Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫРГА КЕРГӘНДӘ ӨСТӘМӘ БАЛЛАР НИЧЕК АЛЫРГА?

Әгәр син уку йортына кергәндә балларыңның күп булуын телисең икән... БДИ белән генә чикләнмә! Чөнки өстәмә балларны башка юнәлешләр буенча да алып була икән бит! Моның турына хәбәрдар гына булырга кирәк. БДИны тапшырмыйча калып булмаса да, бу өстәмә балларны алырга комачауламый. Укырга кергәндә, өстәмә балларны ничек алып була соң?

1. ГТОның алтын билгесе


Ничә балл өсти: 1-10 балл

Кабул итү комиссия әгъзаларын ГТОның алтын билгесе белән дә шаккаттырып була. Әлеге значокларны вузларның кабул итү кампаниясе алдыннан тапшыралар. Ә ГТОның көмеш һәм бронза значоклары бернинди өстәмә баллар бирми.

ГТО нормалары бушлай тапшырыла. 6 яшьтән башлап аны һәркем бирә ала.

Нормативларны тапшырырга теләүчеләр дүрт мәҗбүри дисциплинаны үтәргә тиеш: 100 метрга йөгерү, 3 чакрымга чабу, тартылу, басып торган килеш иелү.

Өстәмә тестлар да тапшырырга мөмкин: 50 метрга йөзү, чабып килеп яки урыннан сикерү, спорт снарядын ату, 5 чакрымда чаңгыда чабу, пневматик винтовкадан ату яки 15 чакрым ераклыктагы урнашкан җиргә походка бару.

Алтын значок өчен ничә балл бирәсен вуз үзе хәл итә.

2. Спорт казанышлары


Нинди мөмкинлек бирә: спорт юнәлешендәге вузга конкурстан тыш үтәргә мөмкинлек яки өстәмә баллар бирә.

Россиядә имтиханнарсыз гына спорт вузына кереп була, әмма синең дәрәҗәң Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннары чемпионы яки призеры, дөнья чемпионы яки Европа чемпионы булырга тиешсең. Башка университетларга керергә теләсәң дә бу уңышларың яхшы өстәмә баллар бирәчәк.

3. Олимпиадаларда катнашу


Нинди мөмкинлек бирә: университетка конкурссыз керү мөмкинлеге, акчалата бүләк, БДИ буенча 100 балл, бонус баллар.

Бүген вузга кергәндә роль уйный торган олимпиадалар саны 100гә җитә. Алар өч дәрәҗәгә бүленгән. Иң күп ташламалар беренче дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган өчен бирелә: профиль олимпиадасы буенча 100 балл яки конкурссыз үтү мөмкинлеге бар. Иң мөһиме: син катнашкан олимпиада укырга керә торган юнәлешеңә кирәкле имтиханнар белән тәңгәл килсен. Конкурссыз үтү мөмкинлеген бирә торган олимпиада – Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы. Моңа ирешергә авыр, димә. Әмма бик тырышсаң, була: Казан укучысы Руслан Котляров быел Халыкара олимпиадада җиңү яулаган иде.

БДИга 6-8 өстәмә баллны Россия вузлары оештырган профиль предметлар буенча олимпиадаларда, конференцияләрдә, иҗади конкурсларда катнашкан өчен дә өстиләр. Мисал өчен, МГИМО оештырган «Умницы и Умники» җиңүчеләре һәм призерларына бакалавриатка кергәндә, ташламалар каралган.

4. Медаль


Нинди мөмкинлек бирә: 1-10 өстәмә балл

2014 елдан башлап, медаль статусы буенча аерылмый. «Алтын»мы синең, «көмеш»ме – мөһим түгел. Хәзер «Укуда ирешкән уңышлары» дип аталган медальне бирәләр.

5. Портфолио


Нинди мөмкинлек бирә: бер төрле баллары булган абитуриентлар булганда, өстенлек бирә.

Документ белән дәлилләнгән казанышың сиңа рейтингта тотрыклы урында калырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, портфоли сиңа өстәмә баллар бирми, тик рейтингтан аска тәгәрәмәскә булыша. Портфолиода олимпиадаларда катнашуыңны, волонтерлык эшчәнлеге, спорт, интеллектуаль, иҗади конкурсларда катнашуыңны күрсәтергә була. Бу уңышларны исәпкә алырга микәнлеген һәр вуз үзе хәл итә.

6. Вузга хәзерлек факультеты


Нинди мөмкинлек бирә: өстәмә баллар яки түләүле бүлеккә укырга кергәндә, 25-70 процент ташламалар.

Син керәчәк вузның әзерлек курсларына йөрү әле бу вузга керүгә гарантия булмаса да, ярты эш эшләнгән дигән сүз. Әзерлек курсларының махсус рейтингларында яхшы урыннарда булсаң, син түләүле бүлеккә ташалма белән керә аласың.

Баллар турында:


Элек вузга кергәндә, 20 баллга кадәр өстәргә мөмкин булсалар, хәзер 10 балл – максимум.

Бөтен вузларда да эшли торган принциплар:

1. БДИ буенча югары баллар: әгәр синең балларың 85тән күбрәк икән, илнең әйдәп бара торган вузларына кергәндәт дә, көч сынаша аласың дигән сүз.

2. Кайбер белгечлекләр өчен йомгаклау иншасы. Бу иншаны язучыларга 10 баллга кадәр өсти алалар.

Ташламалар нәрсә бирә?


Ташламалар вузга имтиханнарсыз керергә мөмкинлек яки башка абитуриентлар алдында өстенлек бирә. Социаль ташламалар: әти-әниләре хәрбиләр булганнар, мөмкинлеге чикле булганнар, әти-әниләре булмау.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы йомгаклау этабы җиңүчеләре яки призерларына 100 балл бирә ала. Тематик олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, баллар җыя аласың.

Абитуриент берьюлы берничә белгечлеккә документларын бирә ала. Ләкин ташламадан ул бер тапкыр гына куллана ала.

Алинә МИННЕВАЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев