Логотип Идель
Бу – тема!

УРМАН САКЛАУНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАР: КУКМАРА РАЙОНЫНДА РЕСПУБЛИКА МӘКТӘП УРМАНЧЫЛЫКЛАРЫНЫҢ VI СЛЕТЫ УЗДЫ

Кукмара районының Лубян авылында,  Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» дип исемләнгән VI слеты катнашучыларны һәм җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Биредә республиканың 31 урманчылыкларыннан җыелган 100гә якын катнашучы җыелды. 3 көн дәвамында балалар урман саклауга багышланган теоретик һәм гамәли белемнәр алдылар, үз күнекмәләрен күрсәтә алдылар.

Слетның программасы да бик тулы һәм эчтәлекле иде. Мисал өчен беренче көнне катнашучылар өчен «Цифрлы урман викторинасы» дигән  интерактив интеллектуаль уен уздырылды. Аның барышында катнашучылар урман хуҗалыгы өлкәсендә булган белемнәрен, ук эрудиция, логика һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Слет «Халыклар традицияләрендә - урман», дип исемеләнгә күрә,  яшь урманчыларга Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы тематикасында  музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылган.

Чараның икенче көнендә VI слетның тантаналы ачылышы узды. Биредә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, Саба һәм Кукмара районнары башлыклары Рәис Миңнеханов һәм Сергей Димитриев катнаштылар.

«Без традиция буенча ел саен Лубянга район мәктәп урманчылыкларының иң актив катнашучыларын җыябыз. Төп максат — балаларда урманга мәхәббәт тәрбияләү, аны хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәклеген аңлату. Бәйгегә килгән укучылар булачак урманчыларның нинди шартларда укуларын күрәләр. Шулай ук алар югары категорияле укытучылар уздырган остаханәләрдә катнашып, киләчәктә урманчы булып эшләү өчен кирәк булачак фәннәр белән дә таныша», — диде Равил Кузюров.

Слетның тагын бер максаты – катнашучыларда киләчәктә урман саклау белән профессиональ шөгыльләнүгә теләк уяту. Министр әйтүенчә, бу чарадан соң күп кенә балалар әлеге юнәлеш белән тирәнтен кызыксынып китәләр, махсус уку йортларына керергә телиләр.

«Татарстанның 20% урманнар алып тора, шуңа күрә эш бөтенесенә җитәчәк», – дип ассызыклады министр

Слетны ачу тантанасыннан соң, кунаклар республика мәктәп урманчылыклары әзерләгән күргәзмә экспозициясе белән таныштылар, ә командалар ярышларда үз көчләрен сынады. Ярыш квест форматында узды. Махсус нокталарда катнашучылар өчен берничә практик һәм гамәли биремнәр әзерләнгән иде. Яшь урманчылар үсемлекнең яфраклары һәм үсентеләре буенча аның төрен, орлыклар буенча агач һәм куакның токымын билгеләделәр, күз белән карап һәм махсус җайланма белән агачның диаметрын, биеклеген, ничә еллык булуын ачыкладылар. Урманда яшәүче хайваннарны танып күрсәттеләр. Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук катнашучылар өчен үсентеләр утыртуның төп ысуллары һәм технологияләре, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җиһазлар турындагы биремнәр әзерләнгән иде. Квестта әйтеп торулар, телефоннан караулар катгый тыелган иде, хәтта мине дә төшергәнемне берничә тапкыр кисәтеп, махсус лентадан читкәрәк кудылар. Шуңа укучылар әлеге биремнәрне намуслы һәм бары тик үз белемнәрен кулланып узганнарын төгәл әйтә алам.

Остаханәләр исә  катнашучылар урман янгыны сүндерү, кәрзиннәр үрү, табигый материалларны кулланып курчаклар һәм уенчыклар ясау һәм башка файдалы күнекмәләр белән таныша алдылар.

Казанның Дәрвишләр бистәсеннән килгән команда белән аралаштык:

«Без урманчы һөнәре бик мөһим һәм кирәкле, дип саныйбыз. Чөнки урман — безнең дустыбыз һәм аңа сак караш булырга тиеш. Биредә безгә моны өйрәттеләр, биремнәрне практикада кулланырга мөмкинлек бирәләр. Слетка килгәнче команда белән алдан әзерләндек. Җиңүгә өметләнәбез», — дип бүлеште команда.

Слет катнашучылары – булачак урман сакчылары, безнең киләчәгебез. Мондый чаралар, һичшиксез, балаларда урманга, табигатькә, тирә-якка карата мәхәббәт тудыралар, тәрбиялиләр. Шуңа киләчәктә республикабызда урманнар һәм урманчылар саны артыр дип өметләнеп калабыз.

 

Фотолар Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев