Логотип Идель
Бу – тема!

ВОЛОНТЕРЛЫКНЫ ҮСТЕРҮ ҮЗӘГЕ БУЛАЧАК!

Уку башланыр алдыннан студентларны кырга чыгарып җибәрсәң, нишли? Табигать белән хозурлана, балык тота, учакта шашлык кыздыра, дияр бәлки кайберәүләр. Ә Югары Ослан районында Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар аерым бер шәһәрчек булып яши. Биредә Студентларның белем бирү форумы (СОФ) уза.

Быел форумда катнашучылар саны 2000гә җиткән. Гомумән, СОФ Татарстан студентларының флагман проекты, дип санала. Биредә яшьләр идеяләр белән бүлешә, профессионаллар, үз эшенең осталарыннан белем ала, команда, проектлар белән идарә итү күнекмәләренә ия була, спорт, мәдәни чараларда катнаша.

Яшьләр үзләре ни ди?


КИТТУ-КАИ студенты Татьяна Иванова икътисад юнәлешендә белем ала. Әлеге форумда ул – беренче тапкыр.



– Минем өчен форумда психологик белем алу мөһим. Чөнки безгә вузда икътисад, дөнья икътисадына өйрәтәләр. Ә минем кеше психологиясенә, карьера үсешенә дә басым ясыйсым килә. Вузны тәмамлагач, нишләрбез? Бүген кичәге студентка эш табу бик кыен. Без биредә шушы юнәлеш белән дә шөгыльләнәбез. Эш белән тәэмин итүчегә үзеңне ничек тәкъдим итәргә, аның белән ничек сөйләшергә кирәклеген өйрәндек. Резюмены дөрес итеп тутырырга да төшенәчәкбез. Безнең Татарстанда шушындый чаралар тагын да күбрәк булсын иде, чөнки алар студентларга үсәргә мөмкинлек бирә. Шушы форумнан соң миңа укытучыларым белән аралашырга җиңелрәк тә булачак, – ди студент кыз.

Аның фикеренчә, биредә барысы да бер структурага бәйләнгән: студентларга ял итәргә дә вакыт җитәрлек, белем бирү программасы да бар. «Мин катнашкан форумнар арасында безне бер минут та тик тотмый торган форумнар бар иде. Аларга кереп китү авыр булды, биредә ардыртмый. Безнең үзебезгә шәхси вакыт та бүленгән», – ди Татьяна.

Форум катнашучысы Полина Җамалиева Казан дәүләт ветеринария академиясенең 1нче курсын тәмамлаган.



– Миңа СОФ глобаль чара кебек тоелды. Биредә яңа ачышлар, яңа танышлар барлыкка килә. Әгәр миңа тагын бер кат бирегә кайтырга чакырсалар, мин, һичшиксез, ризалашыр идем. Без лидерлык, үзеңне тормышка ашыру темасы буенча сөйләштек. Миңа студент булу бик яңа, бераз куркыныч нәрсә дә әле. Башта әллә ничә төрле уй, идея, тик әлегә аларның берсен генә аерып алу мөмкин түгел, – ди кыз.

Татарстанга чит илләрдән килеп укучылар да шактый. Форумда чит илләрдән килеп Татарстан студентлары булганнар республикабызның тарихи урыннарына барып, шуның турында төрле социаль челтәрләрдә үзләренең туган телләрендә җиткерәләр икән. Төркия кызы Диләрә Дамар Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы составына керә. Нәкъ менә әлеге оешма аңа һәм башка актив студентларга төрле чараларга барырга мөмкинлек бирә икән.

«Аларның шулкадәр волонтерлары бармы?»


Студентлар форумы белән танышырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул яшьләр белән ирекле булышчылар, волонтерлык темасына фикер алышты. Бүген безнең Татарстанда берничә юнәлештә эш алып бара торган волонтерлык оешмалары эшли. Алар арасында медик-волонтерлар, «Җиңү волонтерлары», Туристлык волонтерлары ассамблеясы, «Лиза Алерт», «Том Сойер Фест» волонтерлары, «Kazan Volunteers» бар.

Мисал өчен, Рената Зиннәтуллина 2012 елдан бирле волонтер булып эшли икән. 2013 елда Казанда узган Җәйге Универсиадада катнашу аңа волонтерлыкка юл ачкан да инде.

– Волонтерлык минем өчен уңай хис-кичерешләр, чит телне шомарту, үзеңне күрсәтү өчен дә менә дигән сәбәп. Ирекле булышчы булып эшләгәч, Будапештагы бер дөньякүләм чарада катнашырга чакырдылар. Гомумән алганда, волонтерлык – ул дөнья тренды. Күп кенә илләрдә студентлар үзләренә кызык булган юнәлештә волонтерлык сәгатьләрен эшләргә тиеш, бу – вуз таләбе. Ә Франциядә волонтерлык – гадәти практика. Анда волонтерлык кенәгәсен, хәтта эшкә кабул иткәндә дә, сорыйлар. Ә без шушы юнәлеш ярдәмендә дөнья белән элемтәдә торабыз, – ди студент кыз.

«Җиңү волонтерлары» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Александр Жаринов исә үз оешмаларының бөтен республикада шактый чаралар уздыруын әйә. Татарстанда аның 75 мәктәп отряды бар. Бу волонтерлар районнарда, Казанда Җиңү парадларын әзерләргә булыша. «Җиңү волонтерлары» ярдәмендә «Кызыл канәфер» акциясе вакытында Татарстан иң күп акча җыелган 5 төбәк арасына кергән. Шул сәбәпле, Казанда урнашкан Сугыш ветераннары өчен госпитальгә 2 миллион сум акча бүленгән. Тик бер проблема бар икән: республика районнарындага оешмаларга игътибар җитеп бетми икән.



Хәер, яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә волонтер булуда сынатмый. Наилә Ибраһимова – көмеш волонтер. Аңа да ирекле булышчы булу өчен Универсиада старт биргән. «Яшьләр белән без бер дулкында эшлибез. Бик уңайлы. Яшь еллар белән түгел, күңел халәте белән билгеләнә. Без игелекле эшләр кылырга телибез. Ирекле булышчылар тарихы әле һаман языла, моңа һәркем үз өлешен кертә ала», – ди ала.

Бөтен волонтерлар – бер җирдә!


2018 ел – Ирекле булышчылар елы уңаеннан бөтен волонтерларны берләштереп, ирекле булышчылар юнәлешен үстерү буенча Татарстанда ресурс үзәге булдырырга телиләр. Мондый оешмалар Россиянең башка 25 субъектында инде оешачак. Татарстанда моның өчен бөтен алшартлар бар. Мисал өчен, волонтерларны теркәү өчен автоматлаштырылган система эшли. Анда 50 000 кеше теркәлгән.



– «Волонтер» сүзенә мин 2013 елгы Универсиада вакытында төшендем. Ул вакытта безгә 20 000 волонтер кирәк иде. Шуларның 15 меңе үзебезнекеләр иде. Безнең Универсиаданың уңышы күп компонентка бәйле булды. Шуларның берсе – волонтерларның күп көч куеп эшләве. Волонтерлык хәрәкәтен киңәйтергә, инфраструктура булдырырга кирәк. Без бит волонтерларны төрле чараларга, мисал өчен, конференцияләргә дә җәлеп итә алабыз. Мин ресурс үзәген булдыруны хуплыйм. 25 төбәк мондый үзәкне булдырган, тик аларның безнең кадәр волонтерлары бар микән? Бездә бит шулай: колхоз булдыралар да, колхозчыны куып чыгаралар. Мондый проблема Татарстанда юк. Бездә – иң яхшы волонтерлар, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, волонтерлык эше системага салынган булырга тиеш. Волонтер универсал була алмый: төрле кеше төрле эштә булырга тиеш. «Бездә волонтерлык юнәлешенең белгечлекләре булырга, без аларны өйрәтергә, кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш. Бу безнең республикабызны алга алып барыр өчен дә, сезнең компетенциягезне үстерер өчен дә кирәк», – ди Татарстан Президенты.



Студентларның белем бирү форумына «Россия яшьләр союзы» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий V «Россия Ел студенты» бәйгесе Татарстанда узачагын да хәбәр итте. “Энергияле, актив, илһамлы булыгыз. Нәкъ менә шулай булганда гына сезнең барысы да барып чыга”, – дигән теләктә калды ул.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар «Студентлар лигасы» оешмасыннан һәм minmol.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев