрәк танышу, тел белемнәрен камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек. Үзара аңлашу нәкъ шуңа нигезләнә.

Ярышларда Татарстан командасы да катнаша. Командага теләгән теләкләре турында Бөтендөнья уеннарының баш хакиме, Европа һәм дөнья чемпионатлары призеры, Россиянең атказанган спорт остасы Ирек Зиннуров сөйләде:

- “Иң мөһиме – катнашу” дигән принцип бу ярышларда, башка дөньякүләм ярышлардан аермалы буларак, иң туры килгәне. Чөнки бу тоташ спорт чарасы гына түгел, бу, беренче чиратта, аралашу мөмкинлеге. Оештыручыларга ярышларны Казанда уздрыруны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу бер яктан зур дәрәҗә булса, икенчесеннән – зур җаваплылык. Чөнки катнашучыларда илебезгә карата мәхәббәт һәм ихтирамны арттыру – безнең төп бурыч.

III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары программасына алты популяр спорт төре буенча ярышлар кертелгән: баскетбол 3х3, мини-футбол, волейбол, шахмат, өстәл теннисы һәм йөзү. Алар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең спорт объектларында узачак.

Катнашучылар өчен шактый киң мәдәни-белем бирү программасы да әзерләнгән. Бүген иртән алар Казанның Җиңү паркындагы мемориалга чәчәкләр куярга да өлгерде. Кич белән аларны Универсиада Авылындагы флаглар аллеясендә III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарының ачылу тантанасы көтә.

Атна дәвамында катнашучылар ярышларда көч сынашып кына калмый, бер-берсе белән якыннанрак танышып, аралашу өчен төрле чараларда, экскурсияләрдә һәм Татар мәдәнияте көнендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев