Логотип Идель
Бу – тема!

ВУЗГА БДИсыз КЕРЕРГӘ МӨМКИН!

Әгәр бер кәттә генә югары  йортыннан килеп: «Без сине имтиханнарсыз да үзебезгә укырга алабыз», - дисәләрме...  Булмас, димә, дөнья бу! Без бүген сине әнә шулай җайлы гына укырга керәчәк абитуриентлар белән таныштырабыз.

Әйе, аларны вузга автомат рәвештә кабул итәләр: БДИ балларына бөтенләй да карап тормыйлар. Тик барысы да алай бик җиңел түгел: бу «күктән төшкән бәхет» өчен әлеге дә баягы кешеләр бик күп көч түккән. Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән, ягъни мәсәлән! Беренче булуның сере нидә? Бюджетка укырга керүдән тыш аларга тагын нинди мөмкинлекләр ачыла? Бүгенге көндә алар ни белән мәшгуль? Хәзер беләбез.

«Чыгарылыш кичәсенә күлмәкне үзем тегәм»


Ксения Алымова, Яр Чаллы шәһәренең 32нче мәктәбе укучысы




Гадәти 11 сыйныф укучыларыннан аерып торган зур уңышы бар аның:  Ксения – мәктәп укучылары арасында технология буенча Россиякүләм олимпиаданың абсолют (!) җиңүчесе. Шулай ук ул татар теле һәм әдәбияты буенча Россиякүләм һәм халыкара олимпиадалар призеры. Аның фикеренчә, олимпиадаларда җиңү авыр түгел: моның өчен азарт һәм приоритетларны дөрес билгеләү дә җитә:
- Әлеге җиңүгә мин 4 ел буе килдем. Шушы вакыт дәвамында технологиядән олимпиадада җиңү өчен бөтен тырышлыгымны куйдым. Мәктәптә яшәдем, дисәм дә ялгыш булмас.

Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайны университетына керергә уйлыйм. Абсолют җиңүче булгач, мине автомат рәвештә кабул итәләр.

БДИны мин җәмгыять белеме, рус теле һәм математикадан тапшырдым. Апрель-майда бераз курку хисе туган иде, имтихан җитәрәк, ул да юкка чыкты. Бу кадәр тыныч булуыма үзем дә аптырадым. Бүгенге көндә нәтиҗәләр математикадан гына билеле – 72 балл. Бераз кәефем кырылды, күбрәк тә җыя алган булыр идем.

Имтиханнар бетсә дә, укырга керүем инде бүген үк билгеле булса да, кул кушырып утырмыйм: тиздән булачак чыгарылыш кичәсенә үземә күлмәк тегәм.

«Имтиханнардан бөтенләй курыкмадым!»


Ралина Кунафина, Казан шәһәренең 39нчы мәктәбе укучысы




Ә Ралина сәнгать буенча Россиякүләм олимпиаданың абсолют җиңүчесе исеменә лаек булган! Моңа өстәп, ул “Что? Где? Когда?” уенында капитан буларак катнашып, Казан шәһәре мэры кубогын алу бәхетенә ирешкән.
- Сәнгать буенча олимпиадада 8 сыйныфтан бирле катнашам. Ә быелгы нәтиҗәләр бик сөенчечле булды: Россия буенча 1 урынны яуладым. Беренче тур теориягә багышланса, икенчесе  - иҗади. Соңгысында курчак музее проектын төзергә кирәк иде.

Имтиханнарга килгәндә, рус теле һәм математикадан гына БДИ тапшырдым. Математикадан 70 балл җыйдым. Имтиханнардан бөтенләй курыкмадым дияргә була. Ник дигәндә, олимпиада җиңүчесе булгач, шул юнәлешкә автомат рәвештә кабул итәчәкләрен белә идем. Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керәм. 7 сыйныфтан бирле архитектор булырга хыялланам. Студент елларында миңа акчалата премия дә тапшырылачак.

Бүгенге көндә олимпиада, имтиханнардан соң ял итәм. Шул ук вакытта архитектура турында китаплар укыйм, рәсем ясыйм - укырга әзерләнәм. Күп вакытымны дачада уздырам, анда  күңелемә тынычлык табам.

«Ялларда да, каникулларда да әзерләндек»


Камил Басыйров, Казан шәһәренең 19 гимназиясе укучысы




Казан егете  Камил - ТИН (ОБЖ) буенча Россиякүләм олимпиаданың абсолют җиңүчесе. Шулай ук ул Советлар Союзы герое Б. Кузнецов исемендәге  приз өчен кечкенә калибрлы винтовкадан ату бәйгесендә 1 урынны яулаган.
- Кечкенәдән корал, хәрби техника белән кызыксынам. ТИН (ОБЖ) фәне керә башлагач, болар белән тагын да якыннанрак таныштым. Әгәр чын-чынлап яратып, теләп укысаң, нәтиҗәләр дә озак көттерми. Уңыш сере системалы рәвештә шөгыльләнүдә һәм предметка карата зур кызыксыну булуда, дип саныйм. Укытучының да роле бик зур: соңгы 4 елда Хренова Татьяна Прокопий кызы белән бергәләп бик тырыштык. Ялларда да, каникулларда да олимпиадага әзерләндек. Башка вакытны әйтмим дә инде.

БДИны математика, физика һәм рус теленнән тапшырдым. Математикадан 74 балл тупладым. КАИга “Техносфера куркынычсызлыгы” юнәлешенә укырга керергә уйлыйм. Олимпиада нәтиҗәләре буенча мине анда БДИга карамыйча да кабул итәчәкләр. Шулай ук акчалата премия, президент стипендиясе дә каралган.

Бүгенге көндә ял итәм, җәй айларына эшкә урнашырга уйлым.





Күрүегезчә, җиңүгә ирешү өчен абага чәчәген ашарга яки аҗдаһаны җиңәргә кирәкми икән! Тырышлык һәм кызыксыну да җитә! Ә, бәлки, син дә киләчәктә алар урынында булырсың?;)

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев