Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ ВАТАНДАШЛАР: ЧИТТӘ ЯШИЛӘР - ТЕЛНЕ БЕЛӘЛӘР

Бу көннәрдә Казанда чит ил кунаклары бермә-бер артты. Бер атна дәвамында дөньяның 48 иленннән 600 яшүсмере Татарстан башкаласында кунак булачагы тәгаен. Алар - III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары катнашучылары.

Хәер, әлеге үсмерләрне кунак дип атау бәлки дөрес тә түгелдер. Аларның нәсел җепләре нәкъ менә Россиягә барып тоташа. Спорт уеннары исә – чит илдә яшәүчеләр өчен бергә җыелышып, аралашу мөмкинлеге. Кичә III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарының ачылу тантанасы узды. Тантана алдыннан балаларны Универсиада Авылының флаглар аллеясенә җыйдылар. Соңрак катнашучы һәр ил аталды, аларның вәкилләре үз флаглары белән мәйданга чакырылды.

Мәртәбәле кунаклар чыгышларыннан соң балалар тантаналы рәвештә яшь ватандаш антын бирде. Милли төсмергә бай җырлы-биюле концерт номерларын һәммәсе җанланып күзәтте, тизрәк гаджетларына төшереп өлгерергә ашыкты, соңрак артистларны көчле алкышларга күмде. Чит илдән килгән катнашучыларның барысы диярлек Казанда беренче тапкыр, кайберләренең әти-әнисе туган илгә дә кайтканы юктыр.



Шулай да балаларның күбесе рус телендә камил сөйләшә, хәтта укый-яза беләләр. Төрле илләрдән килгән балалар үзләре белән дә таныштырды.

Дэниел Немировский, йөзүче (АКШ):

– Әтием дә, әнием дә Россиядә туган, 30 еллап Америкада яшиләр. Ике олы апам бар. Гаиләдә барыбыз да рус телен белә, әти-әнидән өйрәндек. Гомумән, Россия миңа бик ошый, ләкин бераз салкын.

Алена Пак, шахматчы (Кытай):

– Әти-әнием ­­– кореялеләр. Туганнарыбыз Сталин чорында Казахстанга эшкә килгән. Әти-әнием рус телен шуннан белә. Бүген Кытайда яшибез. 6 ел кытай мәктәбендә укыдым, хәзер рус мәктәбендә белем алам. Миңа Казан бик ошый, һава торышы салкынлыгы сизелми диярлек. Бөтендөнья уеннарыннан медаль алмый кайтмаска исәплим.

Андрес Эйон Батталов, йөзүче (Испания):

– Әнием Россиядә туган, әтием – Испаниядән. Телне әни белән генә өйрәнәм. Россия миңа ошамый дип әйтә алмыйм, шулай да Испаниягә өстенлекне күбрәк бирәм.

Ярышларда безнең илне тәкъдим итүчеләрнең әзерлеге турында Симферопольдән баскетболчы егет Денис Федорчук сөйләде:

– Командага иң шәп уенчыларны җыйдылар. Ярышлар алдыннан 3 ай чамасы әзерләндек. Россия исеменнән чыгыш ясау – ул зур җаваплылык. Без җиңүсез кайтып китәргә тиеш түгел.



III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарын уздыручы буларак Татарстан да аерым командасын тәкъдим иткән. Безнекеләрнең сынату уйларында да юк! Алар да ярышлар турында уй-фикерләре белән уртаклашты.

Вера Никитина, волейболчы:

– Әзерлекне якынча 60% дип бәяләр идем, калганы көндәш командадан, уен кәефеннән тора. Әзерлеккә килгәндә, без гомер буе нәрсәгәдер әзерләнәбез, шул исәптән бу ярышларда да күпьеллык тәҗрибә ярдәмгә килә. Дөньякүләм чарада Татарстанны тәкъдим итү – ул бер яктан мәртәбәле, икенчедән – катлаулы. Җиңү өчен бездән торганның барысын да эшләргә әзербез.

Данил Подлеснов, мини-футболчы:

– Бу спорт төре белән күптәннән шөгыльләнәбез. Командадагы егетләр белән дә кечкенәдән үк футбол уйнап үстек. Ярышларның да туган җирдә узуы бик ярдәм итә. Шуңа күрә без 100% әзер!

Бүген финал бәйгеләре старт алды. Ярышка беренчеләрдән булып яшь шахматчылар атлады. Ватандашлар бу спорт төрендә үз осталыкларын күрсәтүдән тыш, халыкара гроссмейтер, СССР атказаган спорт остасы Анатолий Карпов белән мастер-класста да катнашачак. Шулай ук көн дәвамында Универсиада Авылында яшь ватандашлар өчен терроризмга каршы халыкара форум һәм “Ватандашлар аллеясе” дигән экологик чара узачак.

Яшь ватандашлар уеннары программасы.

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев