Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ТРЕНД, ӘЛЛӘ ИСКЕЛЕККӘ КАЙТУ: ПЛЕНКАГА ТӨШЕРЕЛГӘН ФОТОЛАР ПОПУЛЯРЛЫГЫ

Мин 2000 нче еллар баласы. Чиратларда тормасак та, буш киштәле кибетләрдә йөрмәсәк тә, совет заманыннан калган кайбер әйберләр минем балачакта та бар иде. Шуларның берсе – пленкага төшерелгән фотолар. Әтинең махсус салонга барып, күпмедер вакыт көтеп, аларны чыгартканы әле дә хәтердә. Мондый заманалар инде бетте, пленканы цифрлы фотоаппаратлар, смартфонга төшерүләр алыштырды. Бүгенге көндә пленкага төшерү – ретро күренеш. Әмма бу ретролык әкренләп трендка әйләнә башлады, сез дә сиздегезме аны? Полароид, фотоларны ретро стильгә әйләндерә торган махсус кушымталар, фотосессияләргә соңгы елларда ешрак мөрәҗәгать итә башладык без. Бу нәрсә белән бәйле? Әлеге тренд озакка барырмы икән?

ПЛЕНКАГА ЯСАЛГАН ФОТОЛАР НӘРСӘСЕ БЕЛӘН УНИКАЛЬ?

Пленкага, беренчеләрдән булып, профессионаллар һәм классик фотографияне яратучылар кайта башлады. Аларның бу кызыксынуы, беренче чиратта, пленканың мөмкинлекләре белән бәйле. Монда һәр кадр уникаль һәм кабатланмас булып чыга. Пленкага төшерелгән фотолар аерым бер мизгелне тотып ала. Аны тиз генә бетереп тә, «ой, мин монда ямьсез килеп чыкканмын икән, әйдә яңадан төшерик», дип тә әйтеп булмый. Шуңа да кыйммәтле пленканы әрәм итмичә, бары тик кадерле, кирәкле һәм уникаль мизгелләрне төшерергә кирәк. Нәкъ бу сыйфатлар белән пленка фотога төшерүнең башка ысулларыннан аерылып тора.

ФОТОГРАФ СҮЗЕ

Пленкага төшерү ни кадәр генә матур булса да, бу иҗат төренә бөтен кеше дә күчә алмый. Беренчедән, аның бәясе бар (36 кадр сыя торган пленка 2000 сум тирәсе тора). Икенче сәбәбе – пленкадагы фотоларны электрон яисә басма вариантка күчерү шактый вакыт һәм көч таләп итә. Ә өченчедән, эшли торган һәм сыйфатлы фотоаппарат табу – үзе бер квест. Шулай да без бу фото төренә гашыйк булган кешенә таптык һәм аңа бу өлкә белән бәйле берничә сорау бирдек. Таныш булыгыз – Мария Горбунова.

Ни өчен фотога төшерүнең нәкъ менә бу төрен сайладың, мисал өчен, цифрлы фотоаппарат, я смартфонга төшерүне түгел?

Пленкага төшерү минем күптәнге хыялым иде. Чөнки андый фотографияләр ясау процессы үзенең серлелеге белән җәлеп итә торган аерым бер ритуал. Монда иң мөһиме – дөрес мизгелне тоеп алу. Һәм бу мизгел һәр этапта бар. Пленканы сайлап алудан башлап, фотоларны электрон форматка күчерүгә кадәр.

Пленка белән эшләүдә иң авыры нәрсә?

Бу эштә иң авыры пленканы сайлау. Чөнки алар шуның кадәр күп, һәм үзеңә туры килгәнен сайлау бик авыр. Берничә тапкыр ялгышканнан соң гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Гомумән, пленка стабиль әйбер түгел. Аның белән эшләгәндә «кояш сурәтне ялгыш бозмаганмы», «вспышкасы кабынганмы», «кадр килеп чыкканмы» дип гел борчылып торасың. Әмма шул борчылуларда аерым бер ямь бар. Чөнки син бу эшкә бирелеп, тырышып эшлисең.

Ничек уйлыйсың, пленкага төшерү искелеккә кайтумы яисә яңа трендмы?

Минемчә, пленкага төшерү һәрчак булган һәм булачак. Бу мәңгелек тренд. Кайчак ул бераз сүнеп тора, аннары яңа көч белән яна башлый.  Моданың китеп, кире әйләнеп кайтуы бар бит. Менә пленкалы фотолар белән дә шулай ук.

ПЛЕНКАГА ТӨШЕРҮ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

1. Фотоаппарат сайлаганда, аңа туры килә торган пленканың булу\булмавын, аның кайларда ничек сатылуын, электрон форматка күчерүнең ни дәрәҗәдә уңайлы булуын карагыз.

2. Авито һәм башка платформаларда очсыз бәягә булган фотоаппаратлар белән сак булыгыз. Алар еш кына я эшләми торган, я сирәк пленка туры килә торган булып чыгалар.

3. Пленка сайлаганда аның төрләрен белеп сайлагыз. Алар берничә була:

1) Төсле негатив пленка. Пленканың иң киң таралган, һәм сатып алуы җиңел булган төр. Аны электрон форматка күчергәндә фотолар кызыл-сары төстә чыга.

2) Диапозитив\слайдлы пленка. Аны электрон форматка күчергәндә, фотоның барлык төсләре дә чыга. Ләкин мондый төр пленканың бәясе дә югарырак.

3) Каралы-аклы пленка. Исеменнән аңлашыла, бу төр пленка бары тик ике төсне генә чыгара. Фотолар әби-бабаларыбызның альбомнарындагы кебек килеп чыгачак. Бу төрнең иң зур плюсы аны уңайлы форматка күчерү җиңел.

4. Пленканың утка түземлеген сайлагыз. Моны махсус ISO индексы ярдәмендә белеп була. Аның күрсәткече зуррак булган саен, утка түземлеге дә күбрәк була. Бу индекска карап фотоларны ачык һавада, яисә бары тик ябык җирләрдә генә төшереп булуын билгелибез.

5. Пленканы кояштан саклагыз. Аны саклау өчен иң шәп урын – суыткыч.

6. Пленканың үз яраклык вакыты бар. Аны ул беткәч тә кулланырга ярый. Бу очракта фотолар бик үзенчәлекле килеп чыгачак. Ләкин иң уңайлы вариант срогы бетмәгән пленка.

7. Барлык киңәшләрнең никадәр файдалы булуы практикада гына күренә. Чөнки пленка син бөтенләй көтмәгән яңа төр фото чыгара ала. Бу эштә шәхси тәҗрибә мөһим.

Фотолар – Мария Горбунова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев